16+

Балалар йортында 30 ел шәфкать туташы булып эшләгән Зинфира Митяева: «Мине таптап кит! Болай гына җибәрмим!»

Еш кына бәхет төшенчәсе турында уйланабыз. Нәрсә ул бәхет? Кем ул бәхетле кеше? Бәхетле булыр өчен нишләргә? Гомер буе ашыга-ялгыша шушы сорауларга җавап эзләп, гамәл кыла адәм баласы.

Балалар йортында 30 ел шәфкать туташы булып эшләгән Зинфира Митяева: «Мине таптап кит! Болай гына җибәрмим!»

Еш кына бәхет төшенчәсе турында уйланабыз. Нәрсә ул бәхет? Кем ул бәхетле кеше? Бәхетле булыр өчен нишләргә? Гомер буе ашыга-ялгыша шушы сорауларга җавап эзләп, гамәл кыла адәм баласы.

Һәркемнең бик бәхетле буласы килә һәм моңа хакы да бар. Тик бәхетне һәркем үзенчә аңлый. Кемгәдер ул – кәттә машина, икенче берәүләргә – шәп коттедж, капчыклап акча... Оҗмах төсле чит илләрдә, океан ярларында йөреп кайтканнар да үзләрен бик бәхетле саный. Бәлки алар да хаклыдыр. Әмма тулы бәхет өчен болар гына җитми. Үз яныңдагыларны, әйләнә-тирәдәгеләреңне бәхетле итә, гомер юлыңны үкенечләрсез үтә алсаң гына чын бәхетнең тәмен тату насыйп була.
Күптән түгел генә шундый бәхетле ханым белән таныштым. Йөзеннән үк шәфкать нуры сибелеп торган бу ханым – Буа шәһәренең балалар йортында 30 ел (!) шәфкать туташы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Зинфира Митяева. Аның хезмәт кенәгәсендә бер генә эш урыны үкенечем юк дияргә хокук бирә.

«Әнием!» дип йөгермәгез!»

Буа районы, Вольный Стан авылы кызы ул. Яраланган дусларына, авырган кешеләргә кечкенәдән булышыр­га атлыгып торган кыз «Кем булыйм икән?» дип озак сайланып тормый – документларын Буа медицина училищесына илтеп тапшыра. Аны тәмамлагач, Буа балалар йортының «Акчарлак» лагерена өч айга гына дип эшкә җибәрәләр. «Урманда вакыт тиз узар, аннары башка җиргә китәрмен», – дип ризалаша Зинфира. Ләкин өч ай вакыт үтеп, китәр вакыт җиткәч, ятимлек ачысын татыган моңсу күзле, боек йөзле малай-кызлардан аерыла алмавын аңлый. Алар чын мәгънәсендә аның яшәү мәгънәсенә әйләнә.

Башка елларда лагерьга үзенең ике кызын да алып баргалый ул. Барганчы ук кызларының колакларына киртләп куя. «Мине күргәч, «Әнием!» дип кычкырып каршыма йөгерәсе булмагыз! Мондагы балаларның әниләре юк. Аларның да бик әниле, гаиләле буласылары килә. Сезне ишеткәч, еларлар, уңайсызланырлар», – ди. Ә үзе бу сабыйларның какшаган сәламәтлекләрен, рәнҗегән күңелләрен дәвалар, өлкәннәргә карата югалган ышанычларын кире кайтарыр өчен, кулыннан килгән һәм килмәгәннең барысын да эшли.

Бер чиләк күкерт файдасы

Шәфкать туташы булып лагерьга эшкә килгәндә, балалар корчаңгыдан интеккән була. Йоклый алмый төннәр буе кашынып, елап чыкканнарын күреп, йөрәге өзгәләнә яшь әнинең. Дару юк. Ул елларда балаларның тамагы тук булса да, даруларга кытлык зур була. «Ятимнәр авырмас­ка тиеш!»– дип уйлыйлар, күрәсең, өстәге җитәкчеләр. Училищеда укыганда ук корчаңгыны күкертле дару бетергәнен яхшы өйрәнеп калган Зинфира заводка күкерт сорап бара. Бер чиләк биреп җибәрәләр, аннары аны ире белән бергәләп кич утырып төеп, маргарин маенда болгатып, бер чиләк мазь ясыйлар. Шуны балалар тәненә сөрткәч, кычытулары кимегән сабыйлар беренче тапкыр еламыйча тыныч төн уздыра. Аннары йокылары туйгач, кәефләре күтәрелеп, елмаеп уяналар. Шул көннән ул Буа ятимнәре өчен иң кадерле кешегә – коткаручы фәрештәгә әйләнә. Балалар, юк сәбәпне бар итеп тә, Зинфира апалары бүлмәсенә керергә җай эзли башлыйлар. Хәйләләгәннәрен дә ачуланмый ак халатлы апа. Соры стеналы бу шыксыз йортта һәр баланың үзен яклар-сак­лар берәр кеше табарга тырышуын гаеп итеп була димени?! Ә анда кергәч, аның алдына ук менеп утырып назланалар. Язмыш тарафыннан бер гаепсезгә кыерсытылган бу гөнаһсыз сабыйларның башларыннан да сыйпый ул, кесәсеннән алып, берәр тәм-том да тоттыра. Шул вакытта ул баладан да бәхетле кеше булмаганын күреп тору шәфкать туташының үзенең күңеленә дә рәхәтлек бирә. Ялларда мунчага алып кайтып, тирә-күршеләре күңелендә дә бу яралы язмышлы сабыйларга карата мәрхәмәт-шәфкать уята. «Аларның бит бернинди гаебе дә юк. Ана-ата өчен бала җавап бирми!» – дип аңлата торгач, күршеләре, таныш-белешләр коймаклар пешереп, конфет-печеньелар алып кереп сыйлый башлый «брач апа»га кунакка килгән ул балаларны.

Яман чир белән көрәш

Үтемле авырулар бер хәл. Балалар авырмый тормый. Яман чир белән дә көрәшергә туры килә аңа. Бервакыт Игорь исемле малайның бик нык тирләгән булуын күреп: «Салкын тидерәсең бит!» – дип күлмәген салдырса, Зинфира ханымның йөрәге туктагандай була – малайның култык астында шактый зур шеш күреп ала ул. «Бу юньле әйбер түгелдер! Яман чир булмасын тагын», – дип, тиз генә район хастаханәсенә табибка алып китә. Буадан Казанга җибәрәләр. Башкаладан Зинфира куйган диагнозны раслап кайтаралар. Малайда – яман шеш. Әнисе булмагач, яклаучысы юк дип, авыруның авыры, куркынычы каныккан малайга. «Юк, үлемгә бирмим бу яши генә башлаган җанны!» – дип, Зинфира ханым малайны җан-фәрманга дәваларга керешә. Кемнәр каршына гына башын иеп бармый ул. Даруларын да таба, иммунитетын ныгыту, чиргә каршы тору сәләтен арттыру өчен ныклы тәрбия һәм сыйфатлы ашау кирәк булганын белгәнгә, малайны аерым диета белән тукландыралар. Бу вакытта балалар йорты сигезьеллык мәктәп­ле генә була әле. «Ул авыру бала кая барсын?» – дип, шул елларда бергәләп тырышып, интернатны урта мәктәпле итәләр. Өстәмә ике ел Игорь Зинфира апасы тәрбиясендә була.
Куркыныч мәкерле чир чигенә. Ул арада Игорьның Түбән Камада әби-бабасы табыла, алар фатирларын онык­ларына васыять иткәннәр. Малайны шунда озаталар. Ләкин ата-ана күзәтүе булмау бу юлы да эзсез узмый. Егетне ниндидер бер җинаятьтә гаепләп, тикшерү эше кузгаталар. Характеристика сорап, Буага балалар йортына язалар.
– Нинди әйбәт сүзләр бар – барысын да яздык, – ди Зинфира апа, бу хәлләрне искә алып. – Бөтен сәбәп авыруында икәнне күрсәтергә тырыштык. Диагноз кәгазьләренең күчермәләрен җибәрдек. Шөкер, безне тыңладылар. Егетебезне ирегеннән мәхрүм итмәделәр.

«Мине таптап кит!»

Тагын бер вакыйга йөрәгенә нык уелып калган. Лагерьда эш сәгате тәмамланып, ире машина белән алыр­га килгәч, инде кузгалабыз дигәндә генә, балаларның кычкырып елап каршысына йөгерүен күреп ала Зинфира. Рома дигән малайга суда йөзгәндә күзенә шактый зур шыр­пы кергән икән. Тиз генә машинага утырталар да малайны Буа хастаханәсенә алып китә ирле-хатынлы Митяевлар. Анда күз табибының эш сәгате беткән, ишеген бикләп киткән. Малайга ярдәм итүче юк. Ләкин бәхете бар икән, Казаннан сан­авиация килгән. Хәле авыр ир-атны аэропортка илтергә «Ашыгыч ярдәм» машинасы әзер тора. Ләкин Романы алыр­га теләмиләр. Шунда Зинфира ханым тәвәккәл адым ясый. «Ашыгыч ярдәм» машинасының алдына чыгып баса да: «Мине таптап кит! Болай гына җибәрмим!» – ди. Машина йөртүче бу «җүләр» хатын белән ни эшләргә дә белми. Ризалашырга мәҗбүр була. Башта «Ашыгыч ярдәм» машинасына, аннары самолет бортына Романы да алалар. Соңрак башкала табиблары, вакытның бик зур роль уйнавын җиткереп: «Чак кына соңарсагыз да, баланың күзен сак­лап калып булмый иде», – диләр.

«Каян алдың – шунда куй»

Балалар белән кызык­лы хәлләр дә шактый була. Бервакыт шулай район хастаханәсенә диспансеризация үтәргә баргач, өч песи баласы күтәреп кайталар. Зинфира ханым хәйләгә керешә. Табибка барган балаларны бергә җыя да ачуланмый гына аңлатырга тотына. «Баш табиб шалтыратты. Әгәр дә хәзер үк песиләрне илтеп бирмәсәгез, бүтән булнис­ка кертмәвен әйтте», – ди. Ә күпмедер вакыттан соң баш табиб: «Сез нинди песи балалары җибәрдегез миңа?»– дип чынлап та шалтырата. Балалар үзләре алып кайткан үзләре шикелле ятим песи балаларын, апалары әйт­кәч, баш табибның кабинетына ук кертеп биргәннәр.

Мондый хатирәләре бик күп аның. Балаларның һәрберсен үзенеке шикелле йөрәгеннән үткәргәнгә шулай. Телевизордан криминаль хәбәрләр тапшыра башласалар, тын да алмый, керфек тә какмый, безнекеләр булмаса ярар иде, дип, белгән догаларын укып утыра. Ә инде ул үстергән балалар булмаса, аналарча җиңел сулап: «Шөкер!» – дип куя.
Балалар үзләре дә гомерләре сагында ак фәрештә кебек көне-төне сакта торган бу мөлаем апаны онытмый. Бәйрәмнәрдә котлаулар да җибәрәләр. Юллары төшеп Буага кайтсалар, кереп хәлен белеп, күчтәнәч-бүләкләр калдырып чыгалар. Гаиләләре белән – хатынын, балаларын ияртеп килгәннәр өчен аеруча шатлана Зинфира ханым. «Тормышта югалмаганнар бит. Матур итеп яшәргә тырышалар!» – ди. Монда үзенең дә өлеше бар һәм ул кечкенә түгел икәнне белү Зинфира ханым Митяеваны дөньяның иң бәхетле кешеләренең берсе итә. Әйтәм бит, бәхет хакында һәркемнең үз үлчәве.

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading