16+

Балага шикәр бирергә ярыймы?

Доктор Комаровский җавап бирә

Доктор Комаровский җавап бирә

– Юк, ярамый. XXI гасырда шикәр ашамыйлар. Бу – бик зыянлы. Шикәр кешенең матдәләр алмашына тискәре тәэсир итә.Дөрес, кечкенә вакытта бала артык тазармаска, ябыкмаска мөмкин. Әмма баллы ашау гадәте кала, үскәч, матдәләр алмашы бозылырга мөмкин. Болай да хәзер балалар аз хәрәкәтләнә, гаджетлар, телевизордан аерыла алмыйлар. Ул «Свинка Пепе» мультигы геройларына, гомумән, һәйкәл куяр идем. Чөнки әти-әниләр балага шул мультикны куя да, үзе тынычлап эшен эшли. Өстәвенә, шикәр дә ашаса, баланың артык авырлыгы барлыкка килә. Дөрес, бер сер тоелган киңәш әйтә алам. Әгәр дә бала нык авырый, ашамый, эчми икән, аңа система куйганчы, глюкоза куйдырганчы, «Кока-кола» бирегез. Тик сәламәт балага бу коңгырт төстәге зыянлы эчемлекне эчерергә ярамый. Анда шикәр күләме бик күп. Баллы ашарга тели икән, балага җиләк-җимеш, киптерелгән җимешләр бирсәгез яхшырак.

Фото: HeaClub.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X