16+

Бастырма әзерләү ЫСУЛЫ

Бастырма әзерләү өчен ат ите (1 кило), су (1 литр), тоз (4 аш кашыгы), төелгән кызыл борыч (2 аш кашыгы), коры тмин, әнис, дафнә (лавр) яфрагы кирәк булачак.

Бастырма әзерләү ЫСУЛЫ

Бастырма әзерләү өчен ат ите (1 кило), су (1 литр), тоз (4 аш кашыгы), төелгән кызыл борыч (2 аш кашыгы), коры тмин, әнис, дафнә (лавр) яфрагы кирәк булачак.

Итне юарга һәм киптерергә кирәк. Эш тизрәк барсын өчен, итне озынча итеп берничә өлешкә бүләргә була, мае булса, аны аерып алырга кирәк.
Суны тоз салып кайнатабыз, суынганнан соң дафнә яфрагы салабыз. Итне шул суга салып, ике тәүлеккә суыткычка куеп торабыз.
Ике тәүлек узгач итне судан алырга һәм киптерергә кирәк. Тмин, борыч, әнисне бергә төеп, әлеге катнашма белән итне яхшылап ышкыйбыз.  15 минуттан соң ит кисәкләрен берничә кат марляга төрергә, жгут белән тарттырып бәйләргә һәм яхшы җилләтелә торган бүлмәгә элеп куярга кирәк. Уртача алганда бастырма бер атна эчендә әзер була. Әгәр аның тышкы ягы коры һәм тыгыз икән, бастырма әзер дигән сүз. 
Бастырманы нәзек телемнәргә телеп ашыйлар, әзерләгән марляга төреп, суык урында саклыйлар. Сез дә ясап карагыз, бастырмаларыгыз тәмле булсын! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading