Балага тугач ук уенчык урынына фәлән меңлек кесә телефонын тоттыру гадәткә кереп бара. Бала әти-әнигә комачау итмәсен һәм еламасын гына. Кызганыч, моның бала сәламәтлеге өчен куркыныч икәне турында уйлап та карамыйбыз.
Замана сабыйлары мең дә берне белә. Балалар бакчасына килгәндә үк компьютер белән таныш була, телефонның функцияләрен әти-әнисеннән яхшырак аңлый. Олылар исә баласының яңа технологияләр үзләштерә алуына сөенә, моның белән горурлана. Ә менә шул кесә телефоны аша интернетка кереп үзенә кирәкле мультфильмнарны эзләп тапкан бала кашык тотып ашый белмәскә, бәдрәфкә мөстәкыйль йөрмәскә, күлмәк төймәләрен эләктерә алмаска мөмкин.
Интернет – кеше акылы уйлап тапкан гаҗәеп күренеш. Ул безнең тормышыбызны яулап алды, әмма акрынлап балаларыбызны үзенә йота бара. Бүген интернетта зарарлы матдәләр тәкъдим итүче, бозыклык, әшәкелек таратучы сайтлар арта. Социаль челтәрләрдә үз-үзеңә кул салырга өндәгән төркемнәр дә популярлашкан иде. Казанның 162нче балалар бакчасында эшләүче психолог Мәдинә Солтанова әйтүенчә, мондый төркемнәргә, нигездә, үзенә шөгыль таба алмаган, игътибар һәм аңлашу җитмәгән балалар эләгә. «Биредә аларга үзләре өмет иткән «ярдәм»не эзләп табалар кебек тоела. Үз-үзенә кул салырга этәрүче төркемнәрдә үсмерләрнең хис-тойгылары белән оста идарә итәләр. Авыр чакта ничек юатырга икәнен дә яхшы беләләр.
Якты дөньядан китәргә теләүче үсмерләр дә үлемне абстракт күренеш буларак кабул итә. Шуңа күрә әти-әниләр баласының үз-үзен тотышындагы үзгәрешләрне гел күзәтеп торырга, бала белән даими аралашырга тиешләр», – ди Мәдинә Солтанова. Шөкер, бу проблемага дәүләт битараф түгел, «Роспотребнадзор» идарәсе былтыр шикле булып тоелган 11 сайт турында хәбәр иткән иде. Соңрак үз-үзеңә кул салырга этәрүче сигез төркемнең ябылуы турында билгеле булды. Күпләр, виртуаль дөнья белән мавыгып, чама хисен оныта. Балада бәйлелек барлыкка килә, ул «пәрәвез»сез яши алмый башлый. Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассоциациясе компьютерга бәйлелекне катлаулы авырулар рәтенә кертә.
Россиядә туганнан алып 14 яшькә кадәрге 8-10 миллион бала интернет һәм кәрәзле телефоннарны көндәлек куллана. Компьютер һәр гаиләдә диярлек бар. Балалар компьютер каршында сәгатьләр, көннәр буе утыра. «Иҗтимагый фикер фонды» мәгълүматларына караганда, биш-алты яшьтәге һәм аннан зуррак балаларның 90 проценты интернетның ни икәнен белә. 12 яшьлек укучыларның һәр өченчесе тәүлекнең өчтән бер өлешен интернетта «яши». Тикшерүләр күрсәткәнчә, аларның 40 проценты порнографик сайтлар карый, 21-22 проценты көчләү күренешләрен күзәтә, ә 20 проценты комарлы уеннар белән мавыга.
Ләкин күп әти-әни, бу мәгълүматлар аларга кагылмый, балалары белән мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, дип саный. Әти-әни игътибарсызлыгы бер хәл, педагоглар да хаталана. Әйтик, күп кенә очракта педагоглар балалар аша гаризалар җыя. Анда теге яки бу мәгълүмат урнаштырылган сайтка сылтамалар күрсәтелгән була, кызыксынучан балалар шул сайтларны кереп карый.
Компьютерны чыгарып ташлау – мәгънәсезлек. Балаларны интернет зыяныннан ничек сакларга соң? Казанның 181нче мәктәбендә узган шәһәрара семинар бу өлкәдә педагоглар өчен бик файдалы булды. Анда югары категорияле психиатр Юрий Афанасьев, үзенең эш тәҗрибәсеннән чыгып, киңәшләрен бирде. Иң мөһиме: педагоглар әти-әниләр, балалар белән тыгыз эшләсә отышлы.
Психиатр әйтүенчә, начар юлга кереп китүче балалар тулы булмаган гаиләләрдән йә әти-әнисе эчкече булганнарныкы гына дип санап ялгыша. Мәктәптә алган «икеле», баланың үз-үзенә бикләнүе, укырга барудан баш тарту – болар барысы да әти-әниләрне сагайтырга тиеш. Балаларның холкындагы үзгәрешләрне вакытында күреп белеп, ярдәмгә килә белергә кирәк. Әти-әниләрнең балалары белән күпме вакыт бергә үткәрүе түгел, ә аны ничек уздыруы күпкә әһәмиятлерәк. Кызганыч, еш кына бу кагыйдәләр бүген үтәлми. Баласын бакчага каршы алырга килгән әти-әни телефоннан сөйләшә, кочак җәеп каршысына йөгереп чыккан баласын күрми дә. Баланың әйтәсе сүзләре, фикерләре, бүген дәрестә яулаган үрләре тыңланмый кала.
Балаларыбызга карата игътибарлырак булсак иде.
Әти-әниләргә психологтан биш киңәш
1. Бала белән булганда, аны мәктәптән, бакчадан каршы алганда, телефоннан сөйләшмәскә тырышыгыз.
2. Нинди генә катлаулы проблемагыз булса да, балагызны ягымлы йөз белән каршы алыгыз.
3. Баланың эш нәтиҗәләре, көне ничек узуы белән кызыксыныгыз.
Яңа үрләргә ирешсә, сөенечен уртаклашыгыз.
4. Бала ялгышканда, мәсьәләне тыныч хәл итегез, киңәшләр бирегез.
5. Бала белән урамда йөргәндә, әйләнә-тирәгә игътибар итәргә тырышыгыз, табигатькә сокланыгыз, әхлак тәрбиясенә игътибар итегез.
Рузилә Абдуллина, Казан шәһәренең 162нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе.
Комментарийлар