16+

 Балтач авылында “кыямәт көне” күзәтелде

 Татарстандагы авылларда “Үлемсез полк” акциясе 9 Май-Җиңү көне алдыннанрак үткәрелде. Юлда авыл аша узып китүчеләр арасында “әллә мәет каршына чыктык инде” дип, шик-шөбһәгә калучылар да булган, хәтта.

 Балтач авылында “кыямәт көне” күзәтелде

 Татарстандагы авылларда “Үлемсез полк” акциясе 9 Май-Җиңү көне алдыннанрак үткәрелде. Юлда авыл аша узып китүчеләр арасында “әллә мәет каршына чыктык инде” дип, шик-шөбһәгә калучылар да булган, хәтта.

Кыямәт көнендә барча мәрхүмнәр кабаттан терелеп, җир өстенә чыгар, ди. Балык Бистәсе районының Балтач авылындагы “Үлемсез полк” йөреше кыямәт көне мисалы кебек тоелып куйды миңа. 
Бөек Ватан сугышына 279 авылдашыбыз киткән, шуларның 147се яу кырында һәлак булган.  Илебез азатлыгын саклап калган сугышчыларга, тыл хезмәтчәннәренә мәңгелек дан!- диде тантаналы митингта Балтач җирле үзидарәсе рәисе Харис Гатиятов.

Өлкәннәр, укучы балалалар, хәтта ки, сабыйлар фронтовикларның фоторәсемнәрен күтәреп барды. Балтач авылында бүген 98 яшьлек бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Госман ага Мөбәраков кына исән. Бакыйлыкка күчкән фронтовикларның рухлары, фоторәсемнәрдә генә булса да, туган авылларының урамнарыннан кабат узганга шатланганнардыр, мөгаен.

— Балаларда ватанпәрварлек тәрбияләүгә нык әһәмият бирәбез. Укучылар митингта куелачак тематик концертка җаваплылык хисендә әзерләнде,- диде Балтач мәктәбе директоры Нияз Гарипов.

Балтач авылының 91 яшьлек өлкәне Габделхәй ага Сөниев:”Дөньялар тыныч булсын, сугыш афәтләрен кичерергә язмасын иде”,-дип, дога кылды. 
Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X