16+

Бер-бер артлы ике абыну: «Зенит» волейболчыларының мондый хәлдә калганы юк иде

Казанның «Зенит» волейбол командасы бер ай эчендә ике титулдан колак какты: ноябрь башында гына, «Кузбасс»ка оттырып, Россия Суперкубогыннан мәхрүм калган булсак, чираттагы җиңелү клублар арасында Дөнья чемпионатына туры килде.

Бер-бер артлы ике абыну: «Зенит» волейболчыларының мондый хәлдә калганы юк иде

Казанның «Зенит» волейбол командасы бер ай эчендә ике титулдан колак какты: ноябрь башында гына, «Кузбасс»ка оттырып, Россия Суперкубогыннан мәхрүм калган булсак, чираттагы җиңелү клублар арасында Дөнья чемпионатына туры килде.

Сезон дәвамында «Зенит» катнашачак турнирларны мөһимлеге ягыннан бүлеп карасаң, барысы да алда әле. Димәк, җиңелүләрне кабул итәргә дә була. Яңа елга кадәр Мәскәүдә узачак Россия кубогы «Дүртлек финалы»нда җиңү яуласа, язга таба Чемпионнар лигасы һәм Суперлига уеннарын кубок белән төгәлләсә, клуб җитәкчелеге дә команданың бүгенге уңышсыз уеннарын искә алмаячак.

Кирәксез сәфәр

3-8 декабрьдә клублар арасында Бразилиядә узган Дөнья чемпионатында дүрт команда көч сынашты. Сәеррәк турнир булды ул: командалар башта үзара уйнап чыкты, аннары туры килгән пары белән ярымфинал матчлары үткәрде. Ничек кенә булса да, шул биш көн эчендә 2 команда белән икешәр уен уздырудан качып котылгысыз иде. Ахыр чиктә «Зенит» волейболчылары бронза медаль яулады. Бу инде Казан командасының ошбу турнирда яулаган өченче «бронза»сы. Моңа кадәр Владимир Алекно шәкертләре 2009 һәм 2011 елларда өченче булган иде. Моннан тыш команда исәбендә ике көмеш һәм ике ел элек яулаган алтын медаль дә бар.
Быелгы чемпионатта Италиянең «Лубе Чивитанова» командасы тәүге җиңүен бәйрәм итте.  Хуҗалар – «Сада Крузейро» икенче урында калды, Катарның «Аль-Райан» командасы медальсез калды. «Зенит»ның блок куючы уенчысы Артем Вольвич Чемпионатның символик җыелмасына керде.

Белүебезчә, әлеге чемпионатта катнашу хокукына «Зенит» оештыручыларның махсус чакыруы буенча ирешкән иде.

– Сезон башында без бу турнирны планлаштырмадык та – башка ишелеп төшкән кар кебек, проблема гына тудырды, – дип фикерен белдергән команданың баш тренеры Владимир Алекно ТАСС агентлыгына. –  32 сәгатьлек юл, температураны 40 градус эсселеккә алмаштырырга туры килде. Шуңа өстәп, аңлаешсыз регламент буенча дүрт команда уены. Кыскасы,  медаль турында сүз дә бармады. Дөрес, чемпион калсак, башка җавап бирер идем.
Баш тренер фикеренчә, «Зенит»ка бу турнир кирәк тә булмаган. Чөнки ул уеннар календарен катлауландырган.

– Хәзер Казанга кайтмыйча да Бельгия, Түбән Новгород һәм Төркиягә очасы бар, – дигән баш тренер Владимир Алекно, алда торган Чемпионнар лигасы, Россия чемпионаты уеннарын күз уңында тотып.

Башка «Зенит»

Зенит»ның быелгы уенын алдан фаразлап булмый. Россия чемпионатын гына мисалга алыйк: Казан командасы сезонны соңгы елларда быелгы кебек ышанычсыз башлаганы юк иде кебек – 8 уеннан соң ике оттыру һәм 5нче урын.

Күпләр моны әйдәп баручы уенчы Вильфредо Леонның китүе белән бәйләп аңлата. Эчке кухнядагы хәлне аш бүлмәсендә булганнар үзләре генә беләдер. Әмма тамашачыга шунысы анык: Леон урынына килгән француз уенчысы Эрвин Нгапет лаеклы алмаш булмады кебек.
Нгапет димәктән, Бразилиядә Чемпионат төгәлләнгәннән соң, 28 яшьлек волейболчыны җирле полиция кулга алган иде. Уеннан соң оештырылган кичәдә ял иткән вакытта бер туташка бәйләнгән ул. «Башка белән бутадым, гафу үтенәм», – дип акланса да, зур суммада залог хисабына гына җибәргәннәр үзен. Уенчының мондый гамәлләре элек тә булган инде. Ерак сәфәрдән кайткач, Казанда җитди сөйләшү көтә, ди, имеш, үзен. Клуб әлегә башкача җавап бирергә ашыкмый.  

Алекно сагындыра

Волейбол сөючеләр хәбәрдар: баш тренер Владимир Алекно быел команда белән идарә итми. Вазифаны ул Алексей Вербовка тулысынча тапшырды һәм үзе аның эшен читтән генә күзәтә, яшь остазга киңәшләрен бирә. Шулай да кирәк вакытта аның хәлиткеч карарлары җитми кебек. Кем әйтмеш­ли, сагындыра.

–  Аның эше ошамасамы? Вакыт табам һәм эшенә комачау итми генә бу хакта үзе белән сөйләшәм, – дип сөйләгән Алекно бүгенге роле турында «Спорт-экспресс» басмасына. – Команда тормышында кайныйм. Галәмгә очтым да барысын да читтән генә күзәтәм, дип уйлый күрмәгез. Әмма барлык карарларны да Алексей кабул итә. Минем тәкъдимнәр – фикер алышу дәрәҗәсендә генә.

Владимир Алекноның вазифасыннан читләшүе аның башка командага китү ихтималы турындагы имеш-мимешләрне дә кузгалтты. Иң беренче чиратта Санкт-Петербургның «Зенит» клубы искә алынды.

– Язын сөйләшү дөрестән дә булды, – ди бу хакта Алекно. – Алар киләчәк командасы төзергә тели. Һәм алар миңа шул киләчәкне тәкъдим итте. Мондый тәкъдим көн дә ясалмый.  Ә минем кире кагарлык сәбәпләр бар иде.  Анда бары тик бер шәһәрне икенчесенә алыштыру һәм артык акча эшләү өчен генә бару – миңа кызык түгел. Дөньяда иң яхшы клуб ясау – кызык. Әмма моның өчен барысына да әзер булырга кирәк. Әйткәнемчә, мин хәзер әзер түгел. Бу – беренчесе. Төп сәбәп бар – Казан белән килешү була торып, хыянәт итә алмадым.

...25-26  декабрьдә  Мәскәүдә  узачак  Россия кубогы «Дүртлек финалы»на кадәр «Зенит» Владимир Алекно әйткән маршрутлар буйлап өч уен уздыра һәм кубок матчлары алдыннан бер атна ял итә алачак. Әлеге уенның берсе артта калды инде – 11 декабрьдә «Зенит» Чемпионнар лигасының сезонда тәүге матчында Бельгиядә «Греньярд» командасы белән очрашты. Һәм монысында да оттырды – 2:3. Алда – Түбән Новгород, Төркия һәм Мәскәү. Соңгысында җиңелергә ярамый. Сезонда рәттән өченче титул кулдан ычкынса, баштан сыйпамаслар.

Фото:zenit-kazan.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading