Блогер-укытучы Альмира Ибраһимова белән гәп куертып алдык әле
Көләч йөзле, мөлаем ханымның саф татарча: “Йә, дуслар, ничек хәлләрегез?” – дип эндәшә ул. Эндәшә дә, күңелләрне эретеп җибәрә. Балаларга татар теле, әдәбияты фәннәрен укыта ул.
Кем өчендер “Хыялый блогер” буларак яхшырак та таныштыр ул. Блогындагы рецептлар буенча язылучылары ашарга пешерә, Альмира ханым социаль челтәрдәге дусларына хәтта шигырьләр дә язып бирә.
“Җәннәт булып тоелды”
– Кама Тамагы районының Бәби авылында дөньяга килдем, – ди Альмира ханым. – 5нче сыйныфны тәмамлаганчы шул авылның хәтфә үләнендә аунап, тәмле чишмә суын эчеп, салкын кыш көннәрендә үзебезнең капка төбендә хасил булган биек таудан чана, чаңгы шуып, яз көннәрендә тау башына менеп ташу ерып, җылы җәй көннәрендә кичләрен рәхәтләнеп сыер саклап үскән кыз бала мин.
Авылда мәктәп булмаганлыктан, 1нче сыйныфтан ук, 4 чакрым ераклыкта булган күрше Олы Кариле авылына йөреп укыдык. Ике авыл арасы бик ерак булмаса да, яз, кыш көннәрендә юллар киселеп торганга, интернатта торып укырга туры килде. Авылыбыз кечкенә булгангадырмы, 5нче сыйныфны тәмамлагач, көз ягында, әниләр Казанга күченеп китәргә булды. Менә шуннан соң, без, авыл балалары өчен бөтенләй икенче тормыш башланып китте. Әти белән әни безне яңа уку елы башланганчы диеп мәктәпкә урнаштыру ягын кайгырта башлады. Залесныйда да мәктәп бар, тик рус мәктәбе. Чиста татар авылыннан булганга күрә, безне рус мәктәбенә бер класс түбән алабыз, диделәр. Кемнең бер класс түбән укыйсы килсен инде. Менә шуңа күрә, без Казандагы бердәнбер татар мәктәбе булган 10нчы интернат-мәктәпкә урнаштык. Әлеге уку йорты җәннәт булып тоелды да инде. Интернат белән мәктәпне бер олы коридор тоташтырып тора. Нинди генә кар, яңгыр яуса да куркыныч түгел иде инде безгә. Атна ахырында кайтыр урыны булганнар (анда ятим балалар күп иде) барыбыз да өйләргә таралышабыз. Ул шундый бер үзенә күрә рәхәт мизгел иде. Әти белән әни Казанга 1985 елның ноябрь аенда гына бөтенләйгә күченеп килә алды. Шуңа күрә без кайвакыт туганнарга бара идек, яки, сирәк кенә булса да интернатта кунып кала идек.
Эх, яшь чаклар...
Әлеге вакыйгаларны искә алганда Альмира апа балачагына кайтып килгәндәй булды. Иң самими булган хатирәләрен, күңелле уеннары, уку еллары, шуклыклары күз алдына килде сыман.
– Иртән сәгать 6.30ларда быргы тавышына уянабыз. Торып юынабыз, урыннарны җыябыз, зарядкага чыгабыз, карават тузанын сөртәбез һәм ашханәгә ашарга төшәбез. Анда ашыга-ашыга чапканнар бүгенгедәй күз алдында, әйтерсең безнекен кемдер алып ашый. Ашагач, палатага менеп үзебезне тәртипкә китерәбез дә, мәктәпкә кереп китәбез. Анда да болай гына түгел, дежур сыйныф укучылары аша үтәсе бар иде әле. Пионерларны галстуксыз, комсомолларны значоксыз мәктәпкә кертмиләр иде. Вәт тәртип булган ичмасам ул вакытта. Тагы да кызыгы бар кеше дә ятып беткәч башлана иде аның. Башта егетләр һәм кызлар арасыннан берәр дежурный билгеләнә иде, менә аларга иң кыены туры килгәндер дә инде, төнгә хәтле бер яктан икенче якка записка ташып кара әле син. Эх яшь чаклар...
“Кеше сокланырлык булсын”
Альмира апа мәктәп тәмамлаган 1990 елгы чыгарылыш 10нчы интернат-мәктәпнең соңгы чыгарылышы булган. Аннан мәктәп-интернатны япканнар икән.
– Хәзерге вакытта башка исем белән эшләп килсә дә, безнең күңелләрдә барыбер 10нчы интернат-мәктәп дип уелып язып куелган инде ул. Мәктәбемә, анда белем биреп дөрес тәрбиягә өйрәткән укытучы һәм тәрбияче апаларыма рәхмәтем чиксез. Аллаһның мең рәхмәте яусын аларга.
Мәктәп еллары артта калды. Ә алда билгесезлек. Кая барырга, нинди һөнәр сайларга? Тәрбиячеләрне әзерләү буенча училищены тәмамладым. 18 яшемдә балалар бакчасына эшкә урнаштым, ул вакытта ничек ышанып балаларын тапшырганнардыр, хәзер үзем дә шаккатам. Бер ел эшләгәннән соң, алдагы хезмәткәр декрет ялыннан чыгу сәбәпле миңа аннан китәргә туры килде.
Берәр айлап өйдә утырганнан соң иптәш кызым поликлиникага идән юарга чакырды, бик риза булып шунда киттем. Хәзер 18 яшьлек кызларга идән юдырып кара син. Безнең өчен эшнең ояты юк иде, чөнки әни һәрвакыт: “Кызым, эшләгәндә кеше сокланырлык булсын, киенгәндә кеше көнләрлек булсын” – дип әйтә килде. Нинди дөрес сүзләр булган... Шулай итеп мин дүрт-биш ай идән юдым, чисталыкны сакладым.
“Ике атнадан эшкә кил”
1993 елның октябрь ае, уку елы башланган, мәктәптә укучылар шау-гөр килә. Яшь кыз куркып кына директор бүлмәсенә уза. Бүлмә ишеген ачып җибәрүгә ни күзе белән күрсен, каршысында кайчандыр физкультура укыткан Нәфис Әсхәтович басып тора.
– Ул мине үз баласы кебек колач җәеп каршы алды. Минем продленкада эшләргә кеше кирәкмиме дигән соравыма ул: “Нинди продленка? Миңа татар теле укытучысы кирәк. Мин сине татар теле укытучысы буларак кабул итәм, ике атнадан эшкә кил” – дип, зур ышаныч белән аркамнан сөеп, бүлмәсеннән озатып калды. Шул вакытта кичергән уй-кичерешләрне хәзер дә тыныч күңел белән искә ала алмыйм, күзләремә яшьләр тыгыла. Чөнки гади генә авыл кызына шундый һөнәр тәкъдим итүләренә ышану авыр иде. 1993 елның 23 октябрендә мин мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башладым. Миңа бит әле ул вакытта нибары 19 яшь иде. Ике ел мәктәптә эшләгәннән соң, очрашып йөргән егетем Рифат миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Тормыш иптәшем авылныкы булганлыктан, кияүгә чыгып эшемне ташларга туры килер инде дигән уй белән янәдән директор бүлмәсенә юл тоттым. Барысын да аңлатып биргәннән соң, директорыбыз: “Бар, кайтып булачак иреңә әйт, мин сине эштән җибәрмим” – дип борып чыгарды. Мин бу хәбәргә сөенергә дә, көенергә дә белмичә директор яныннан чыгып киттем. аңа барын да сөйләп бирдем. Ни гаҗәп, ул каршы килмәде, ярар, үзем Казанга күченеп килермен диде. Шулай итеп 1995 елның, 11 августында гөрләтеп туй ясадык һәм Залесныйда фатир арендалап яши башладык... Кызыбыз һәм улыбыз дөньяга килде. Соңрак үз көчебез белән өй салып чыктык.
“Әти, мин бит блогер”
Әти-әнисенең якын булулары бик зур терәк була Альмира апа гаиләсенә. Хәтта балаларын иртәдән уятып илтеп тә йөрисе булмый, әнисе үзе килеп кала.
– Ул елларны искә алам да, ничек шулай барына да өлгереп булган икән дип уйлап куям, – ди Альмира апа. – Ни дисәң дә суын ташырга, мичен ягарга, балаларны иртән җыеп садикка илтергә кирәк. Әле бит тукталышка да 15 минут барасы. Кайберәүләр, ник ирең кайда иде соң, дияр инде. Казанга килгәннән бирле төзелештә эшләде ул. Иртән 6да чыгып китә, кичке 7ләрдә кайтып керә. Әле соңрак кайткан вакытлары да күп була иде. 2021 елда социаль челтәрдә үз сәхифәмне ачтым. Әтиебезгә куркыныч диагноз куелды, ә аның белән бәйле истәлекләрне төшерәсем килә. “Кулыңа телефон тотып йөрмә әле”, – дигәндә, “Әти, мин бит блогер”, – дигәч, тынычлана үзе. Менә шулай блогер-укытучы булып киттем. Әмма 2023 елның 12 июле мәңгегә истә калыр, мөгаен. Безгә тиз арада өебездән китәргә кушылды. Чөнки берничә йорт Горький шоссесы төзелә торган урынга туры килә. Һәр кадагына чаклы таныш йортыбызны елый-елый калдырырга мәҗбүр булдык. Хәзер аның урынында кара җир. Узган саен елап китәм.
Шөкер, тиешле документларымны тиз өлгертә алар. “Салават күпере” микрорайонында өч бүлмәле фатир алалар. Хәзер ремонт эшләре бара икән.
– 2012 елда, 41 яшемдә Татар гуманитар-педагогия университетының татар теле һәм татар әдәбияты факультетын тәмамладым. Бүлектә иң олы студент идем, әмма кыенсынмыйм моннан. Бүген, программада татар теле сәгатьләре саны кимегәнгә күрә, өстәмә белем бирү педагогы булып эшлим. Блогерлык эшчәнлеген алып барам, саф татар телендә язылучыларым белән аралашам. Гел аралашып, комментарийларга, сорауларга һәрдаим җавап биреп киләм. Кеше меңләгән блогер арасыннан сине сайлап карый икән, бу бик сөендерә, – ди укытучы-блогер.
Альмира апаның шигырен сезгә дә тәкъдим итәбез.
Төшемме бу, әллә өнем микән?
Аңлый алмыйм әле үземне.
Кабат килеп өйгә карап торам
Мин тутырып ике күземне.
Минем беләнме бу, әллә юкмы?
Ләкин кайта алмыйм үткәнгә.
Рәхмәт әйтәм торган нигеземә
Зинһар, рәнҗеп калма, киткәнгә.
Тормыш сынауларын биргән чакта
Булмый икән, качып котылып.
Кем уйлаган шулай сынар диеп,
Бетәр диеп өең сүтелеп.
Хәерлегә булсын, шуны телик
Ни дисәң дә, артка юллар юк.
Без күрәсен кеше күрмәс инде
Күңел тыныч булсын, саулык нык!
Комментарийлар