Шәһри Казан

Балаларны саклаучы ДОГАЛАР

Ислам динендә башкаларга, бигрәк тә үз балаларыңа исәнлек-иминлек теләп дога кылу бар.

Әйтик, Ибне Габбас исемле сәхабә риваять итүе буенча, Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәләм, үз оныклары Хәсән белән Хөсәенне саклавын сорап, Аллаһка болай мөрәҗәгать иткән: «Әгузү бикәлимәәтиль тәммәти мин күлли шәйтаанин хәммә үә мин күлли гәйнин ләммә». Тәрҗемәсе: Аллаһның камил сүзләре белән, шайтаннан, барча зарар китерүче һәм күз тидерүчеләрдән, йә Аллаһ, Үзеңә сые­нам». (Бу доганы кылыр алдыннан «Әлхәм» белән «Ихлас» сүрәләрен уку киңәш ителә.)

Реклама

Балаларга (бигрәк тә кечкенә сабыйларга) күз тияргә мөмкин. Алай булганда, бала, гадәттә, көйсезләнә, елый, күз төпләре исә каралып китә. Мондый очракларда «Ихлас», «Фәләк» һәм «Нәс» сүрәләрен укып, баланың йөзенә һәм гомумән, гәүдәсенә өреп өшкерәләр. Моны баланың әтисе яки бабасы эшләсә яхшы.

Зуррак балалар өйдән чыгып киткәндә (әйтик, укырга барыр алдыннан) «Аятел-көрси» укып, баланың исән-сау, имин йөрүен теләп болай дога кылырга мөмкин: «Әлхәмдү лилләһи Раббиль гәәләмиин, әссаләтү үәссәләәмү гәләә расүлиһи Мүхәммәдин үә гәләә әәли­һи үә әсхәәбиһи әҗмәгыйн. Йә Раббым, шушы баламның исән-сау булуын насыйп кыл! Аны һәр төрле күңелсез хәлләрдән, бәла-казалардан, явыз, яман ният­ле кешеләрдән, шайтан зарарыннан – барча начарлыклардан сакла, ярдәмеңнән ташлама, Үз рәхмәтеңдә булуын насыйп әйлә. Раббәнә ­әәтиннәә фиддүнья хәсәнәтәү үә филь әәхыйрати хәсәнәтәү үә кыйнәә газәәбәннәәр. Бирахмәтикә йә әрхәмәрраахимиин. Әәмиин».

Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: