Шәһри Казан

Баламны саклый алмадым

«Балам җан биргәндә, башка бала йөзе күрмәсен әнием, дип мине каргап киткән, күрәсең...» Елап шешенеп беткән йөзен тәрәзәдән алды ул.  Гел шулай. Мин Фәткыя апаның хәлен белергә кергәндә, ул һәрвакыт карашын еракка төбәп, урамда чыр-чу килеп уйнаган балаларга карап елап утыра торган була.

И нде сигезенче дистәсен вак­лап барган апа, газиз баласын югалтуга ничәмә-ничә еллар үзен-үзе гаепләп, җанын телгәләп гомер итә. 

– Ул халәтне бер генә әйбер белән дә тиңләп булмый, апаем, – дип, инде мин бик күп тапкырлар аның авызыннан ишеткән хәлләрне кабат сөйләп китә ул. – Нәкъ менә бүген улымның туган көне, аңа 55 яшь тулган булыр иде. Бик кызганыч шул, бары тик ике ай гына якты дөньяда яшәп калды ул. Сабыемны кулыма алып, рәхәтләнеп сөеп яратырга да өлгермәдем. Аның түп-түгәрәк алсу йөзе, кабарып торган алсу иреннәрендәге сөт тамчысын тәмле итеп ялап алулары... Аны хәтта иснәп туярга да өлгерә алмый калдым. Беләсеңме, бәбинең аның үзенә генә хас татлы исе дә була бит. 

Фәткыя апа – каенанамның ике туган апасы. Булачак иремнең туганнары белән танышырга барган көннән алып, ул ни өчендер миңа якын булды. Һәрвакыт уйчан, сагышлы зур зәп-зәңгәр күзләре белән ул һәр кешене җәлеп итә сыман. Беренче танышудан соң ярты еллап вакыт үтте микән, үзенең тормышындагы гомерлеккә калган яра, бәхетсезлеге хакында кыскача сөйләде.

Бик яратып өйләнешә алар. Фәткыя апа яшь укытучы, ире Мәҗит колхозда шофер булып эшли. Бәбиләре бик озак көттереп, сигез ел узгач кына дөньяга килә. Ул вакытта алты почмаклы йортта каенана, каената, иренең тагын өйләнмәгән ике энесе белән яшәргә туры килә аларга. 

– Икенче уллары өйләнмичә, безне төп йорттан чыгарып җибәрмәделәр. Каенана, каената аяк терәп каршы булдылар, безнең башка чыгып яшәвебезгә ризалык бирмәделәр. Ирем алар сүзеннән чыкмады, – дип сөйләде Фәткыя апа. – Бүген уйлап торам да, без яшь чакта нигә килен кешегә кимсетеп карау булды икән? Заманы шундый булдымы икән? Бүгенге яшьләр белән чагыштырам да, безгә ул вакытта бигрәк сан-сабак булмаган инде. Авылда язгы пычрак, юл булмау сәбәпле, өйдә генә бәбиләргә туры килде. Яткан урыныбыз да ишек төбендәге сәкедә иде безнең. 

Фәткыя апа сөйләве буенча, каен­ана белән каенатаның урыны эчке як бүлмәдә була, ишекләре һәрвакыт ябулы, яшьләргә ул бүлмәгә кереп йөрү дә тыелган. Алгы як бүлмәдә мич буенда, җылырак җирдә өйләнмәгән ике уллары йоклый, ә яшь парларга урын-җир ишек төбендә калган була.

– Иртән таң беленә башлау белән, безгә йоклап ятарга да ярамый иде, – ди Фәткыя апа. – Безнең аша атлап диярлек, башта каенатам, аннары каенанам тышка иртәнге йомышларын үтәргә чыгалар. Аннары чәй хәстәрли башлыйлар. Алар белән утырып безгә чәй эчәргә дә ярамый, каенатам утырган урыныннан торып китәр иде. Ә миңа сыер савып көтү куарга, савылган сөтләрне урнаштырырга, кояш төшкәләгәнче бакчада бераз чүп утарга, өлкәннәр йоклаган түр як идәннәрен юып алырга да өлгерергә кирәк. 

Ул чакта Фәткыя апа күрше авылда мәктәптә эшли. Эш урынына да һәр көн иртәрәк барырга тырыша, чөнки балалар килүгә дәресләренә әзерләнергә, дәфтәрләр тикшереп өлгерер­гә кирәк аңа. 

– Ирегез Мәҗит абый бер дә ярдәм итмәдемени соң? Ул бит әти-әнисенең сезгә булган карашын күреп торгандыр,– дип сорау бирәм.

– Әйе, күрде. Ул үзе дә бик сабыр, тырыш кеше иде. Үз тормышын алып барырга көче булса да, әти-әнинең сүзен тыңлап яшәргә тырышты. Үзем дә бер тапкыр да, тормышыбыз авыр, дип зарлана белмәдем, түздем шул, – ди Фәткыя апа. 

Реклама

Шулай тормышка чыгып, сигез-тугыз ел гомер сизелми үтеп тә китә. Ул вакытта фатиха алмый башка чыгу, кияүдән кайту кебек хәлләр бик гарьлек булып саналганга, тешен кысып булса да, иренең энеләренең башлы-күзле булуларын, үзләренең башка чыгып аерым гына яшәүләрен көтеп яши. әти-әнисе йортына кире кайтып китәр иде дә бит, ирен бик ярата. 

– Балабыз булгач та, күкрәк баласы белән ишек төбендәге урынымда булдым. Бала имезеп яткан вакытымда өстемнән атлап йөргән чаклары да булды. Эх, хәзерге акылым булса, ике дә уйламый, cабыемны кочып, әниемнәргә кайтып китәр идем. Бер тапкыр ачуланырлар да, онытылыр иде әле. Балам, ишек төбендәге сәкедә ятып, үпкәсенә салкын тидермәс иде.

Баласының авырый башлаганын күреп, йөрәге өзгәләнә яшь ананың. Якын-тирәдә генә хастаханә дә булмый. Каядыр алып барыр өчен язгы пычрак, юл бөтенләй юк. Бәхетсезлеккә, Мәҗитен дә, чәчүлек орлык ташырга дип, күрше районга командировкага җибәргән чак була.

Ике ае тулыр-тулмас баласын Фәткыя апа шулай югалта. Иртән җансыз баласын кочып үрсәләнеп елаган килененә каенанасы бер генә сүз әйтә: «Сыер кебек йоклап, баланы сытып үтергәнсең син!». 

Баласын җирләгәч, бер сүз әйт­мичә, Фәткыя апа бу йорттан ничек килгән булса, шулай чыгып китә. Әти-әниләре янына кайтып берничә кич куна да, канаты каерылган ялгыз аккош кебек, үзенең туган ягы – Оренбург тирәсендәге бер заводка эшкә урнаша, бер апага фатирга керә. Бер ай чамасы вакыт үткәч, Мәҗит абый аны эзләп таба.

– Матур яшәдек, бер-беребезне ярата идек, тик башка бер балабыз да булмады, – ди Фәткыя апа, күз яшьләрен сөртеп. – Каенатам белән каенанам безне күп тапкырлар аерырга теләде. Башка балабыз булмауны миннән генә күрделәр. Әти-­әнисе янына Мәҗит кайтып йөрде, ул кайтып киткәндә, күчтәнәчләр төяп озата идем, үземнең кайтканым булмады, аягым да тартмады. Каенанам аяксыз калып урын өстенә калгач кына минем анда кайтып китүемне үтенде. Яшь чагымда мине интектергәне өчен елый-елый гафу сорады ул. Имеш, заманында аның да каенанасы шундый усал булган, ул миннән шуның үчен алган булып чыкты.

Минем һәм вакытсыз гомере өзелгән сабыемның ни гаебе булгандыр, аңламыйм.
Фәткыя апа, бераз тынычлангач, тиз генә чәй табыны хәстәрләп куйды. Мин дә бу юлы, кайтырга кирәк, дип ашыкмадым. 

– Бүгенге яшьләргә карыйм да сокланам. Алар батыр, тәвәккәл хәзер, үз бәхетләре өчен көрәшә беләләр, үзләрен һәм балаларын якларга сәләтле алар, – ди ул.

– Үземне дә еш ачуланам, йомшак­лыгым, күндәм булуым аркасында баламны яклап, саклап кала алмадым. Шуның өчен миңа рәнҗеп, үпкәләп киткәндер инде, балакаем. Шул чакта һич югы батырлыгымны җыеп, каената һәм каенанама каршы төшеп, җылы урынга күчереп яткырган булсам да, салкын тимәс иде балама. Замананың үзгәрүе, килен һәм каенаналар проблемасының зур һәм төрле булуын сөйләшеп утыр­ган арада, радиодан да шуңа охшаш көй яңгырый башлады.

Син генә түгел бу хәлдә, 
Килде шундый замана,
Телләреңне тыя бел дә, 
Бие әйдә, каенана....

– Әйе шул, хәзер, киресенчә, киленнәр каенаналарын күбрәк биетә, – дип, икебез берьюлы әйтеп куйдык.

Индира  СӘЙФУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: