Шәһри Казан

Баллы кукуруз лачаулары

90 гр кукуруз лачаулары (хлопья), ярты стакан әстерхан чикләвеге, куертылган сөт (коңгырт төстәгесен), 1 аш кашыгы шикәр пудрасы кирәк булачак.

Реклама

Әстерхан чикләвеген вак итеп турыйбыз. Савытка кукуруз лачауларын, чикләвек һәм куертылган сөтне салабыз да акрын гына болгатабыз. Кукуруз лачаулары бик ватылып бетмәсен. Массаны конус формадагы болкалга тутырабыз да өч сәгатькә суыткычка куябыз. Аннары десертны бокалдан сак кына алып, тәлинкәгә куябыз. Өстенә шикәр пудрасы сибәбез. 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: