16+

“Балалар мәгънәле җырлар җырласын иде"

Бүгенге көндә балалар өчен язылган заманча җырлар бик аз. Балалар репертуары кытлык кичерә. Чынлап та, бүгенге көндә сәхнәгә чыгып, авыр язмыш яки мәхәббәт турында җырлаучы балалар бихисап. Ә бит балаларга туры килердәй заманча темалар шактый.

“Балалар мәгънәле җырлар җырласын иде"

Бүгенге көндә балалар өчен язылган заманча җырлар бик аз. Балалар репертуары кытлык кичерә. Чынлап та, бүгенге көндә сәхнәгә чыгып, авыр язмыш яки мәхәббәт турында җырлаучы балалар бихисап. Ә бит балаларга туры килердәй заманча темалар шактый.

“Шаян ТВ” каналы “Балачак җыры” бәйгесенең икенче сезонын башлап җибәрде. Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту, балалар репертуарын татар җырлары белән баету.

Оештыручылар фикеренчә, бүгенге көндә балалар өчен язылган заманча җырлар бик аз. Балалар репертуары кытлык кичерә. Чынлап та, бүгенге көндә сәхнәгә чыгып, авыр язмыш яки мәхәббәт турында җырлаучы балалар бихисап. Ә бит балаларга туры килердәй заманча темалар шактый. “Шаян ТВ” игълан иткән “Балачак җыры” бәйгесе әнә шундый җырларны барлау максатын күзаллый. “Балалар мәгънәле балачак җырларын җырласын иде”, - ди “Шаян ТВ” каналы башкарма директоры, баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова. 

Аның әйтүенчә, узган ел “Балачак җыры” бәйгесенә 40ка якын җыр кабул ителгән. Аларның 5се хитка әверелгән. “Ул җырларның сүзләрен һәм ноталарын мәктәпләргә, газета-журналларга тараттык. “Балачак җыры” бәйгесе җырларын “Сәйлән” проектында катнашкан балалар башкарды”, - ди Рамилә ханым.

“Балачак җыры” жюри рәисе, профессор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәгыйть Хәбибуллин үзе өчен яңа исемнәр ачкан. “Бәйгедә билгеле композиторлар да, талантлы үзешчәннәр дә катнашты. Яңа шәхесләр белән таныштым”, - ди ул. Сәгыйть абый быел катнашырга теләүчеләргә киңәшләре белән уртаклашты: “Көйләр күңелгә ятышлы булсын иде. Классик композиторларга да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ә җыр сүзләре балалар өчен аңлаешлы, гади телдә язылсын. Сирәк очрый торган авыр сүзләрне кулланырга кирәкми”.

Сүз уңаеннан, жюрида балалар да бар. Шуларның берсе - “Шаян ТВ” алып баручысы Җәмил Хәбибрахманов. Аңа 12 яшь. “Узган ел җырларны сайлау бик авыр булды, барысы да үзенчә матур. Араларында сузып җырлый торганнары да, дәртлеләре дә бар иде. Без аларны балаларга ошарлык итеп сайладык. Мәсәлән, миңа ошаган “Тигәнәкле су буе” һәм “Бер генә” җырлары җиңүчеләр исемлегенә керде”, - ди Җәмил.

“Бу бәйге бик кирәк иде. “Шаян ТВ”ның аны шушы дәрәҗәгә җиткерүе бик отышлы. Мин үзем бәйгегә очраклы рәвештә килеп эләктем. Алсу Салихова белән берничә уртак җимешебез бар иде. Казан турында шигырь сорагач, язып бирдем. Алсу җырны бәйгегә тәкъдим иткән һәм бу хакта оныткан. Мин дә, билгеле, белмәдем. Мин хәтта башка җырлар өчен тавыш бирдем. Ә инде үзем турында мәгълүмат сорап “Шаян ТВ”дан шалтыраткач, югалып калдым. Шунда гына җиңүемне белдем”, - ди “Балачак җыры”ның беренче сезонында “Казан” җыры белән җиңү яулаган Рәхимә Арсланова.

“Балачак җыры” бәйгесе быел 2021 елның 1 февраленнән 25 маена кадәр өч турда уздырылачак. 30 апрельгә кадәр жюри аноним рәвештә беренче турга кабул ителгән гаризалар буенча икенче тур катнашучыларын сайлый.

Икенче тур 2021 елның 11 маеннан 17 маена кадәр интернет тавыш бирү юлы аша “Шаян ТВ” сайтында узачак. Иң күп тавыш җыйган катнашучылар өченче турга үтә. 2021 елның 20 маеннан 25 маена кадәр өченче тур нәтиҗәләре буенча (аноним рәвештә) 5 җиңүче билгеләнәчәк. Бәйге нәтиҗәләре “Шаян ТВ” сайтында чыгачак. 

Җиңүчеләргә 50 мең күләмендә премия тапшырылачак. Моннан тыш, биш җиңүченең җырына профессиональ аранжировка ясалачак һәм клип төшереләчәк. 

Әлеге бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала, катнашу бушлай. Гаризалар 30 апрельгә кадәр кабул ителә. 

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading