16+

Баланы кайсы клубка бирергә?

Яңа уку елы башланды, берничә атна элек әти-әниләр балаларын мәктәпкә җыендыру мәшәкате белән йөргән булсалар, хәзер инде башлары икенче нәрсә белән каткан: кайсы түгәрәккә яздырырга, нинди спорт секциясен сайларга, баланы шунда йөртү өчен вакытын ничек табарга?..

Баланы кайсы клубка бирергә?

Яңа уку елы башланды, берничә атна элек әти-әниләр балаларын мәктәпкә җыендыру мәшәкате белән йөргән булсалар, хәзер инде башлары икенче нәрсә белән каткан: кайсы түгәрәккә яздырырга, нинди спорт секциясен сайларга, баланы шунда йөртү өчен вакытын ничек табарга?..

Вакыт дигәннән, күп кенә ата-аналар күрше йортта гына яшүсмерләр клубы эшләп килүе турында бөтенләй белмичә, балаларын әллә ничә тукталыш ераклыктагы спорт секцияләренә йөртә. Әлеге уңайдан, мәктәптә укулар башлануга туры китереп, «Подросток» муниципаль бюджет учреждениесенә караган үсмерләр һәм яшьләр клублары ачык ишекләр көне уздыра.

Әлеге клубларының эшчәнлеге турында исә без учреждениенең мәгълүмати-аналитика бүлеге җитәкчесе Юлия Мищенко белән сөйләштек.

– Быел безнең «Подросток» клубы утыз еллыгын билгеләп үтә. Күпләрнең күңелендә ул иске, ташландык хәлдәге, соры диварлы булып истә калгандыр. Бүген без бөтенләй башка шартларда эшлибез. Капиталь ремонт программасы кысаларында һәр елны берничә үсмерләр-яшүсмерләр клубына ремонт ясала, алар эчке бизәлеше белән бер-берләрен кабатламыйлар, һәрберсенең үз стиле бар. Яңа заманча җиһазлар алына. Эшләү алымнары да үзгәрә, клублар теге яки бу түгәрәкләр белән генә чикләмичә, аралашу, яңа проектларны гамәлгә ашыру мәйданчыгы да булып тора, – дип сөйли безгә Юлия Мищенко.

– Сезнең берләшмә ничә клубны берләштерә һәм алар кайларда урнашкан?
– Барысы 58 клуб, һәр районда алар берничә. Клубларда җәмгысе 350 төрле юнәлештәге түгәрәк һәм секцияләр эшләп килә. Яңа микрорайоннарга да үтеп керәбез. Бер ел элек «Залесный Сити» тоарк комплексында «Витамин» дигән яшүсмерләр клубы ачтык. Быел тагын биш-унлап клуб ачылыр дип көтелә. Тиздән «Салават күпере» микрорайонында «Импульс» дигән клуб ачарга җыенабыз. Ул Айрат Арсланов урамы, 11 нче йорт адресы буенча урнашачак. Балалар клубта биюгә, шахматка, көрәшергә өйрәнәчәк, робототехника, 3D-модельләштерү юнәлешләре дә булачак. Анда күп кенә дәресләр бушка.

– Түгәрәкләрнең ничә проценты бушка һәм түләүсез йөрү мөмкинлеге кемгә бирелә?
– Җиде яшькә кадәрге балалар өчен бөтен дәресләр түләүле. Ата-аналарның сораулары буенча, кечкенә яшьтәге балаларны да кабул итәбез. Хәзер сабыйларны кечкенәдән үк укырга өйрәтәләр, биюгә йөртәләр. Мәктәп яшендәгеләр өчен дәресләрнең яртысыннан артыгы түләүсез. Безнең төп бурыч – мәктәп укучыларының ялын файдалы уздыру. Һәркем үзенең күңеленә ошаган шөгыльне сайлый: бездә вокал, хореография, журналистика, интеллектуаль һәм өстәл уеннары, татар, инглиз телләре, рәсем ясау, спорт секцияләре, кроссфит, флористика, дизайн, блогерлар мәктәбе, курчак театры, бәйләү-чигү дәресләре, балалар автомәктәбе, театраль студияләр һәм башка бик күп түгәрәкләр эшли. 3D-модельләштерү, робототехника кебек юнәлешләр материаллар, җиһаз сатып алуны таләп итә, чакырылган белгечләргә түләргә кирәк була, шуңа да әлеге секцияләрнең түләүлесе дә бар. Бәяләре шәһәрдәге уртача бәядән 50 процентка ким. Ата-аналар безгә үз тәкъдимнәре белән дә килә. «Салават күпере» микрорайонында яшәүче әниләр бездән үзләре өчен дә ниндидер юнәлеш булдыруны сорадылар. Без аны «әни+бала» форматындагы фитнес итеп күзаллыйбыз. Тәрбиягә авыр бирелүче балалар белән дә актив эшлибез. Алар өчен яшәү урыны буенча клубларда дәресләрнең барысы да бушка. Тренерлар, укытучылар, яшьтәшләре үрнәге белән аларны үз арабызга кертергә тырышабыз, төрле шөгыльләр белән кызыксындырабыз. Тәҗрибәдән күренгәнчә, әлеге үсмерләр клубларда кала, дәресләрне калдырмый йөриләр, тәртипләре үзгәрә. Гомумән, без түгәрәкләр белән генә чикләнмибез, балалар өчен төрле кызыклы чаралар, фестивальләр оештырабыз. Бию, вокал дәресләренә йөрүчеләр шәһәркүләм чараларда да актив катнаша. Бик күңелле яшибез.

– Сезнең клубларга яшәү урыны буенча гына кабул итәләрме?
– Бездә андый бәйлелек юк, кемгә кайда уңайлы, шунда йөри.

– Күпләр күршедә генә яшүсмерләр клубы эшләп килүен дә белми, клублар эшчәнлеге турында мәгълүматны кайдан табарга була?
– Төрле шәһәр мәйданчыкларында чаралар үткәрәбез. Яңартылган podrostokkzn.ru дигән сайтыбыз эшләп килә, социаль челтәрләрдә дә бар без. Ачык ишекләр көнен башлап җибәрдек. Ел дәвамында кайнар линия дә эшли: 8 800 707-95-47. Ата-аналардан шалтыратуларны күп кабул итәбез. Клубка баласын алып килгән ата-аналар белән килешү төзеп эшлибез. Җәйге каникулларда да эшләүдән туктаганыбыз юк. Бөтен балаларның да лагерьга бару яки авылга әби-бабайлары янына кайтып тору мөмкинлеге юк, шуңа да җәй буе балалар өчен төрле кызыклы чаралар үткәрдек. Дәресләр күбрәк табигатьтә, паркларда булды, кызыклы шәхесләр белән очрашулар, мастер-класслар, экскурсияләр үткәрдек. Безгә килгән кеше үзенең күңеленә ошаган шөгыльне һичшиксез табачак.

Үсмерләр һәм яшьләр клубларының адресы, телефон номеры һәм эш юнәлеше турындагы мәгълүмат монда.

Фотолар: vk.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading