16+

"Балама карата начар комментарийлар язмагыз"

Җырчы Чәчкә кызының исеме хакында: “Бу темага нокта куям! Балама карата бүтән андый теләсә нинди начар комментарийлар язуыгызны туктатыгыз”.

"Балама карата начар комментарийлар язмагыз"

Җырчы Чәчкә кызының исеме хакында: “Бу темага нокта куям! Балама карата бүтән андый теләсә нинди начар комментарийлар язуыгызны туктатыгыз”.


Чәчкә инстаграм битендә язылучыларының кызының исеменә кагылышлы фикерләренә карата үзенең фикерен язган. Әни кеше моның турында бик ачынып яза:
“Кызым Веснага өч яшь тә 6 ай. Менә инде 3 ел да 6 ай буена миңа интернетта кайбер кешеләр төрле тәнкыйть сүзләре язалар. Мәсәлән: "Исем мени ул", "Урыс исеме кушкансың, татар исеме беткәнме әллә", " Бестолковые родители", "Тилеме әллә син?", "Балаңа мәктәптә авыр булачак", "Балаң бу исем белән бәхетле булмаячак" h.б.ш.
СТОП! Сез Аллаh Тәгаләдән узып ничек шундый сүзләр яза аласыз соң???
Кеше турында, юньләп бернәрсә дә белмичә, нахак сүзләр яудыру дөресме икән?
Мин 28 яшемдә кияүгә чыктым. Тормыш иптәшем Ирек белән тормыш итә башладык, бергә концертлар куеп, банкетлар эшли идек. Бар да яхшы.
Ләкин... балабыз юк иде. Баштарак ул сизелмәде, чаптык та чаптык. "Рабочая лошадь" кебек үзем рульдә, үзем концертлар куям, ирем оештыра, туй-юбилейларны бергә алып барабыз... Ә күңел буш, эчемдә нидер җитми.
Чын хатын-кыз, АНА булып камилләшмәвем минем йөрәгемне үтә дә әрнетә иде.
"Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке АНА булуда" диеп юкка гына язмаганнар бит.
Болай да сызлаган ярама тоз салучылар күп булды. Алар инде иң якын кешеләр - туганнар, таныш-белешләр. "Бәби юкмы соң әле?", "Картаясың бит, бала кирәк", "Врачка барып күренегез", "Нишләп һаман балагыз юкмыни?"...
"Әлегә юк" диеп кенә әйтә идем. Ә эчтән ничек үксегәнемне белсәгез !..
Күпме көннәр-төннәр мендәргә елап уздырганымны беркем белми бит. Аллаhтан ялварып-ялварып сорый идем...
Ирем гел тынычландыра иде: "Балабыз булмаса да, ярар, син минем кызым булырсың", - диеп шаяртып күңелне күтәрергә тырыша иде.
3 ел балабыз булмады.
Өч елдан соң тест 2 сызык күрсәтте.
ЫШАНМАДЫМ!
Авырга узганымны белгәч, артык сөенергә дэә куркып йөрдем. Шуннан минем иң бәхетле көннәрем башланды!
2016 елның август аенда кызым дөньяга килде.
Хисләремнең ничек ташып акканын сүз белән генә әйтеп аңлата алмыйм. Рәхмәт Раббыма!
ВЕСНА, диеп ирем белән алдан сөйләшеп куйган исемне бирдем. Ни өчен Весна, диярсез.
Чөнки шушы балам - минем ЯЗЫМ, хатын-кыз буларак чәчәк аттырган җимешем, мине яшәрткән һәм яшәткән иң зур бәхетем!
Роддомнан чыгып бераз вакыт үткәч, мәчеткә барып исем куштырдык - чын мөселман исемен! Тик ул исемне мин иң якын кешеләремнән кала бер кешегә дә әйтмәдем. Әйтмәячәкмен дә! Минем моңа әни кеше буларак хакым бар диеп уйлыйм. Калган барлык кешеләр өчен кызымның бары Весна исеме белән генә калуын теләдем, күз тимәсенгә дә яхшы булыр дидем. Барысын да аңлаешлы итеп яздым дип уйлыйм. Миңа, минем гаиләмә, балама карата бүтән андый теләсә нинди начар комментарийлар язуыгызны туктатыгыз. Миннән курыкмасагыз, Аллаһтан куркыгыз. Арагызда бәлки мине аңлаучылар да булыр, рәхмәт сезгә! Барыбызның да балалары сау-сәламәт, бәхетле-тәүфыйклы булсыннар иде. Балалары булмаудан үзәкләре өзелгән хатын-кызларга мин чын күңелемнән ана булу бәхетен телим, иншаллаһ!” 
дигән ул.

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чебеннэн Фил ясыйсыз,язмаггыз,курсетмегез,нэрсэ дип бетенесен халыкка язасыз,язмагыз тикшермеслер,менэ мине белмисез бит язмагач

    • аватар Без имени

      0

      0

      Амин.

      Мөһим

      loading