16+

Үзәктә – кешеләр турында кайгырту

Рөстәм Миңнеханов Президентлыкка кандидат итеп чыгарылды. Рөстәм Миңнехановның конференция делегатлары алдында ясаган чыгышындагы тезислар сайлауалды программасының төп нигезе буларак кабул ителергә тиеш.

Үзәктә – кешеләр турында кайгырту

Рөстәм Миңнеханов Президентлыкка кандидат итеп чыгарылды. Рөстәм Миңнехановның конференция делегатлары алдында ясаган чыгышындагы тезислар сайлауалды программасының төп нигезе буларак кабул ителергә тиеш.

Рөстәм Миңнеханов 13 сентябрьдә узачак Татарстан Президентын сайлауларында кандидат буларак катнашачак. Аның кандидатурасын “Бердәм Россия” сәяси партиясе Татарстан бүлеге дә хуплады.

- Татарстан Президентын сайлаулар якынлаша, һәм мин “Бердәм Россия” партиясенә, минем кандидатурамны хуплаган иҗтимагый оешмаларга һәм коллективларга рәхмәтлемен. Туган Татарстанымны үстерүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр курсын дәвам итү – бу вазифамдагы эшчәнлегемне бәяләү һәм ышаныч буларак бәялим, - диде Рөстәм Миңнеханов “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге уздырган конференциядә.

Рөстәм Миңнехановның конференция делегатлары алдында ясаган чыгышындагы тезислар сайлауалды программасының төп нигезе буларак кабул ителергә тиеш.
Менә алар:

Төп стратегик юнәлешләр: кешеләр турында кайгырту, уңайлы тирәлек тудыру, камилләшү өчен шартлар булдыру, икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерү.

Татарстанның һәр кешесе дә үзен якланган, киләсе көндә ышанычлы итеп тоярга тиеш. Олы яшьтәгеләрне аеруча да кадерләү кирәк. 2022 елга моңа мохтаҗ булган һәр кешене дә даими тәрбия белән тәэмин итү мөһим.

Татарстанның икътисади казанышлары – үзмаксат түгел, ә тормыш дәрәҗәсен арттыру коралы. Тотрыклы, күппрофильле һәм үсештәге икътисад – үсеш өчен гражданнар каршында социаль йөкләмәләрне үтәү мөмкинлеге.

Медицина үсеше – иҗтимагый куркынычсызлык факторы. Биш ел эчендә 104 сәламәтлек саклау объекты капиталь төзекләндереләчәк. Балалар онкологиясен дәвалау үзәге, инфекцион авырулар хастаханәсе, фельдшер-акушерлык пунктлары төзү планлаштырыла.

Мәгариф өлкәсендә барлык дәрәҗәләрдә дә уңайлы һәм сыйфатлы белем бирүне тәэмин итәргә кирәк. Алдагы ике елда 49 балалар бакчасы сафка басачак. 13 мәктәп төзелә һәм 172 белем бирү оешмаларында капиталь төзекләндерү эшләре алып барыла.

Уңайлы мохит буенча төп проект – “Безнең ишегалды” программасы. Аның кысаларында 5 ел эчендә 6775 ишегалды төзекләндерәчәк. Программа яшәү сыйфатын үстерә, торакның капиталын арттыра, шәһәр мохитен үстерүдә актив гражданнарны җәлеп итә.

Татарстан халкына, аеруча яшьләргә, үзләрен камилләштерү өчен шартлар тудыру кирәк. Шуңа да республикада яшьләр сәясәтенә, аларны эшкә урнаштыруга, кадрлар әзерләүгә, социаль лифтлар булдыруга аерым игътибар биреләчәк.

Икътисадта локомотив булып нефть, газ, химия комплексы санала. Урта һәм кече бизнеска, үзмәшгульләргә ярдәм итү, аларны үстерү – игътибар үзәгендә.

Республика тормыш итәр өчен дөрестән дә иң яхшы урыннарның берсе санала ала. Кешеләр киләчәкләрен Татарстан белән ышанычлы рәвештә бәйләүгә ирешергә кирәк.

Лилия МИНСАФИНА

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading