16+

Белми салсаң, сүтәсең

Үз белдеклегең белән салынган каралты-кураларны сүттерәчәкләр. Дәүләт Думасы бу хакта яңа закон кабул иткән.

Үз белдеклегең белән салынган каралты-кураларны сүттерәчәкләр. Дәүләт Думасы бу хакта яңа закон кабул иткән.

Бигрәк тә авыл җирендә яшәүчеләр арасында йорт алдында абзарлар, мунчалар, гаражлар салдыручылар еш очрый. Күпләр йорты белән янәшә булгач, җире дә үзенеке дип саный. Әмма бердәм теркәү палатасы рөхсәтеннән башка, үз җир кишәрлегеңнең чикләрен белмәгән килеш тиешсез урында салынган объект законсыз булып санала. Татарстанның Росреестр идарәсе хезмәткәрләре аңлатуынча, тиешсез урында салынган биналарны, дөрес теркәлмәгән очракта, сүттерергә мөмкиннәр. Шуңа да милек, кадастр исәбенә кертеп, Росреестр идарәсендә теркәтелергә тиеш.

Закон гади халык мәнфәгатьләрен күздә тотып кабул ителгән. Әйтик, яңа кагыйдәләр нигезендә, үз белдеклегең белән төзегән торакны теркәү өчен хуҗасына алты айдан өч елга кадәр вакыт бирелә. Элек хуҗасыз җирләрне авыл җирле үзидарәсе дә сүттерә ала иде, хәзер бу бары суд карары нигезендә генә мөмкин булачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X