16+

Белүчеләр юкмы: балачак дусларымны эзлим!

Бүген ул вакытлардан 56 ел вакыт узса да (язма 1964 елда дөнья күргән булган), Фирдания ханым ул хатларны балачак истәлеге итеп кадерләп саклый. Бүген шул дусларының кайларда икәнен, нинди тормыш юллары узганнарын бик беләсе килә аның.

Белүчеләр юкмы: балачак дусларымны эзлим!

Бүген ул вакытлардан 56 ел вакыт узса да (язма 1964 елда дөнья күргән булган), Фирдания ханым ул хатларны балачак истәлеге итеп кадерләп саклый. Бүген шул дусларының кайларда икәнен, нинди тормыш юллары узганнарын бик беләсе килә аның.

Балачак кеше гомеренең иң татлы, иң рәхәт чоры ул. Шуңа да ул гомер узып, чәчләргә чал кергәндә дә сагындырып искә төшә. Төшләргә керә. 
Фирдания ханым Хөснетдинова да балачагын сагынып яши. Балачактан ук үз исемен тырышлыгы, максатчанлыгы белән данлаган кыз ул. Мәктәптә укыганда үзләре яшәгән Нагорный бистәсендә газета-журналлар таратырга булышкан. Һәм «Азат хатын» журналында (хәзерге “Сөембикә ) башкалабызның 124нче мәктәбенең җиденче Б сыйныфы укучысы Фирдания турында «Кем алда?» дигән язма да чыккан. Олысы да, кечесе дә егылып матбугат укый торган чор була ул. Язма белән танышкач та, бик күп яшьтәшләре бу уңган кыз белән аралашырга, хат алышырга теләгән. Беренче хатлар редакциягә килгән. Аларны кызга тапшырганнар. Аннары алар СССРның төрле җирләреннән яңгыр булып ява башлаган.
 Кызлар да, малайлар да язган. Фирдания аларның берсен дә җавапсыз калдырмаган. Бүген ул вакытлардан 56 ел вакыт узса да (язма 1964 елда дөнья күргән булган), Фирдания ханым ул хатларны балачак истәлеге итеп кадерләп саклый. Бүген шул дусларының кайларда икәнен, нинди тормыш юллары узганнарын бик беләсе килә аның. Шул максат белән ул аларны редакциябезгә алып килде.
Еллар саргайтса да, укучы бала кулының, дөресрәге, күңеле җылысын саклаган ул хатларны сакланып кына кулыма алам. Язуларының матурлыгы! Энҗе кебек тезелеп торган хәрефләр... Кызганыч, бүген мәктәпләрдә матур язуга игътибар нык кимеде. Ә бит язу – каллиграфия кешенең холкын билгели, диләр. Язуы тигез, матур булган кешеләрнең холыклары да сабыр, басынкы. Бу хатларны язучылар барысы да әйбәт холыклы булгандыр. Кайлардан гына килмәгән алар. Татарстанның төрле районнарыннан, күрше Башкортстаннан, Свердловск өлкәсеннән килгән хатлар ул вакытта матбугатның ничек таралуы һәм укучының һәр язмага игътибарлы мөнәсәбте турында сөйли. Менә папканың аерым бер кесәсендә Башкортстанның Әлшәй районы Сатый авылыннан Абдуллинов Зәбир хатлары. Аларда яшьтәш үсмернең борчулары да, шалыклары да чагыла. Малай сыйныфларының ярышта җиңүләренә сөенсә, ике укучының өлгермәве, икелегә укулары өчен бик борчыла, ничек ярдәм итик икән дип, киңәш тә сорый. Укыган китаплары: “ Корыч ничек чыныкты” ,“Дала җиле” турында яза. Кызга да укырга киңәш итә. Сугышта катнашкан шофер әтисе белән горурлана. Аны югалту кайгысын да дусты белән уртаклаша.
Лениногорск районы Зәй-Каратай авылы егете Илдар Мифтахов хатлары ул чор пионер-комсомолларының тормышын чагылдыра. Алар стенгазета чыгаралар,  концертлар куялар. Гомумән, бүгенге заман балалары көнләшерлек итеп күңелле яшиләр. Каникулларда колхозда эшлиләр, тимурчылар булып, әби-бабайларга булышалар. Һәрбер хатта диярлек шул мәктәп хәбәрләре: спорт ярышлары, җиңүләр... Кызлардан да хатлар күп килгән. Шул ук Зәй-Каратайдан Фазилә Хәбибуллина, Саба районы Эзмә авылыннан Дамирә Шәвәлиева, Башкортстанның Бүздәк районы Яңа Таулар авылыннан Шәйморатова Фаизә белән язышып, бер-берләрен кунакка да чакырышканнар.
Фирдания өчен бу хатлар бик кадерле булгандыр. Хат ташучы кулына биетеп тә тоттыргандыр әле. Ул вакытта хатларны шулай биетеп бирә торган матур гадәт бар иде. Кош тоткандай сөенеп алып, сакланып кына ача идек без ул аларны. Һәрбер хат күңелләргә җыллылык өсти, шатландыра иде. Хатлар язышмый башлагач, адәм баласы шатлана да белми башлады бугай. Мин бу гасырлырны кичеп килгән хатларны бик дулкынлынып укыдым. Минем дә балачагым хатирәсе бит алар. Бүгенге заман балалары хат язарга кушсаң, ни язарлар икән? Көннәр буе экран каршында төймәгә басып утыруларын тәфсилләсәләр генә инде...
Ә бит, нинди генә авыр хәлләрдә калса да, фатирларын алмаштырып, яңа җиргә күчәргә туры килсә дә, Фирдания ул хатларның берсен дә ташламаган. Ярты гасырдан артык кадерләп саклаган. Бүген дә ул аларны укып, пионер елларына кайткандай була. Хәзер балачак дусларының тормышын беләсе, мөмкин булса, очрашасы да килә. Газетабызны 5 меңнән артык абунәчесе арасында бәлки алар да бардыр дип (безне Башкортстанда да шактый алалар), бу кайчандыр бала булган, инде хәзер җитмешкә җитеп килгән хат авторларының адресларын бирергә булдык. Кем белә бит, бәлки, бу язма аларга да ерак калган балачакларын исләренә төшерер. Әгәр дә берсе генә булса да, җавап хаты язса (редакция адресына), бу Фирдания ханыма иң зур бүләк булыр иде.

Татарстан:
Лениногорск районы, Зәй-Каратай авылыннан Насыйбуллина Фазилә.
Саба районы, Эзмә авылыннан Шәвәлиева Дамирә.
Арча районы Чыпья авылыннан Караваева Галина.
Азнакай районы, Урсай авылыннан Заһидуллин Рәис.
Тәтеш районы, Келәш авылыннан Садретдинова Ркоя.
Буа районы, Әнкәбә авылыннан Вәлиева Тәнзилә.
Алабуга районы, Бондюг бистәсеннән Корбангалиева Рәшидә.
Башкортстан:
Мишкин районы, Сабаево авылыннан Сәмигуллина Альфира.
Чишмә районы, Иске Абзан авылыннан Абдуллин Фәрит.
Караидел районы, Урмияз авылыннан Әхтәмов Фидай.
Яңавыл районы, Иске Уртавылдан Шәрипова Зифинә.
Аургазы районы, Кече Ибрай авылыннан Байтимерова Земфира.
Туймазы районы, Илчембәт авылынна Миниярова Халидә.
Краснокама районы, Сахаево авылыннан Шәрәфетдинова Нәфисә.
Әлшәй районы, Сатый авылыннан Абдуллинов Зәбир.
Чит өлкәләрдән:
Үзбәкстанның Декау шәһәреннән Бибарцева Әлфирә.
Оренбург өлкәсе Сарактам районы Сунгарчы авылыннан Байнизаров Мансур.
Свердовск өлкәсе  Әртен районы Әҗәгул авылыннан Мулланурова Рәсимә.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading