16+

Батыршин урамына капчыгыңны ала бар

Киров районының Батыршин урамындагы 20нче йорт янында һәр атнаның шимбәсендә ярминкә уза.

Батыршин урамына капчыгыңны ала бар

Киров районының Батыршин урамындагы 20нче йорт янында һәр атнаның шимбәсендә ярминкә уза.

Монысында Кайбыч, Буа, Питрәч, Әлки, Чүпрәле, Лаеш районнары фермерлары белән яшелчә үстерүче агропредприятиеләр сәүдә итте. Товар мулдан, бәяләр сәүдә челтәрләрендәгедән 20-30 процентка арзан. Гадәти көннәрдә шәһәр базарларында 280-320 сумга сыер итен сатып алырга өметләнмә дә. Сөяк тутырып бирергә мөмкиннәр, әлбәттә. Ярминкәләрдә берсеннән-берсе матур кисәкле итләрне рәхим итеп ал! Халык тавык йомыркасының дистәсен 45-55 сумнан чират торып ала. Савытка агызып сатыла торган сөтнең литры – 30 сум, аңа да чират. «Авыл сөте – каймак кебек куе бит ул», – дип сөйләшә-сөйләшә, чират уздыра шәһәр әбиләре.

– Буадагы агропредприятиедә борай (полба) җитештерелә. Казанлылар яратып ала башлады, шунлыктан шимбә саен алып киләбез. Ярминкә оештырылу авыл өчен дә бик файдалы, рәхәтләнеп сату итәбез, товарны акчага әйләндерәбез, – ди Буа районындагы Каенлык авылы фермеры Зөфәр Хәмидуллин. – Безнең монда гаилә подряды, хатыным Илсөяр – сатучы вазифасында. Мин игенчелек юнәлешендә эшлим. 20 баш ат та асрыйбыз.

Буадан Рөстәм Гайнетдинов 35 ел умартачылык белән шөгыльләнә икән.
– Куяннар да, саз кондызы (нутрия) да асрап мәш килдем инде мин. Шуннан бал кортларына күчтем, хәзер 180 оя тотабыз. Быел һәр оядан 44-45 килограмм бал суырттык. Бал кортларын яратырга кирәк. Алар шулхәтле сизгер һәм тәртипле җан ияләре, әгәр үзең тырышмыйсың икән, синнән күреп, бал кортлары да ялкаулана, – ди Рөстәм.
Лаеш районының Сокуры авылыннан Анатолий Игнатьев та ярминкәдә үзләренең аллы-гөлле балларын тезеп куйган.

– Бабайлар, әти умартачылар түгел. Бер иптәшем өйрәтте, инде 30 еллык тәҗрибәм бар үземнең дә. Көрән төстәгесе – карабодай чәчәге, аксылы – юкә чәчәге, ә алтынсу-сары төстәгесе – болын чәчәкләре, – дип, «экскурсия» үткәрде Анатолий.
Шунда ук бер ханым балның болын чәчәкләреннән җыелганын сатып та алды. Өч литрлы банкага тутырылган балның ярминкәдәге бәясе – 1200-1500 сум.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы теләктәшлегендә оештырылган көзге ярминкәләр 23 декабрьдә тәмамлана. Авыл хезмәтчәннәре һәм агропредприятиеләр җитештергән сыйфатлы продукцияне арзанрак бәяләрдән сатып алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading