Шәһри Казан

«Башмагым-jazz» премьерасы: байлыкка сатылган мәхәббәт

Башмакларга сатылган мәхәббәт яки мәхәббәт байлыктан өстенме? «Башмагым-jazz» спектаклен караганда шул сорауга җавап эзләп утырдым. Премьераны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тәкъдим итте. Комедиянең мюзикл жанрында һәм джазлаштырылган булуы да тамашачыда кызыксыну уятты.

Тамаша залы театр сөючеләр белән шыгрым тулы иде. «Башмагым» Бөек Ватан сугышы елларында Таҗи Гыйззәт белән Җәүдәт Фәйзи тарафыннан иҗат ителгән. 1942 елда һәм соңрак та Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган. Ә Тинчурин театрында исә без аны режиссер Рәшид Заһидуллин куелышында карадык.

«Башмагым-jazz»ның сюжеты гади һәм ачык төсләргә, җыр-биюләргә бик бай. Беренче күренештә без төп героиня Сәрвәр (Гөлнара Байназарова) һәм аның дус кызлары белән таныштык. Кызларның шаян холыклары, ялтырап торган матур киемнәре һәм чаялыклары тамашачыны тиз җәлеп итә. Башта алар арасыннан төп рольдәге кызны таба алмыйсың. Спектакльдә хис-кичерешләр, бигрәк тә мәхәббәт хисе җыр аша аңлатылды. Дөрес, башкаручыларның тавышы көчле булу сәбәплеме, җырларда кайбер сүзләр аңлашылып бетмәде. Ә җыр көенә вакыт-вакыт биисе килеп утырды. Күңелле җырлардан торса да, спектакльдә заманына күрә җитди проблема – мәхәббәт һәм байлык кыйммәте күтәрелгән. Без аны Сәрвәрнең әтисе Кәрим бай (Ренат Шәмсетдинов) акча өчен кызын Зыя байга (Алмаз Фәтхуллин) кияүгә бирергә ризалашуыннан аңлыйбыз. Таланып, тәмам бөлгенлеккә төшкән Кәрим бай бердәнбер кызын да сатарга әзер тора, өстәвенә, Зыя бай биргән алтын башмакларны бүләк итә. Бу башмакларга Сәрвәрнең артык исе китмәвен кызның үз-үзен тотышыннан күрәбез, ул бары тик сөйгәне Галимҗаннан (Илнур Байназаров) хат көтеп яши. Алар арасындагы мәхәббәт шундый саф һәм чиста, иң мөһиме – бер байлыкка да алыштырырлык түгел. Бигрәк тә Галимҗан роле гадилеге белән күңелгә кереп калды. Сөйгәне өчен барысын да эшләргә әзер булган егет, хәтта йөкче Сәлимҗан булып та киенә. Акча дип күзе томаланган Кәрим бай анысын да сизми, Зыя байның теләген үтәү белән мәшгуль.

Реклама

Таҗи Гыйззәт тамашачыны акча колы булганчы, мәхәббәт колы булырга чакыра. Һәм бу нәтиҗә режиссер Рәшид Заһидуллин тарафыннан оста бирелгән. Спектакль барышында ук Сәрвәр белән Галимҗанның мәхәббәте өчен җан атып, борчылып утырасың. Ахырда мәхәббәт беренче урынга чыккач, иркен сулап куясың. Яшь парның бергә калуын да без мәхәббәт җыры аша аңлыйбыз. Димәк, спектакльдәге җырлар да бик зур әһәмияткә ия. Тинчурин театры артистларының моңлы тавышы аша кабат шуңа инандык. «Башмагым-jazz»ның тагын бер үзенчәлеге – спектакльдә хәрәкәт көчле. Барлык күренешләр дә тиз арада алышына һәм башка атмосферага килеп эләгәсең. Артистларның сәхнә тутырып биюләре, күңелле көйләргә җырлавы – барысы да шул заман стиленә, җыр-биюенә алып кайта. Әсәрнең бүгенге көндә дә уйналуы – актуальлеге, тамашачы тарафыннан уңай кабул ителүенә бәйле. Мюзикл жанрында «Башмагым-jazz» спектаклен югары дәрәҗәдә куйган Тинчурин театрына «Афәрин!» диясе генә кала.

Рәфидә Галимҗанова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: