Каен кайгы-хәсрәт китерә диләр. Аны өй тирәсенә утыртырга да кушмыйлар. Әле аны татарлар зират агачы дип тә атый, зиратка утыртыла торган агач ул каен. Менә шулайрак.
Баланы бишеккә салуның да үз кагыйдәләре, тәртипләре бар. Алар хакында да языйк инде. Бу эшне күбрәк әби кешегә тапшырганнар. Кайбер якларда баланы бишеккә салу тулы бер ритуал кебек. Әби баланы кулына алып, бишеккә дөрес түгел итеп сала башлый. Дөрес түгел итеп дигәч, аңламый торасыздыр инде. Кыйблага каратып салмакчы була ул аны. Белгәнебезчә, мөселманнарда кыйблага каратып мәетне генә яткыралар. Тере кеше кыйблага карап ятарга тиеш түгел.
Шулай итеп, әби кеше баланы бишеккә дөрес түгел итеп сала башлый. Һәм кычкырып сорый: “Дөрес саламмы?” Аңа берәү җавап бирә: “Анда салма, монда сал! Анда салма, монда сал!” Шулай өч тапкыр кабатларга кирәк. Әби бу сүзләрне тыңлап баланы әле бу якка, әле икенче якка салып-салып карый. Ахыр чиктә дөрес итеп, догаларын укып, кыйблага арты белән салып куя.
Бу, беләсезме, нәрсә өчен эшләнә? Җен-зәхмәтнең башын бутау, адаштыру, саташтыру өчен. Җен карап, карап тора да инде бу хәлгә, башы әйләнә башлый, хәле китә, эш пешми икән монда дип, китеп бара, имеш.
Миңа бу турыда кайчандыр үземнең туган ягым Саба районында сөйләгәннәр иде. Сүлә дигән кечкенә генә бер авылда яшәүче Миннебикә апа Зарипова иде ул. Бүген инде арабызда юктыр, аны искә алуыбыз дога булып ирешсен, рухы шат булып ятсын иде.
Комментарийлар