1944 елның 14 июлендә пулеметчы Хәлил Литваның Аметус шәһәре янында Неман елгасын кичеп чыкканда, Хәлил Хәйруллин дошманнарга пулеметтан ут ачып, саперларга эшләрен башкарырга мөмкинлек тудыра. Үзенең ротасына юл ачып, батыр пулеметчы егет иптәшләре белән немец траншеясына сикереп төшеп, дистәләрчә фашистны юк итә. Шул вакыт яраланган рота командирын алыштырып, рота белән командалыкны үз өстенә алып дошманга каршы һөҗүмгә китә.
Яшел Үзән районы Норлат авылында тантаналы төстә Советлар Союзы Герое Хәлил Зиннәтулла улы Хәйруллинга бюст куелды. Үзе туып-үскән Күгәй авылында батыр авылдашлары хөрмәтенә бюст куелган иде инде.
Гаилә корып тормыш юлы узган, лаеклы ялга чыкканчы төзелеш оешмасында хезмәт иткән, 1984 елда вафат булып Норлат авылында җирләнгән Хәлил Зиннәтулла улына яшәгән җирендә әлегәчә булмаган иде ул. Быелның февраль аенда гына әле авылыбызның ветераннары, аның рәисе Роза Илдус кызы Ягудина район башлыгы Михаил Афанасьевка батыр авылдашыбызга бюст ясату үтенече белән мөрәҗәгать иткәннәр иде. Үз сүзендә торды Михаил Павлович: озак та узмады, теләктәшлек белдереп, әлеге эшне башкарып чыгуга алынды.
Бюстны ачу тантанасына бик күп кунаклар килде, алар арасында республикабызның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов та бар иде. Ул үз чыгышында һәйкәл янына килүчеләр, уйлары белән генә булса да, бүгенге аяз күгебез өчен сугышта һәлак булганнарга рәхмәт әйтергә тиеш, беркайчан да сугыш афәтләрен күрергә язмасын, диде. Район һәм шәһәр башлыгы Михаил Афанасьев та Хәлил Зиннәтулла улы турында туган җиренең чын патриоты, батыры дип белдерде. Аның бөек җиңүгә керткән өлеше әйтеп бетергесез, һәм ул Бөек Ватан сугышы тарихына мәңгегә язылып куелыр. Әлеге тантанада катнашкан мәктәп укучылары батыр авылдашларыннан үрнәк алып, аның белән горурланырга тиеш, диде ул үз чыгышында.
Хәлил Хәйруллинга нинди батырлык күрсәткән өчен бирелгән соң Герой исеме, дигән сорау туарга мөмкин? Егерме яше тулуга Хәлил Зиннәтулла улы Кызыл армия сафларына хезмәт итәргә алына, 1941 елның сентябрь аеннан инде сугышка китә. Батыр сугышчының барлык үткән фронт юлларын язып тормыйм, төрлесен күрә ул, ачлыгын да, ялангачлыгын да, яралана да. 1944 елның 14 июлендә пулеметчы Хәлил Литваның Аметус шәһәре янында Неман елгасын кичеп чыкканда, дошманнарга пулеметтан ут ачып, саперларга эшләрен башкарырга мөмкинлек тудыра. Үзенең ротасына юл ачып, батыр пулеметчы егет иптәшләре белән немец траншеясына сикереп төшеп, дистәләрчә фашистны юк итә. Шул вакыт яраланган рота командирын алыштырып, рота белән командалыкны үз өстенә алып дошманга каршы атакага китә. Әмма бу һөҗүм аның өчен соңгысы була: Хәлил Хәйруллин каты яралана, бары медсанбатта гына аңына килә. СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән 1945 елның 24 мартында «Күрсәткән батырлыклары һәм геройлыгы өчен" Хәлил Хәйруллинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ул Ленин орденына һәм "Алтын йолдыз" медаленә лаек була.
Сугыштан соң Хәлил Зиннәтулла улы төзелеш оешмасында эшләде, бервакытта да мин герой, дип масаеп йөрмәде. Бик тыйнак, сабыр булды. Бюст ачылу тантанасында аның кызы Римма ханым Гафиятуллина, оныклары, оныкчыклары, Күгәй авылыннан килгән туганнары, якыннары да катнашты. Батыр бабайлары белән горурлана алар. Римма ханым үз чиратында барлык җитәкчеләргә, авылдашларга олы рәхмәтен җиткерде. Әтисенең бюстын ясаган художник, архитектор, Рәсәйнең художниклар советы әгъзасе Эдгар Филипповка аеруча рәхмәтле, нәкъ әтинең үзе төсле булган, әти белән күрешкәндәй булдым, ди. Роза Илдус кызы исә бюст кую теләге Җиңүнең 40 еллыгында ук туган иде, хыялны тормышка ашырырга бүген вакыт җитте, дип искәртте.
Герой авылдашыбызны кабат зурлап, горурланып искә алды Норлат халкы. Ниһаять, ак каеннар янәшәсендә сугышта һәлак булганнар истәлегенә салынган һәйкәл, яу кырында ятып калганнар, шулай ук исән-сау кайткан ветераннарыбызның исемнәре язылган стела янында Советлар Союзы Герое Хәлил Зиннәтулла улы Хәйруллинга куелган бюст та үз урынын тапты!
Розалия Ибраһимова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар