16+

Баланы телефонга бәйлелектән ничек коткарырга?

Татарстан Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиллек быел беренче тапкыр психологик ярдәм дә күрсәтә башлады.

Баланы телефонга бәйлелектән ничек коткарырга?

Татарстан Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиллек быел беренче тапкыр психологик ярдәм дә күрсәтә башлады.

Вәкиллек гадәттә балаларга кагылышлы хокукый, юридик мәсьәләләрне чишү белән шөгыльләнә. Әти-әниләр, әби-бабайлар психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, махсус психологик ярдәм күрсәтү көннәре оештырыла башлады.

Быел ул икенче тапкыр узды. Беренчесе җәй башында оештырылган иде. Анысында 12 кеше мөрәҗәгать иткән булса, бу юлы психологларга язылучылар 24кә җиткән. Эш системалы төстә бара.

– Мондый чараларны ай саен да уздыру мөмкинлегебез бар. Әти-әниләр, әби-бабайлар гадәттә балаларны үз тәҗрибәләреннән чыгып тәрбияли. Беребез дә профессиональ тәрбияче, психолог түгел. Шуңа да балалар белән аралашканда төрле каршылыклар, аңлашылмаучанлыклар туганда ниш­ләргә белмибез. Мондый вакытта психо­логларга ярдәм сорап барудан курык­маска кирәк, – ди Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина.

Ата-аналарның күбесен балаларның компьютерга бәйлелеге борчый икән. Башлангыч сыйныфта укучы бер бала, гаджетлардан аерыла алмыйча, дәресләрен дә калдыра башлаган. Бүген бу – җитди проблема. Гаиләдә килеп чыккан аңлашылмаучанлыклар да балага тәэсир итә.  

Әти-әнисе аерылышу аркасында психологик ярдәмгә мохтаҗ балалалар бар. Гаилә мөнәсәбәтләрен җайлауда балаларның тырышулары да сөендерә. Психологик ярдәм күрсәтү көнендә белгечләргә язылучылар арасында балигъ булмаган бер бала да булган.

 

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading