16+

Бер финанс пирамидасына татарстанлылар 80 миллион керткәннәр

Татарстанда Мавроди “дәвамчылары” әледән әле килеп чыгып тора. Мисал өчен, 2019 елның августыннан 2020 елның декабренә кадәр республика территориясендә шундый финанс пирамидаларының берсе рәхәтләнеп халыктан акча җыеп яткан.

Бер финанс пирамидасына татарстанлылар 80 миллион керткәннәр

Татарстанда Мавроди “дәвамчылары” әледән әле килеп чыгып тора. Мисал өчен, 2019 елның августыннан 2020 елның декабренә кадәр республика территориясендә шундый финанс пирамидаларының берсе рәхәтләнеп халыктан акча җыеп яткан.

Алар зур керемнәр хакында әкият сатып, акчаны криптавалютага, фонд базарларына тотарга өндәгән. Акча бирүчеләргә 25 процентка кадәр өстәмә керем вәгъдә ителгән.

Пирамида “фиргәвен”нәре прокуратура кулына килеп эләккәннән соң гына аларның бернинди органнарда да теркәлмәве, алай гына да түгел, эшчәнлек алып барырга хокук бирә торган лицензияләре дә булмавы ачыклана.
Тикшерүләр күрсәткәнчә, ел ярым эчендә бу финанс пирамидасы татарстанлыларның 80 млн сум акчасын үзләштерергә өлгергән. Хәзер әлеге очрак буенча җинаять эше ачылган.

Финанс пирамидалары берничә төрле булырга мөмкин. Әмма аларның асылы бер – астагы “катлам” акча китереп торганда, өстәгеләр балда-майда йөзә. Астагыларның акчасы бетеп, керемнәр кимүгә, пирамиданың очында утырганнарга да көн бетә. Төгәлрәге алар җиңел генә баерга теләп, соңгы тиеннәрен китерүчеләрнең акчасын алалар да, чит илгә чыгып качалар. Пирамида шуның белән ишелә. Ә калганнар акчасыз кала.

Мондый схема төзү, ничә йөз кешенең башына “күп керем алачаксыз” дигән идеяны кертеп, сеңдерү өчен бик акыллы, зирәк һәм хәйләкәр булу кирәктер, мөгаен.
Соңгы өч-дүрт айда гына да Россиядә финанс пирамидалары “төзүчеләр “саны арту ачыкланган. Хокук саклау органнары бу юнәлештә эш алып бара торган 20ләп оешманың эзенә төшкән. Шунысы гаҗәпләндерә: Мавродий финанс белеме булмаган, гомумән, күп очракта урта белемле генә, гади кешеләрнең акчасын җәлеп итүгә юнәлдерелсә, хәзерге мошенниклар белемле, акыл белән эш итүчеләрне максатчан эзли икән.

Чаллы егете Данил Ю.ны сыйныфташы инвестор булырга өндәп, пирамидага алып кергән. Данилны беренче чиратта ничә сум кертсәң дә керем алу мөмкинлеге булу җәлеп иткән. Башта ул сынау өчен 1 мең акчасын гына биреп караган. Керем — көненә 1 процент, үзең белән алып килгән һәр кеше өчен өстәмә бонуслар вәгъдә ителгән. Данилга көн саен 10 сум акча килеп торган. Оешманың “ышанычлы” икәненә инанганнан соң, Данил машинасын сатып, пирамидага 100 мең сум илтеп бирә. Өстәвенә, таныш-белешләре, якыннарын да шулай эшләргә өнди. Данилны җиңел акча тагын да ныграк җәлеп итә. Ул бер миллион сумлык кредит алып, кертемнәр ясый һәм... берничә айдан пирамида “ишелә”. Акчадан җилләр исә, ә кредитларны түләргә генә кала...

P.S. Моннан 5-6 ел элек өстәмә эш эзләгәндә, бер оешмага килеп эләктем. Криптавалюта белән шөгыльләнә торган оешма икәнен ахырдан гына аңладым. Әмма оешмага эшкә керер өчен бик зирәк һәм акыллы булырга кирәк икәненә тиз төшендем. Нинди генә психологик тестлар эшләтмиләр икән аларга эшкә килүчеләргә. Әмма сез алардан зирәгрәк булыгыз!

Лилия ЛОКМАНОВА.

Фото: http://pixabay.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading