Шәһри Казан

"Башкалар ике ай акчасыз утырганда, Аллага шөкер, ач булмадым..."

Дөнья инде элеккечә булмаячак! Бу сүзләрне көнгә бер генә түгел, берничә ишетә башладык инде. Моның шулай икәнен тукып тормасалар да башында аңы булган кеше яхшы аңлый. Элеккечә булмаячак...

Ашау-эчү, һава сулау, эшкә йөрү, концерт карау, мәчеткә сәдака кертү, диңгездә коену... Хәзер бар да башкача.

Дөньясы үзгәрү белән бергә һөнәрләре дә “яңара”. Хәзер укытучылар да, хәтта инде табиблар да дистанцион рәвештә генә эшли бит. Әле менә Россиядә фрилансерларга ихтыяҗ 1,7 тапкырга артып киткән, ди. Ихтыяҗ булгач, тәкъдиме дә була бит инде аның. Мондый ысул белән эшләүчеләр саны да 2,7 тапкырга үскән икән. Фрилансер дигәч тә әллә нинди һөнәр икән дип уйлый күрмәгез тагын. Бу читтән торып эшләү, штаттан тыш хезмәткәр дигәнне аңлата.

Фрилансерларның артуына, әлбәттә инде үзбикләнү режимы да тәэсир итми калмагандыр. Ни дисәң дә, эшсез утырган өчен акча түләмиләр! Фрилансер режимында ипи пешерүче яисә машина җыючы эшли алмый, билгеле. Ә менә иҗади яктан әз-мәз сәләтлеләр, рәхим итсен! Шуңа да күрәсең, дизайн, тәрҗемәче, текст җыючы һәм редакцияләүче, маркетинг өлкәсендә эшләүчеләргә тәкъдимнәр күп булган. Уеннар ясаучыларга гаризалар саны хәтта 373 процентка үскән! Моңа бәйләп, аларның хезмәте өчен түләү дә арткан. Уеннарның мобиль кушымтасын ясау, мисалга 18,3 мең сумнан алып – 24,2 мең сумга кадәр җиткән.

Татарстан хезмәт базарына килгәндә, фрилансерлар әлеге дә баягы иҗади өлкәдә таләп ителә. Мисал өчен текстиль дизайнерына эш бирүчеләр 60 мең сумга кадәр, сайт администраторларына 30 мең сумнан алып, өйрәтүче курслар сатучыларга 50 сумнан алып хезмәт хакы тәкъдим итәләр. Хисапчыларга да тәкъдимнәр табарга була. Хәтта архитекторларга да фрилансер булып эшләргә мөмкин икән.

Дөрес, мондый ысул белән эшләүчеләрнең артуы икътисадта да, пенсия фондында да эз калдырмый калмый. Яшьләр 35 яшькә кадәр гомумән дә пенсия хакында уйланмый, ди белгечләр. Ә читтән торып эшләүчеләрнең шактые шул компьютер чоры балалары, ләбаса. Бер көнне пенсияләр бетерелә дигән канун кабул итеп куйсалар да шаккатасы түгел. Фрилансер пенсия фондына акча күчереп азаплануы икеле бит.

Реклама

Яңа елдан алып фрилансер-дизайнер булып эшләүче Дамир Гыйльманов хәзер акчаны күбрәк эшли башладым, ди.
– Моңа кадәр шәхси заводта эшли идем. Әмма анда хезмәт хакым премияләр белән дә 50 мең сумнан артканы булмады. Яңа елдан тормышымны үзгәртергә булдым һәм фрилансер системасы буенча эшли башладым. Хәзер берничә проектны алып барам. Күпме акча алачагым үземнән тора. Әлбәттә моның өчен бераз сәләт, бик күп тырышлык сорала. Һәм, әлбәттә, клиентлар булып тору кирәк. Башкалар ике ай акчасыз утырганда, Аллага шөкер, ач булмадым. Интуиция дигән әйбер дә көчле миндә. Мин эшләгән элеккеге завод пандемия сәбәпле эштән туктап торды, ә аннан иртәрәк китүем үземә файдага гына булды, – ди Дамир.

Екатерина Самойлова копирайтер булып эшли, ягъни сайтлар өчен текстлар яза.

– Пандемия миңа кагылмады. Ничек өйдән эшләгән булсам, хәзер дә шулай ук эшләвемне дәвам итәм. Фрилансерның бер уңай ягы бар: син эшеңне кайчан телисең, кайда телисең – шунда башкара аласың. Иң мөһиме – заказларны вакытында тапшырырга кирәк. Әмма моның өчен тыныч, җайлы эш урыны булдыру мөһим, – ди Екатериана.

Менә шулай җәмәгать! Шушы өлкәдә мәгълүм бер биржа башкарма директоры Анатолий Орлов фикеренчә, мондый ысул белән эшләү пандемиядән соң да әле актуаль булып калачак! Дөньялар үзгәрә ди бит, дөньялар үзгәрә...

Лилия ЛОКМАНОВА.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: