Шәһри Казан

Балаларына көнләдем

...Без икебез дә аерылган идек. Ирем, миңа өйләнгәч тә, яшьтән сөйгән яры белән очрашкан. Ике ел яшәдек, мөгаен, шуның яртысын ул аның янында үткәргәндер. Балага узганчы ук бу турыда белсәм, бәлки кияүгә чыгуга аерылган булыр идем дә бит. Балабыз туып, тагын бер елга якын яшәдек әле, тик... Туктамады сөйгәне янына йөрүдән. Нигә миңа өйләнергә булган, нәрсә белән канәгатьләндермәгәнмендер – әлегәчә аңламыйм.

Шуннан мин баланы, иң кирәкле нәрсәләрне генә алдым да дус кызымның бушап торган бүлмәсендә яши башладым. Районда әйбәт кенә эштә идем үзем. Нәтиҗәләремне күреп булса кирәк, берзаман оешманың Казан бүлегеннән шалтыратып, башкалага чакырдылар. Озак уйлап тормадым: яшәү урыным булмаса да, билгесезлеккә юл тотуымны аңласам да, мин Казанны яуларга киттем. Баламны ияртеп. Әле дә күз алдымда: иремнең әти-әнисе, елый-елый, безне озатып калдылар, гафу сорадылар.

Баштарак түләп, фатирда яшәдек. Авыр булды. Балам бар бит әле. Ярый танышларым, хезмәттәшләрем булышты. Әле баланы алып калдылар, әле кирәк-ярагын барларга булыштылар. Төп эшемнән тыш, мәҗлесләр, туган көннәр дә алып бара башладым. Бер генә заказдан да баш тартмадым. Атна саен диярлек шундый мәҗлесләр «гаилә» бюджетын шактый гына тулыландырып барды. Һәм мин, иске генә булса да, бер бүлмәле фатир алдым. Аны ремонтлауга тотылган акча сатып алу бәясеннән дә кыйммәткәрәк чыкты. Кызганыч, ирем алимент түләү турында уйламады да, баланы да бик сирәк – туган көннәрендә генә искә алды.

«ВКонтакте»да бер егет белән языша башладык. Яңа танышымны да язмыш кыерсыткан булып чыкты. Дөрес, ул гаиләсен түгел, ә хатыны аны ташлаган. Хәлемне белешә, хәлемә керә, ярдәм кирәкмиме дип тә сораштыргалап куя. Һәм беркөнне — җәй әле башланып кына килгән мәлләрдә – ул мине очрашуга чакырды. Очраштык. Ошады ул миңа. Ихлас, гади, эчкерсез... Ул серләрен ачты, мин дә ачылдым. Шул көнне гадәти дуслар кебек кенә саубуллаштык. Ә тагын бер-ике көннән танышым Казан янындагы авылларның берсенә Сабантуйга барырга чакырды. Ризалаштым. Балам бу вакытта авылда иремнең әти-әнисе янында иде (әйе, әти-әниләре мине һаман да үз кызлары кебек күрәләр, хөрмәт итәләр). Сабан туеннан кайтканда, болынга туктап чәчәкләр җыйдык, аннан су коенырга булдык... Кыскасы, мин янә гашыйк булдым. Ул да. Ярты еллап очраштык. Төннәрен бергә уздыра башладык. Балам белән дә уртак телне тиз таптылар, бала җанлы иде шул. Бар да яхшы кебек...

Реклама

Тик... Әнә шул бала җанлы булуы комачау итте дә инде. Чөнки үзенең ике баласын оныта алмады ул. Җәй көне ярый әле каникулда иделәр, артык очрашмадылар. Ә менә көзгә кергәч... Миңа авыр була башлады. Җитмәсә, вакыты-вакыты белән элеккеге хатынына да симпатия белдерә кебек тоелды. Кыскасы, элеккеге гаиләсенә көнләштем. Миңа вакыты калмас, алга таба да шулай булса нишләрмен дип уйладым. Һәм көннәрдән бер көнне телефоннан сөйләшкәндә, тавыш күтәрдем. Ә ул... дәшмәде. Телефонны куйды да, шуның белән бар да тәмамланды...

Мин исә... Тиздән тагын бер егетне очраттым. Дөресрәге, моңа кадәр ошатып йөргән егеткә җавап яза башладым, кире какмадым. Ике ай узуга, ул тәкъдим дә ясады. Мин риза булдым, чөнки гомер узып бара. Тагын бер тапкыр булса да, әни буласым килә. Мәҗбүрилектән дип әйтү дөрес булмаса да, гомерне үзебез генә уздырмау теләге белән яшәгәнгә кияүгә чыктым.

Теге егетне оныта алмыйм әле. Бер караганда, балаларын яратуы, аларны һәрдаим күреп торырга теләве әйбәт ич. Димәк, менә дигән әти, югыйсә! Беренче ирем шундый булсын иде әле, кадерен белер идем (андый булса, аерылмас та идек). Үз-үземне кирәгеннән артык яратаммы әллә дип тә уйлап куям. Сораулар күп.

Гөлнара, Казан

Фото: pxhere.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: