16+

Банк мәктәбе Президент Академиясенә әйләнгән: гаризалар 31нче августка кадәр кабул ителә

Казанның элеккеге Банк мәктәбе (көллияте) хәзер Россия Федерациясе Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия академиясенә (РАНХиГС) кушылды. Бу абитуриентларга Казанда укып Мәскәү дипломы алырга зур мөмкинлек тудырды.

Банк мәктәбе Президент Академиясенә әйләнгән: гаризалар 31нче августка кадәр кабул ителә

Казанның элеккеге Банк мәктәбе (көллияте) хәзер Россия Федерациясе Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия академиясенә (РАНХиГС) кушылды. Бу абитуриентларга Казанда укып Мәскәү дипломы алырга зур мөмкинлек тудырды.

Акча, дебет, кредит, бухгалтерлык хисабы, инфляция дигән сүзләрне ишеткәч, күңелеңне аңлатып булмаслык бер ләззәтле хис биләп ала икән, димәк, банк тармагы нәкъ менә синең урын. Шуңа да документларыңны туп-туры Президент каршында эшләп килүче шушы академиягә юллый аласың. Биредә укучыларны IX һәм XI сыйныф белеме белән алалар. Укырга кергәндә, БДИ балларына карамаячаклар. Төп игътибар аттестаттагы билгеләргә булачак.
– Милли Банк үзенә университет ачты, хәзер хезмәткәрләренә шунда белем бирә. Шуңа да Россия буйлап Банк мәктәпләре ябылды. Безне кемгә тапшырырга дип озак уйладылар. Ябып кына куйсалар, озак еллар тупланган белем бирү базабыз, бай тарихыбыз, көчле укытучылар составы әрәм була бит. Шуңа РАНХиГС белән берләштерделәр. Минемчә, әлеге кушылу безгә тагын да зуррак үсешкә илтә торган мөмкинлекләр ачты, – ди Казан филиалы директоры Наилә Әскәрова.
Быелдан уку йорты «Банк эше» белән «Икътисад һәм бухгалтерлык хисабы» (отрасль буенча) юнәлешләре буенча белем бирә. «Банк эше» белгечлегенә 150 студент кабул итәчәкләр. Быел әлеге юнәлештә беренче тапкыр 15 бюджет урыны да каралган. Әлеге лаеклы урыннарга беренче чиратта «биш­ле»гә укучылар, ятим һәм мөмкинлекләре чикле балалар дәгъва кыла ала.
«Икътисад һәм бухгалтерлык хисабы» юнәлеше буенча 200 кешегә урын бирелгән. Биредә уку бары тик түләүле генә булачак.

– Әгәр дә студентлар саны кирәгеннән артык булса, без өстәмә урыннар булдыра алабыз. Ләкин сан артыннан кумас­ка тырышабыз. Иң мөһиме: сыйфат, – ди Наилә Әскәрова.
Академиянең Казан фи­лиа­лында әлегә урта белем генә бирәләр. Филиалны тәмамлап югары белем аласы килгәннәр Мәскәү, Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләрдә урнашкан филиалларда укуларын дәвам итә ала. Моның өчен студентларга 20-80 процент ташлама да каралган әле.
– КХТИның Югары икътисад мәктәбе, Кооператив институт, КФУның финанс институты белән килешүебез бар. Әлеге уку йортларына кергән очракта, студентларыбыз югары белемне кыскартылган программа буенча биш ел урынына өч ел укыячак. Ташлама үз белгечлегең буенча укырга кергән вакытта ясала, әлбәттә. Шулай ук Россия буенча таралган 60ка якын филиалларыбызның берсенә бюджет урыннарына укырга керү мөмкинлеге бар, – ди Наилә Әскәрова.
Директор әйтүенчә, уку йортын тәмамлаган бер генә студент та эшсез калмый.
– Барысы да эшкә урнашып бара. Безнең уку йортын тәмамлаган студентлар­ны банклар рәхәтләнеп эш­кә ала. Чөнки алар инде эш җаен укыган вакытта ук өйрәнә, банкларда практика уза. Укуларын дәвам итәсе килгәннәр дә күп. Әйтик, быелгы чыгарылыш студентла­ры төп укуларыннан тыш өстәмә белем дә алды. Диплом белән без аларга башка һөнәр үз­ләштерүләре турында белешмә дә бирәбез, – ди Наилә Әскәрова.

Абитуриентлар өчен генә түгел, инде төп белемнәре булган, ләкин һөнәреннән канәгать булмаган кешеләр өчен дә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия академиясе укырга керергә мөмкинлек бирә. Моның өчен аларда кадр­лар әзерләү буенча махсус программалар эшли. Белемнәрен үстерәсе килгәннәр гадәттә интернет аша белем ала, уку йортына килеп консультацияләр уза. Соңыннан имтихан бирә йә диплом яза.
– Без Мәскәү тәҗрибәсе буенча эшләячәкбез. Алар сәясәтчеләр һәм бизнес вә­килләре белән тыгыз элемтәдә тора. Безнең ­Татарстанның Бизнес академиясе ­буларак та таныласыбыз килә. Шуңа күрә дә уку йортыбызда эшмә­кәрләр өчен мәктәп булдырырга ­ниятлибез. Биредә сту­дентлардан алып, инде үз эшен башлап җи­бәр­гән эшмәкәрләргә кадәр белем алачак, – ди Казан филиа­лы директоры.

Читтән килеп укучылар өчен академиянең Кол Гали урамында 88 урынга исәпләнгән тулай торагы бар.

РАНХиГС гаризаларны 31 августка кадәр кабул итә.
Белем алу бәясе елына – 59 500 сум

Алисә САБИРОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X