Шәһри Казан

Балан

– И, урманда җиләк уңган икән, Гүзәлия күршеләр барып әллә ничә чиләк җыеп алып кайтканнар. Миңа әйтүче юк. Шунда әйдә дисәләр дә булыр иде бит инде. Аларныкын ашап йөрмәс идем әле. Утыртып алып барган өчен акчасын да бирер идем. Гамбәрияләр дә җыеп төшкән. Кайткач кына килеп мактандылар. Миңа әйтүче юк. Укалары коелыр иде инде, бер карчыкны утыртып алып барудан. Үзенә генә булсын инде хәзерге кешенең.

Зарлана гына инде шулай Гыйльмениса карчык. Сиптерә генә. Минем җиләккә йөргән юк, шулай да аны тыңлагач, кыен булып китә. Фәлән еллар элек күргән җиләклекләр искә төшә, анда Гыйльмениса карчыкны ияртеп алып бара алмавым өчен үкенеп куям. Менә Гүзәлия күршеләре яңарак кына барган, Гамбәрияләр дә. Соң, утыртып алып барсалар була бит инде... Шулай дим дә тагын башкасы искә төшә. Сиксәнгә җитеп килгән карчык бит инде бу. Ни йөрәгең җитеп, аны урманга алып чыгып китәсең. Көне дә эссе. Чирләп-нитеп китсә, нәрсә эшләрсең? Ничек кенә булмасын, җәйге челләдә сиксәнгә җиткән карчыкны урманга ияртеп алып бару артык мәшәкать булып тоела.

Икенче кайтуда тагын зарлана бу:
– И, балан уңган икән урманда. Гүзәлияләр дә җыеп кайткан әллә ничә капчык. Гамбәрияләр дә барган. Миңа әйдә диюче юк. Кайда икәнен дә әйтмиләр. Җәяү барып җыяр идем, билләһи.
Карчык кызганыч булып китә.
– Әйдә барабыз.
– Кая?
– Баланга.

Карчык елгыр гына җыена. Әллә ничә капчык алып килә. Урманга китәбез. Ну, урман яхшы инде. Гыйльмениса карчык яшь чакларын исенә төшерә:
– Рәтем бар чакта кешегә ялынып тормый идем. Үтмәс балта белән утынын да шушында әзерләдем, печәнен дә чаптым, – ди. – Ул җиләк-җимешен әйткән дә юк инде, кайнатмасы да, компоты да өзелгәне булмады. Үзем бик яратмасам да, гөмбәсен дә җыйдым. Туктале, баланның оясы элек менә монда иде аның, шул якка борыл әле...
Карчык белә инде чынлап та. Баланның оясы шушында. Адәм аягы тиеп тә карамаган әлегә. Кып-кызыл булып, күзнең явын алып утыралар.

Реклама

Карчык мизгел эчендә яшәреп китә. Җыя бу, оста итеп җыя. Күп тә үтми капчыгын тутырып та куя. Үзе һаман тегеләрне сөйли:
– И, күремсез инде халык хәзер, үзенә генә булсын бөтен кешенең дә. Утыртып алып бару түгел, кайдан җыйганнарын да әйтмәделәр бит...
Шулай бер зарланып, бер дәртләнеп, үзебез белән алып килгән бөтен капчыкларны да тутырып бетерәбез. Гыйльмениса карчык алан- йолан каранып ала да, кулай нәрсә тапмагач, бишмәтен җәеп сала. Аны да балан белән тутырабыз.

– Җитәр инде, күп булды бит инде, артыгы нәрсәгә кирәк аның, – дим.
– Әйбәт әйбернең артыгы булмый аның, – дип кеткелди Гыйльмениса карчык. – Сал әле син дә бишмәтеңне...
Шул рәвешле машинаның бөтен җирен балан белән тутырып, карчыкның капка төбенә кайтып туктыйбыз. Бу тиз генә төшә дә капка ачарга тотына. Мин капчыкларны бушатам. Ул арада авылдагы корткаларны караучы яшь кенә ханым килеп җитә:
– О, Гыйльмениса апа, бигрәк күп җыйгансыз бит! – ди бу, соклануын яшермичә. – Кайдан җыйдыгыз шул кадәр?

Гыйльмениса карчыкның менә бу сүзен үзеңә ишетергә кирәк. Анда бераз тәкәбберлек тә, күремсезлек тә, очыну да, кыскасы, үзе яратмаган сыйфатларның барысы да чагылып китә:
– Кайдан булсын! Урманнан инде. Баланны тагын кайдан җыялар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: