16+

Баштан ирен югалткан, инде янгын да аямаган бу гаиләне

Балтач районының Балтач бистәсендә гомер итүче Гөлинә Гайнетдинованың мунчасы янып, көлгә әйләнгән.

Баштан ирен югалткан, инде янгын да аямаган бу гаиләне

Балтач районының Балтач бистәсендә гомер итүче Гөлинә Гайнетдинованың мунчасы янып, көлгә әйләнгән.

Янгын 25 август төнендә булган.

–  20 август көнне яман чирдән ирем Илнар мәрхүм булды, – ди сөйләде безгә Гөлинә. –  25 августта аңа 44 яшь туласы иде. Яман чирдән тилмерде. Ябыгып бетте, ашаудан калды. Туры эчәк рагы иде иремдә, 3 тапкыр операция кичерде. 2 ел бетәр - бетәр дип чирләп йөргән, ягъни аяк өстендә кичерде. Авыртуларга түзә алмыйча тикшеренгәннән соң, яман чир булуы ачыкланды. Бер ел ярым урын өстендә ятты, хастаханәдән-хастаханәгә йөрдек. Өмет өзелмәде. Күрә торып сулыга баруын күрү бик авыр булды инде. Балалар да әтиләре яныннан китми иде. Илнарны 21 август көнне Балтачта җирләдек. 
Гөлинә апаның олы кызына 18 яшь, ул көллияттә белем ала. Уртанчысына 16 яшь, ул тугызынчыга бара. Кечесенә 12 яшь. Олы кайгы кичергән әлеге гаилә өстенә өч көн үтүгә янә афәт өстәлә.

– 12 сәгать тулып 5 минутта төнлә миңа мунчабыз януы турында хәбәр иттеләр. Үзебез күпфатирлы йорттагы фатирда яшибез. Ә мунчабыз аерым салынган.  Яшәгән урыныбыздан 3 метр ераклыкта. Утның дөрләвен күреп, авыл халкы килеп җиткән. Әмма ялкын бик тиз таралган. Сүндерергә өлгермәдек. Мунчабыз көлгә әйләнде. Ялкын телләре күршебез мунчасын да ялмап алган. Беренчел фаразлар буенча, ут безнең мунчадан чыккан, ул көнне аны якмаган идек. Күрәчәктер инде. Үзебез исән-сау дип сөенәм, – ди Гөлинә. 

Бу гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Гөлинә Гарифҗан кызы Гәйнетдинова исемендәге Саклык банкы картасы 8939 333-45-85 номерына беркетелгән.


Язмага реакция белдерегез

1

0

4

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading