16+

Бәби-спектакле бәбиләрне тамашага дәшә

Театр сәхнәсе бер урында гына таптанмый. Төрледән-төрле заманча премьералары белән чыгыш ясый.

Театр сәхнәсе бер урында гына таптанмый. Төрледән-төрле заманча премьералары белән чыгыш ясый.

Февраль аенда “Әкият” татар дәүләт курчак театрында да “Хәерле көн” дип аталган шундый яңа тамаша көтелә. Биредә кечкенә сабыйлар үзләре тамашачы да, үзләре артист та булачак.

– Әлеге спектакль иң нәни тамашачыларга, 0+ – бәбиләр өчен. Бу иң кечкенә балаларның беренче тапкыр театрга килүләре. Театр сәнгате белән танышулары. Спектакльнең төп максаты – өйдә гади балалар бүлмәсендә дә могҗизалар булуын күрсәтү, һәрбер адымда могҗиза барлыкка китерергә мөмкин икәнен төшендерү һәм шуларны өйрәтү. Безнең монда русча ике спектакль барды. Татарча беренче тапкыр куябыз. Киләчәктә шушы юнәлештә эшләргә өметләнәбез. Бәби театр Россиядә соңгы биш елда бик актив үсеш ала. Ул Европада туган, Россиягә килде, хәзер бездә дә эшли башладылар, – дип сөйли театрның баш режиссеры Илгиз Зәйниев.

Аның сөйләвенчә, тамашачы соравына караганда, бу – бик популяр юнәлеш. Дөрестән дә балаларын иң кечкенәдән театрга алып килергә теләүчеләр бар. Билетлар да әйбәт сатыла, димәк, тамашачыга бу кирәк.

“Хәерле көн!” спектакле татар һәм рус телләрендә эшләнгән. Монда нибары өч артист һәм дистәләгән яшь тамашачы катнаша. Сабыйлар өчен Кече залның фойесында мендәрчекләр куелган. Алар анда утыралар, спектакль барышында берничә тапкыр зал түренә чыгып чыгыш ясыйлар. Артистлар балаларны уйната. “Безнең татар төркеме өчен беренче спектакль. Монда балалар сәхнәгә карап кына утырмыйлар, чыгып уйный алалар, суда быкырдый, мәтәлчек тә ата алалар. Рәсемнәр дә ясый алалар. Гомумән, аларга ирек бирелгән, кечкенә нәниләребез беренче тапкыр гына теарга киләләр”, – дип сөйли актриса Фәнзилә Сабирова.

– Дөресен генә әйткәндә, бу спектакльне бу кадәр булыр дип көтмәгән идем. Шулкадәр интерактив. Балалар бергә эшләүләре хөрмәткә игътибарга лаек. Балалар үзләре үк шушы процесска кереп китә, әкият дөньясына чума. Без, үзебез дә балалар белән бергә әкият дөньясына кереп киткәндәй булабыз. Яхшы фикерләр генә калдырды. Әлеге спектакль бөтен дусларыма, тамашачыларыма әйтәчәкмен. Безнең Мәрьямгә ике яшь ярым, ул да бөтен балалар белән бергә тамашага кереп китте. Артистлар сабыйлар белән бергәләшеп уйнаулары әйбәт. Алар артист кына түгел, педагог та икән әле. Эшләү осталыклары да күренде. Без бик уңай хисләр кичерәбез, уңай тәэсирләр калды, – дип сөйли “Манзара” тапшыруының алып баручысы Ландыш Хөсәенова.

Бәби-спектакле турында яхшы фикерләр генә туды. Кызыклы, интерактив, мавыктыра алды. Балалар бакчаларында, төрле ясле-төркемнәрдә чыгыш ясау өчен кулай. Беркадәр балаларга уйнау вакытын озынайтырга кирәк дигән, хис кала калуын. Балалар яңа уенчыкны күрделәр дә, уйнарга да өлгермәделәр кебек. Шул ук вакытта моның тамаша булуын да онытмаска кирәк. Тәрбияви мизгелләре дә сизелде. Балаларга уйнаган уенчыкларны җыйдырту, кул чабу, тик утырып торырга да өйрәнергә туры килде. Тәмле әйбер күп булмый, балаларга да тамаша җитмәде.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading