Казанда ике көн дәвамында Идел буе федераль округында “Педиатрия һәм балалар хирургиясе” 15нче Россия конгрессы бара.
Әлеге чара кысаларында төрле төбәкләрдән килгән 2000нән артык белгеч балалар сәламәтлеге өлкәсендәге проблемалар турында сөйләде, аларны чишү юлларын эзләде, барлыгы 250дән артык чыгыш яңгырады.
Россия Фәннәр Академиясе академигы Александр Баранов әйтүенчә, 50 ел элек ул ТАССРда авыл җирендә туучылар арасында үлем очракларын киметү темасына кандидатлык диссертациясе яклаган булган. Бүген Татарстанда туучылар арасында үлем очраклары сизелерлек кимегән, әмма, аның урынына башка проблема калкып чыккан – балаларның инвалидлыгы. “Гомерне саклап калабыз, тик менә кайбер очракта сәламәтлекне саклап калуы авыррак”, – ди Александр Баранов.
Кызганыч, физик яктан мөмкинлеге чикле балалар саны ел саен арта бара. Инвалидлыкка китергән төп сәбәпләр: балаларда психик тайпылышлар, нерв системалары авырулары,йогышлы стоматик авырулар, тумыштан килгән кимчелекләр күзәтелү, күз, колак авырулары, яман шеш, имгәнүләр, агуланулар.
Йод җитмәү дә балаларның сәламәтлегенә тәэсир итә, дип саный академик Александр Баранов.
Экологик факторлар турында сөйләгәндә йод турында әйтми мөмкин түгел. Россия территориясенең 50 процентында табигый йод җитми. Нәтиҗәдә, кешенең акыл,физик, җенси үсеше тоткарлана. Төрле илнең педиатрлары, эндокринологлары тозны йодлаштыру турында закон кертергә кирәк дип чаң суга, – ди галим.
Белгечләр төрле проблемаларны күтәрделәр. Репродуктив алым белән бала табу, бәлки гаиләне сакларга ярдәм итәдер дә, әмма, ул демографияне яхшырта алмый, дигән фикер дә яңгырады. Пробиркадан туган балалар арасында авырулар еш күзәтелә икән.
Дөнья күләмендә тагын бер зур проблема – симерү. Дөрес яшәү рәвеше алып бармау. Статистика уйландыра: мәктәптә укучы кызларның 30 проценты тәмәке тарта. Балаларның күбесендә артык гәүдә авырлыгы күзәтелә. Барысы да хәзерге заман эпидемиясе – хәрәкәтләнмәү, утыруга бәйле дип саный педиатрлар. Бу әлбәттә дөрес туклануга да бәйле.
Бала табуның ныклы уйланылган адым икәнен дә онытмаска кирәклеген искәртте белгечләр. Әйтик, балага узганчы 2-3 ай алдан булачак әнигә, иренә фолий кислотасы эчәргә тәкъдим ителә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, әлеге витаминнар инвалидлык очракларын киметергә булыша.
Татарстан премьер-министр урынбасары Лейла Фазлыева, мондый форумнар республика өчен бик әһәмиятле дип саный. “ Әлеге чарада яңгыраган иң яхшы идеяләрне, тәҗрибәне уртаклашырга мөмкин булачак, бу дөньяда иң кадерле нәрсә – балалар гомере турында сүз барганда битараф калу мөмкин түгел”, – ди җитәкче.
Татьяна Яковлева, Россия Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары:
– Инвалидлыкны кисәтү өчен иң мөһиме – медицина ярдәме сыйфатлы булырга тиеш. Кешеләр арасында үлемгә китергән сәбәпләр турында сөйләгәндә экологик фактор, яшәү рәвеше, социаль икътисади сәбәпләрне дә исәпкә аласың, ә туучылар арасындагы үлем очраклары 95 процент очракта медицина хезмәткәрләренә бәйле. Тиешле техник база, оста, тәҗрибәле медицина хезмәткәрләренең вакытында, Европа дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтә алулары мөһим. Татарстанда Аллага шөкер, персонал Европа дәрәҗәсеннән ким эшләми, хәзер бу сыйфатны Япония үрнәгенә җиткерәсе иде. Татарстан, афәрин! Милли проект кысаларында үз төбәк проектларын яклап чыктылар. Федераль бюджеттан Татарстандагы йөрәк кан тамырлары үзәкләрен җиһазландыру өчен 2 миллард сум бүлеп биреләчәк. Әлеге акчага кирәкле, кыйммәтле аппаратлар алу күздә тотыла. 1,5 миллиард сум онкология хезмәте өлкәсенә тотылачак. Казан, Чаллы, Әлмәт онкодиспансерларын яңарту ниятләнә. Балалар сырхауханәләрен төзекләндерү өчен өч ел дәвамында ел саен 183 миллион сум бүлеп биреләчәк. Шунысын да истә тотарга кирәк, акчаны җиһазландыру, яңа җайланмалар өчен түгел, ә медицина ярдәме күрсәтү системасы өчен бирәбез. Әгәр дә оста белгечләр булмаса, заманча аппарат белән генә нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Авыруларны кисәтүдән алып тернәкләндерүгә кадәр системалы булырга тиеш. Идеаль медицина ярдәме күрсәтү моделе буенча Татарстан пилотлы төбәк булсын. Татарстаннан уңышлы нәтиҗәләр көтәбез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар