“Укучыларым татар телен теләп һәм яратып өйрәнә. Алар арасында чит милләт вәкилләре дә, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез дә бар һәм алар күпчелекне тәшкил итә”, – ди онлайн татар теле мәктәбен булдырган Сиринә Әхтәмова.
Скопировать ссылку
“Укучыларым татар телен теләп һәм яратып өйрәнә. Алар арасында чит милләт вәкилләре дә, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез дә бар һәм алар күпчелекне тәшкил итә”, – ди онлайн татар теле мәктәбен булдырган Сиринә Әхтәмова.
Сиринә Казахстанның Шахтинск шәһәрендә туган. 6 яшь чагында гаиләләре Татарстанның Буа районындагы Каенлык авылына күчеп кайткан. Татарча бер сүз дә белми торган бала бер җәй эчендә телне өйрәнеп, татар мәктәбенә укырга кергән. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетында тарих укытучысы һөнәрен үзләштергән.
Телгә мәхәббәтне дәү әтисе белән дәү әнисе уяткан.
– Зур гаилә булып яшәдек. Безнең белән дәү әти белән дәү әни дә яшәде. Өйдә татарча гына сөйләштек, гаиләдә милли йолалар, гореф-гадәтләр сакланды. Үзем дә улым белән кызымны алар үрнәгендә тәрбияләргә тырышам, – ди ул.
Сиринә татар телен онлайн форматта 2011 елдан бирле укыта. Беренче укучысы Екатеринбургта яшәүче татар кызы була. Дәресләрне скайп аша алып бара. Җиде ел шул рәвешле эшләгәннән соң, 2019 елда онлайн мәктәбен ача. Телне өйрәнү курслары өч төрле: башлангыч, урта һәм югары баскычлы. Аларның һәрберсе икешәр айлык. Бер курсны тәмамлагач, икенчесенә күчәләр, ә аннары өченчесенә. Дәреснең дә өй эшен тапшыргач кына икенчесе ачыла. Бу эзлеклелек саклансын өчен кирәк, ди әңгәмәдәшем. Әгәр дә билгеле бер сәбәп белән дәрескә “керергә” вакытың яки мөмкинлегең юк икән, анда башка вакытта керә аласың.
Платформадагы алдан яздырылган дәресләрдән кала, атнага дүрт тапкыр 15-20 минутлык практик дәресләр дә бар, анда фәкать татар телендә генә аралашалар, алган белемнәрен сөйләмдә ныгыталар. Сиринәнең әйтүенчә, бу иң отышлы вариант. Артык та, ким дә түгел. Башка чит телләрне дә шул вакыт аралыгында өйрәнү практикасы бар икән. Дәрес озакка сузылса туйдырырга мөмкин, ә тәмен белеп алганда гына ул бетеп тә куя һәм шунда ук аларның икенче дәрескә күчү теләге туа. Программаны Сиринә үзе төзегән.
– Кайбер укучыларым аңларга һәм сөйләшергә генә өйрәнәсем килә, дип, грамматиканы кирәксенми. Ансыз җөмләләрне төзеп булмый, шуңа да артык катлауландырмыйча гына аны да биреп барабыз, – ди ул.
– Сиринә, телне өйрәнергә теләүчеләр күпме? Алар аны нинди максат белән өйрәнә?
– Укучыларымның күбесе – Татарстаннан читтә яшәүчеләр. Уртача яшьләре – 25-40. Иң өлкәненә 56 яшь, ул Новосибирск шәһәреннән. Магнитогорск, Мәскәү, Петербург, Екатеринбург, Иваново, Ульяновск, Иркутск шәһәрләреннән, Казахстан, Украина, Белоруссия, Италия, Германия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Франция, Канада, Америкадан да укучыларым бар. Беренче дәрестән башлап бүгенгәчә бер меңгә якын укучым булды. Татар телен өйрәнәсе килүләрен үзләрен татар итеп хис итү, тартынмыйча, оялмыйча сөйләшергә теләүләре белән аңлаталар. Бер укучым – Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татар кызы Казанда бизнес форумда катнашкан булган. Анда татарлар белән рус, инглиз, хәтта казах телендә аралаштым, ә үз туган телемдә сөйләшә алмадым, дип, моның өчен бик нык оялуын сөйләде. Рус милләтеннән булган бер укучым да истә калды. Ул Казанда яши, үз бизнесы бар. Партнерларым арасында татарлар күп, алар белән үз телләрендә сөйләшәсем килә, аннары мин бит Татарстанда яшим, икенче дәүләт телен белергә тиешмен дип, татарча өйрәнде. Рус кешесенә кияүгә чыккан башка милләт кызлары да татарча теләп өйрәнә. Петербургта яшәүче рус кызы да татар телен өйрәнде. Булачак ире татар икән һәм аның туганнары белән татарча сөйләшергә телим, диде. Хәзер ул кияүгә чыгып, Казанга кайткан булырга тиеш. Башка милләт вәкилләренең татар телен, матур тел булганга өйрәнәсем килә, диюләре дә күңелне сөендерә. Ә үзебезнең татар кешеләрендә телгә мәхәббәт гаиләдән килергә тиеш. Әти-әниләр балалары турында татар телен белми, өйрәнәсе килми, дип зарлана. Монда төп гаеп аларның үзләрендә. Балалар өчен “Шаян ТВ” телеканалы эшли, татар телендә кызыклы китаплар, мультфильмнар бар. Татар теленә хөрмәт шулардан башлана. Әти-әниләр үзләре дә өйдә татарча аралашса, тел саклана, бу телдә сөйләшү ихтыяҗы туа, – ди Сиринә.
Комментарийлар