16+

Вампирларга каршы торып буламы?

Вампирлар дип аталуларына карамастан, алар нәкъ безнең төсле гадәти кешеләр. Ләкин, башкалардан аермалы буларак, алар энергияне табигатьтән түгел, ә кешеләрдән ала

Вампирларга каршы торып буламы?

Вампирлар дип аталуларына карамастан, алар нәкъ безнең төсле гадәти кешеләр. Ләкин, башкалардан аермалы буларак, алар энергияне табигатьтән түгел, ә кешеләрдән ала

Кибеттә чиратта торам. Якынрак кассаны сайладым, чөнки барысында да кеше шыплап тулган. Тыныч кына чиратымны көтеп торам. Шулчак күзем иң алда басып торучы хатынга төште, сатучыдан сорау ала бу: “Менә бу товар күпме тора, ә тегесе, ә монысы. Болар акция дип аталган өемнән, бәяләрен беләсе килә иде”. Үзе кассага әйберләр тезә. Тик аларны сатып алачакмы, юкмы – әлегә билгесез. Кассир әдәпле генә, әлеге әйберләрнең бәяләре турында белмәвен җавап итте, янәсе, товар һәм аларга бәяләр миллионлаган, аларның һәрберсен белеп бетереп булмый. Сатып алучы да бирешми: “Кассагыздагы монитор аша карагыз инде, сезгә авырмыни, ә?!”

Көн озын төрле кеше күрергә туры килгән кассир теге хатынга карап куйды, ләкин һаман да бик тыныч кына тавыш белән касса аша аларның бәясен белеп булмавын аңлата, чөнки бәя канәгатьләндермәгән очракта аны чектан алып ату өчен администраторны чакыртырга туры киләчәк. Теге хатын-кыз тәки басып тора бит. Ә аннан соң чиратта торучылар тынгысызлана башлады, көн ахырында һәркем арыган, аңлашыла да. Кассир тагын бер тапкыр бәяләрне карый алмавын кабатлады (бер генә товар булса икән, анда бит унга якын) һәм бик әдәпле генә бәяләр сканеры эленгән тарафка күрсәтте. “Әнә шунда барып, товар штрих кодын мониторга куеп, бәяне белеп була”, ди сатучы. Ләкин хатын-кыз кассадан бер адым да чигенмичә басып тора. Шуннан соң кассир урыныннан чыгып, бу сөйкемле хатынның берничә товарын алып, китеп югалды. Чираттагылар теге хатынны оялтырга тырышыптыр инде: “Сез, мөгаен, чираттагылар турында оныткансыздыр. Болай булмый бит инде”, диешә башлады. 

– Нәрсә булмый? Башка кибетләрдә миңа кассада бәяне тиз арада әйтеп бирәләр. Сезнең кебек тупаслар да юк. 
 – Сезгә бәяне кайдан белергә мөмкин булуын күрсәттеләр бит, кассага килгәнче бу хакта кайгырту яхшырак түгел идемени? – дип дәгьва белдерде миннән соң торучы ир. 

 – Мин сезне бу кассада басып торырга мәҗбүр итмим, башкасына барыгыз! – ди теге хатын. 
– Тәкъдимегез өчен рәхмәт инде, сезнең аркада 20 минут биредә тордым, хәзер икенче чиратка йөгериммени? 
Шунда бу хатынның әйтер сүзе бетте, күрәсең. Еламсырап: 

– Менә сезгә безнең кебек мескен бичаралар белән әйткәләшергә генә булсын! Көнегез уңды дип ләззәтләнәсездер инде, – ди бу. 
Чираттагылар гөжли башлады, бу хатын аркасында тоткарланган һәр кеше аның турында ни уйлаганын үзенә үк төбәп әйтә башлады. Ничек кенә сәер булмасын, бу хатын әйткәләшүдән туктады һәм горур кыяфәт белән кассирны көтте. Кассир кире урынына утырды да, товар бәяләрен әйтте. Бәхеткә, бөтен товарны да алырга булды бу елак хатын. Инде әйберләрен түләп, пакетка тутыргач кына теге хатын: “Ой, мин бит сезгә кибет картасын бирмәдем...”, дип сумкасын актара башлады. Мескен кассир, көчкә-көчкә тыелып, мондый сатып алуга бонуслар бирелмәячәк, болай да 70 һәм 50 процент ташлама куелган, дип җавап бирде. Әнекәем, бар икән кешеләр дип без товарларны кассага куйдык. 

Бу сатып алучы ханым чып-чын вампир инде, мин сиңа әйтим. Кассирның, чираттагыларның кәефен төшереп, шуннан канәгать хисе алып, җитмәсә, гөнаһсыз кыяфәт чыгарып, энергия туплап кайтып китте инде менә. 

Тирә-юньдәгеләрне хисси яктан “ашый”
Вампирлар дип аталуларына карамастан, алар нәкъ безнең төсле гадәти кешеләр. Ләкин, башкалардан аермалы буларак, алар энергияне табигатьтән түгел, ә кешеләрдән ала. Туганыгыз яки дустыгыз белән аралашканнан соң сыгылган лимон кебек буласыз һәм апатия хисе барлыкка килә. Вампир белән бәйләнешкә керергә мәҗбүр булган кешенең кан басымы уйный башлый, йөрәк-кан системасы какшый. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен нишләргә? Психологлар нинди киңәшләр бирә? Тукай районының "Мәктәптән тыш эшләр үзәге" өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең педагог-психологы Гүзәл Латыйпова белән әңгәмәбез шул хакта. 

– Гүзәл Загировна, «психологик вампир» төшенчәсенә аңлатма бирегез әле. Кемнәр алар?
– Психологик вампиризм - ул башкаларны хисси яки психологик яктан контрольдә тотарга омтылган кешеләрнең үз-үзләрен тотышын тасвирлау өчен кулланыла торган термин. Мондый кешеләр, кагыйдә буларак, тирә-юньдәгеләрнең энергиясен суыра, үзләренә карата игътибарны җәлеп итү өчен манипуляцияләр, провокацияләр яки эмоциональ хәлсезләнү кулланалар, кешенең нерв кылларында уйнап, энергиясен «суыра». Хаклымы, юкмы, алар хәлдән тайганчы бәхәсләшәләр. Психологик вампирлар үзләренең "вампирлык" сыйфатларын төрле формаларда чагылдыра.
Хисси яктан басым ясау – үз максатларына ирешү өчен башкаларда гаеп, курку яки оят хисе уятырга мөмкин.
Үз-үзен нарцист буларак тоту – еш кына андый кешеләр игътибар үзәгендә, башкаларның хисләре турында уйламыйча, үзләренә аерынкы игътибар һәм җылы мөнәсәбәт таләп итәләр.

Тирә-юньдәгеләрдә үз-үзләренә бәйлелек хисе тудырырга тырышалар.
Психологик вампирлар белән аралашу аркасында аларның корбаннары үзләрен ябык, басылган яки бәхетсез итеп тоярга мөмкин. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен үзеңне контрольдә тотарга, вампирның сине чыгырыңнан чыгарырга маташуын күрмәмешкә салышырга, иң мөһиме – алардан курыкмаска кирәк. Куркак кеше янында ул үзен бик рәхәт хис итә. Ә көчле рухлы, үз-үзенә ышанган кешеләрне әйләнеп уза, чөнки андыйларның кәефен төшерә алмаячагын белә.

– Психологик вампиризмның билгеләре нинди?
– Психологик вампиризм – тирә-юньдәгеләрне хисси яктан “ашый” торган кешеләрне белдерә торган концепция. Мондый шәхесләр ирексездән башкалардан яшәү көчен суыра. Бертуктаусыз үзенең проблемалары турында сөйләп, жәлләтергә тырыша. Гадәттә, андый кешенең моң-зарын сәгатьләр буе тыңлап хәлдән тайган очракта да, «тукта инде» дип әйтә алмыйсың. Вампир белән әңгәмәдән соң гына хәлсезләнүеңне сизәсең.

Вампирлар тискәре хис-кичерешләр кичергәндә даими игътибар һәм ярдәм таләп итә ала. Еш кына үз проблемалары өчен җаваплы булуларын танымыйлар һәм үз проблемаларында башкаларны гаеплиләр.
Психологик вампирлар әйләнә-тирәдәгеләргә тискәре йогынты ясарга һәм аларның кәефләрен бозарга мөмкин. 
Үз гамәлләре өчен җаваплылыктан качарга һәм аны башкалар җилкәсенә аударырга мөмкин.
Психологик вампирлар башкаларны тыңламый, аларны бары тик үз фикерләре һәм кичерешләре генә кызыксындыра.
Игътибар үзәгендә булу өчен ясалма рәвештә тирә-юньдәгеләр тормышында низаг яки бәхәс тудыра алалар.

– «Психологик вампир»дан ничек тә булса сакланып буламы һәм моны ничек эшләргә?
– Үз чикләрегезне билгеләгез. Беркемгә дә үзегез белән манипуляцияләргә рөхсәт итмәгез. "Юк" дип әйтергә өйрәнегез. Үзегезгә туры килмәгән таләпләрдән әдәпле генә, ләкин ныклы итеп баш тартыгыз. Үзегезне барысына да ярдәм итәргә бурычлы итеп хис итмәгез. Үз-үзегезне кайгыртыгыз. Ял итегез, сәяхәткә йөрегез. Эчке ресурсларыгызны тулыландырыгыз. Илһамландыручы кешеләр белән аралашыгыз. Үз-үзегезгә ышаныч үстерегез. Беренче чиратта, хис-кичерешләрегезне контрольгә алыгыз: үзегезне артык оялчан, куркак һәм гаепле итеп тоюдан туктагыз
Шәхси чикләрне билгеләгез. Башкалар белән аралашканда сезнең өчен ярамый икәнен төгәл аңлыйк.
Иң мөһиме – психологик вампирларны танырга өйрәнү һәм аларга сезнең энергиягездән файдаланырга рөхсәт итмәү. Бу хисси яктан ныклык таләп итә, ләкин сезнең рухи тигезлегегезне сакларга мөмкинлек бирәчәк.

 – “Энергетик вампир” белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләре бармы?
– Берничә гомуми киңәш тәкъдим итә алам:
Үз чикләрегезне аңлауны үстерегез. Кемдер сезне эмоциональ яки психологик яктан "суырырга" тырышканда бу кешене ачыкларга өйрәнегез.
Үз-үзеңне саклау һәм энергияне торгызу техникасын кулланыгыз, мәсәлән, медитация, табигатьтә йөрү, якын кешеләр белән аралашу.
"Юк" дип әйтергә һәм мөнәсәбәтләрдә сәламәт чикләр куярга курыкмагыз. Бу эгоизм түгел, ә сезнең иминлегегез өчен кирәкле чара.
Үзегезне ярдәмче чолганыш белән әйләндереп алыгыз, ул сезне көч суырмый, ә илһамландыра.
Әгәр сез энергетик вампиризм белән бәйле җитди проблемалар белән очрашуыгызны сизәсез икән, профессиональ ярдәм сорап психологка яки бу өлкәдә белгечкә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм. Алар киңәшләр бирә алачак.

– Әгәр без үзебездә энергетик вампирны танысак, нишләргә?
– Беренче адым – сездә энергияне башка кешеләрдән үзләштерү гадәте барлыгын аңлау. Бу сезгә үз шәхесегезнең бу аспекты өстендә эш башларга мөмкинлек бирәчәк.
Үз-үзегезне тотышыгызның сәбәпләрен ачыклап карагыз. Бәлки, бу энергия җитмәү, стресс, түбән үзбәя яки башка проблемалар белән бәйледер. Үз мотивларыңны ачыклау өчен психологка яки терапевтка мөрәҗәгать итү файдалы.
Үзегезгә ярдәм итү һәм энергетикагызны ныгыту белән шөгыльләнә башлагыз. Бу медитация, йога, релаксация практикаларын, шулай ук спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше белән шөгыльләнүне үз эченә алырга мөмкин.
Башка кешеләргә бәйле булырга тырышмыйча, үз эчегездә энергия табарга тырышыгыз. Үз бәягезне һәм үз-үзегезгә ышанычыгызны арттырыгыз.
Башка кешеләр белән мөнәсәбәтләрегезгә игътибар итегез. Сезнең аралашуыгыз үзара файдалы һәм үзара уңайлы булсын өчен тырышыгыз, ә башкалардан энергия алуга юнәлдерелгән генә түгел.
Энергетик калкан булдыру, саклау кырын визуальләштерү яки амулетлар һәм талисманнар куллану кебек энергетик вампирлардан саклануның махсус техникаларын өйрәнегез.
Онытмагыз, үзгәрешләр вакыт һәм көч таләп итә, шуңа күрә сабыр булыгыз һәм тискәре гадәтләрдән котылу өчен проблеманың тамырына барып җитегез.
 
 Сания Җиһангирова, МХО волонтеры, Мөслим районы.


– Май аенда гына үземне нык хәлсез итеп тоя башладым. Берничә тапкыр бик каты чирләп алдым. Әле күптән түгел генә моның төп сәбәбен аңладым, баксаң, янымда гына кара эчле, бөтен энергиямне суыра торган кешеләр йөри икән бит. Иң гаҗәбе, әле аралашу башында гына күңелем тоеп, күзләрем нык авырта башлый иде. Инде бу кешеләр белән аралашудан хәзер тыелам. Гаиләм белән ял көннәрен уздыру, хәрби егетләребездән, аларның әти-әниләреннән рәхмәт сүзләре ишетү канатландыра һәм теге кешеләргә сарыф ителгән энергиямне шул рәвешле кайтарырга ярдәм итә. 

Зөһрә Хәкимуллина, нумеролог, Казан шәһәре. 


Энергетик вампирлар белән очрашканым бар, алар арабызда бик күп. Кемдер физик энергияны суыра, гел кагылырга, тиеп китергә тырыша, кемдер сүзгә сусаган. Авыздан чыккан һәрбер сүзне эләктереп алып, шуны үз максатында кулланырга гына тора. Аларга каршы торып була - тиз арада үзара бәйләнешне, аралашуны туктатырга кирәк. Безнең арабызда актив һәм пассив вампирлар бар. Актив дигәннәре үзләрен бик агрессив тота, өйдә, эштә, һич булмаса транспортта яки башка җирдә үзләре беренче башлап тавыш күтәрә һәм шул рәвешле кешенең нерв кылларында уйнап, энергиясен «суыра». Әгәр түзә алмыйча аңа каршы тавыш күтәрсәң, син алар өчен - табыш.
Агулы (токсик) кешеләргә килгәндә, алар сине аска тартырга, төрле сүзләр белән басарга тырышалар икән, алар белән чикләрне кискен билгеләргә кирәк - минем белән алай ярамый, мин дә шәһес, үз фикерем бар. Әгәр дә бу ярдәм итми икән- аралашуны бөтенләй туктатырга, игътибарсыз калдырырга һ. б.
Ирең яки хатының энергетик вампир икән, биредә вазгыять катлаулырак. Син бит үзең үк тормыш иптәшен сайлагансың, аның белән ЗАГСка атлаганчы, бөтен кимчелекләрен белергә, танырга вакыт булган. Үзең сайлаган язмыш, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Яки бу кешенең кабул итәсең, яки аны терелтергә, аның энергиясен башка юнәлешкә юнәлдерергә ярдәм итәргә кирәк. 

Ирек Мөхәммәтдинов, Чаллы шәһәре.


– Туксанынчы еллар булгандыр, бер хезмәттәш егетем белән аралашырга туры килде. Берәр кискен, катлаулы хәл килеп чыкканда, аны сүгә башлыйсың, әрлисең, ә ул астыртын гына каршыңда елмаеп басып тора. Ну, кырын эшеңне танып, гафу сора инде, юкса. Директор да сүгеп карады моны. Ә теге елмаеп басып тора, җитәкчебез моны күреп, тынычланып калгандай була иде. Гипноз булгандыр инде. Сүз иярә күз китеп, бу егет бермәлне: “Мин бит вампир”, диде. Менә шулай үз-үзенең икенче бер ягын танучылар да бар. Иң гаҗәбе алар белән көрәшү мәгънәсез, минемчә. Булмышлары шундый ич аларның. Кабул итәргә кирәктер инде. 

Искәндәр Нурмиев, медбрат. Казан шәһәре. 

– Пациентлар арасында төрле кеше очрый. Әле шушы көннәрдә генә бер яшь кенә шәфкать туташын бер олы яшьтәге кеше бертуктаучыз бимазалап, икенче төрле әйткәндә, җелеген суырып бетерде. Аралашмас идең, бу синең эшең. Башкача мөмкин түгел. Бер-беребезгә карата илтифатлы, игътибарлы булсак иде. Дөнья итүе болай да авыр. 

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading