16+

Бауман урамында кызыклар бар...

Казан шәhәрендә Бауман урамында йөрергә яратам. Авылдан ике-өч елга бер булса да килеп, тамаша карап йөрим.

Бауман урамында кызыклар бар...

Казан шәhәрендә Бауман урамында йөрергә яратам. Авылдан ике-өч елга бер булса да килеп, тамаша карап йөрим.

Мин инде җир йөзендә 60 елдан күбрәк яшәдем. Бернәрсә дә гаҗәпләндерми дисәм дә ярый. Шулай да үзенә бер кызык бит ул Казанның үзәк урамы. Быел июнь аенда ураза вакытында бардым. Көн җиләс, кояшлы, әкрен генә як-ягыма каранып барам. Менә киоскта милли сувенирлар саталар. Рәссамнар, 10 минут дигәндә, рәсемеңне ясап бирәләр. Кемдер концерт куя. Фонтаннар су сибеп утыра, аның төбеннән, кармакка магнит элеп, яшүсмер малайлар акча «тота». Фотографлар маймыл, попугай белән карточкага төшерә. Күңелле инде. Шулай барган чагында мөселман кызының (озын кара күлмәк, соры яулык бәйләгән) туңдырма ялап урам буенча баруын күргәч, гаҗәпкә калдым. Без үскәндә, атеизм бик көчле иде. Укытучыларыбызга рәхмәт яусын, урамда ашап йөрү – тәрбия­сезлек, дип өйрәттеләр. Әниләр, катырак итеп: «Урамда, авызыгызны күтәреп, сыер кебек күшәп йөрмәгез», – диләр иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) вакытында күршеләрендә яһүд гаиләсе яшәгән. Шул балаларына әйтә икән: мөселманнарның ураза вакытлары, моннан соң ипине өйдә генә ашарсыз, дип. Мин бу мөселман кызын күргәч, татар кызы түгелдер бу, безнең татар кызлары болай йөрмәс дип уйладым. Күптәннән язасым килеп йөри иде, менә язып куйдым әле. Бигрәк тә татар кыз-егетләре нәрсә уйлый икән бу хакта?

Нурания Хәмидуллина,
Кама Тамагы районы,
Кече Мәрәтхуҗа авылы.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading