16+

Балаларның ялы турында 3 сорауга җавап

Сорауларга Татарстан Республикасы «Лето» балалар һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерү, ял һәм эш белән тәэмин итү үзәге директоры Раил ­Моратшин җавап бирә. 

Балаларның ялы турында 3 сорауга җавап

Сорауларга Татарстан Республикасы «Лето» балалар һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерү, ял һәм эш белән тәэмин итү үзәге директоры Раил ­Моратшин җавап бирә. 

1. Шәһәр яны лагерьларына балаларны ничә яшьтән җибәрергә ярый?
Гөлүсә Закирова, 
Әтнә.
– Андый лагерьларда балаларны  җиде яшьтән кабул итәләр. Ләкин баланы башта мәктәп каршында эшләп килүче лагерьларга йөртеп чит мохиткә ияләндерсәң, яхшырак. 

2. Данлыклы «Артек» лагерена ничек эләгергә?
Миләүшә Шәрапова, 
Казан.
– «Артек» сайтында онлайн-регистрация бар. Биредә хәтта бала үзе дә, соңгы елда булган уңышлары күрсәтелгән портфолио тутырып, гариза җибәрә ала. «Артек»та аның гаризасын карыйлар, үзләрендә ял итәргә лаеклы дип саныйлар икән – чакыралар. Кайвакыт баласының Кара диңгезгә юллама алуын ата-аналар белми дә кала. Лагерь билгеләгән балаларны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы үзендә туплап, юлга озата. Кайбер ата-­аналар баласының «Артек»ка бушлай эләгә алуына ышанып бетми. Ә ышанырга кирәк. Шунысы бар: район баласы белән Казан баласы арасында сайлау торса, алар районны сайлаячак, чөнки шәһәр баласына ялын үтемле итеп үткәрү өчен мөмкинлекләр зуррак. Шулай ук республикакүләм бәйгеләрдә җиңүчеләр дә «Артек»ка юллама белән бүләкләнә. 

3. Баланы шәһәр яны лагерена җибәрү өчен нинди белешмә кирәк? Аны кайсы очракларда бирмәскә дә мөмкиннәр?
Роза Харисова, 
Балык Бистәсе.
– Хастаханәдән 079У белешмәсен алырга кирәк булачак. Балада эчәк авыруы, паразитлар, эпилепсия, яман шеш, психик тайпылышлар, организм­ның талчыгуы (истощение) кебек билгеләр табылса, белешмә бирелмәскә дә мөмкин.

Фото: "Татар-информ" 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading