16+

Балыкларның кешеләрдән үч ала торган вакыты җитте: балык каптырам дип, үзең капмас өчен КИҢӘШЛӘР

Татарстанда бу көннәрдә генә сулыкларда боз кату күзәтелми. Ләкин озакламый балыкчылар боз өслегенә дәррәү керә башлаячак.

Балыкларның кешеләрдән үч ала торган вакыты җитте:  балык каптырам дип, үзең капмас өчен  КИҢӘШЛӘР

Татарстанда бу көннәрдә генә сулыкларда боз кату күзәтелми. Ләкин озакламый балыкчылар боз өслегенә дәррәү керә башлаячак.

Министрлар Кабинетында узган брифингта МЧС хезмәткәрләре сулыклардагы юка бозга якын да бармаска киңәш итте. Оренбург өлкәсенең Ясненск шәһәре янындагы Кумакский сусаклагычында шушы көннәрдә юка боз өстенә балык тотарга кергән дүрт ир-ат батып үлде инде.

– Башта балыкчының берсе баткан. Өч иптәше аңа ярдәмгә ташланган, тик юка боз авырлыкны күтәреп тора алмаган, дүртесе дә батып үлгән, – диде республиканың кече күләмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов. – Хәзер елгалардагы суның температурасы +3 градусны гына тәшкил итә. Кеше ярдәм килгәнне көтеп өлгерә алмаячак, батып үләчәк. Түбән Кама ГЭСы сусаклагычы бозына катгый рәвештә керергә ярамый, чөнки аның бозы ныгымый. Казанда Киров һәм Ленин дамбалары күперләре астында, әлеге дамбалар тирәсендә, шулай ук Миллениум күпере астында боз өстенә керергә ярамый – Казансу елгасы тарайган урында боз юка була.
Республикада сулыкларны тәүлек дәвамында  күзәтүче кизү-дежур төркемнәр эшчәнлеген башлаган. Пунктлар Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Чистай, Алексеевск җирлекләрендә урнашкан.

– Таныш булмаган урыннарда боз өстенә берьялгызың кереп китәргә ярамый. Юка боз өслегенә керү– үз ихтыярыңда үлемгә атлауга тиң. Республикадагы барлык елгаларга һәм күлләргә сакчы-коткаручылар куеп булмый. Кешеләрнең җавап­лылыгы һәм сак булуы сорала. Штрафлар салып та туктатып булмый. Балык тотарга ашкынып юка боз өстенә кергән яки сулык­ларда саксызлык күрсәткән кеше үзенә-­үзе җәза бирә. Бу җәза кайчак үлем җәзасы да була шул, – дип кисәтте Татарстан буенча  МЧС башлыгы урынбасары Илһам Насыйбуллин.

Татарстанда быел сулыкларда 65 кеше батып үлгән, 44 кеше коткарылган. Узган ел су 94 кешене корбан иткән. Көзге чорда сулыкларда 16 фаҗигале очрак теркәлгән: 13 кеше батып үлгән (шуларның берсе – кечкенә бала), 4 кеше коткарылган. Әлеге 13 кешенең дүртесе, балык тотканда көймәдән егылып төшеп, су астына киткән.
Юрий Венедиктов ата-аналарны үз балаларына игътибарлы булырга чакырды. Балаларның сулыклар янында уйнавына ирек бирмәскә кирәк.
– Боз астына китү генә түгел, салкын суга егылып төшү дә үлемгә сәбәп булып тора. Чаллы шәһәренең ЗЯБ бистәсендә 2 ноябрьдә алты яшьлек сабый суга батып үлде инде, – диде ул.

– Татарстан Президенты һәм республика Хөкүмәте ярдәмендә МЧСның техник базасы яңартыла, яңа җиһазлар сатып алына. Ләкин көзге һәм язгы боз өстенә кермәвең хәерле, – дип чыгышларны тәмамлады Илһам Насыйбуллин.


МЧС киңәше

– Калынлыгы 7 сантиметрдан арткач кына боз кешене күтәреп тора ала.

– Агачлар, камышлар очлары судан чыгып торган урыннарда, чишмәләр тирәсендә боз өслеге нык түгел.

– Балыкка барганда үзегез белән телефон, фонарь алырга онытмагыз.

Коткару хезмәте телефоны: 112.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading