16+

Бер йорт подъездыннан граната табылган. Кемдер куйган бит инде аны

Нәрсә бирәсең, шуны аласың. Мәңгелек галәм кануны бу...

Бер йорт подъездыннан граната табылган. Кемдер куйган бит инде аны

Нәрсә бирәсең, шуны аласың. Мәңгелек галәм кануны бу...

“Без кешеләр!” башка җан ияләреннән акылыбыз, аңыбыз, яхшылык эшләргә сәләтле булуыбыз белән аерылып торабыз бугай бит инде. Ләкин соңгы араларда кеше булудан оялып йөри башладым бит әле мин.

Кеше дигәнең бигрәк куркыныч зат икән бит. Ерткыч җанвардан да ерткычрак. Нигә болай димме? Менә үзегез уйлап карагыз, әле бер генә бүренең дә, арыслан, юлбарысның да тәпиенә мылтык кыстырып, үзе кебекне үтереп йөргәнен күргән дә, ишеткән дә юк. Ә менә үзен табигатьнең таҗы дип санаган, Аллаһның иң камил иҗат җимеше булган Адәм баласы үтерә.

“ Чәчәкләр сусыз корый бит...”
Әле шушы көннәрдә генә интернет челтәрләрендә бер видео чыкты. Петербургтагы бер бер ханым Мәскәү фаҗигасы корбаннарын искә алып куелган чәчәкләрне кочагына җыйган, уенчыкларын да пакетына тутырган. 

Шундый акылга сыймаслык, башка-аңга барып җитми тилмертә торган сюжет. Иң аянычлысы – үзе моны ярамый торган эш дип уйламый да. Акланырга сәбәбе дә бар. “Чәчәкләр кызганыч, алар сусыз корыйлар бит...” - дип, тик тора күзләрен челт-мелт йомгалап. Ә концерт карарга килеп гомерләре ядрәдән өзелгәннәр кызганыч түгелме? Бик кызганыч. Әйтеп-аңлатып кына бетерерлек түгел. Аларны кызганып йөрәкләрдән каннар тама. Тама да кызыл канәферләр, розалар булып мәрмәр плитәләргә ята. Хәтеребезне уятыр, бүтән мондый коточкыч хәлләргә юл куелмасын өчен. Ул чәчәкләр, ул уенчыклар изге, алар – халык хәтере. Кызганыч, Казан өчен дә ят түгел алар. “Болгария” баткач елга портында, 175нче гимназия ишегелдына өелделәр алар күз яшьләре сеңгән мондый гөл таулары...

“Крокус” фаҗигасеннән соң да Баумандагы сәгать яны чәчәкләргә, йомшак уенчыкларга күмелде. Без куйган кызыл канәферләр дә бар анда. Менә бер яшь әти улы белән килгән чәчәк салырга. Сабыена нидер сөйли, аңлата. Ә нарасые кечкенә әле төшенми. Хәер, аңламасын да, үз гомерендә бүтән мондый хәлләрне күрмәсен дә.

“Кызганыгыз мине!..” 
Бер көнне иртән эшкә бара идем. Юлымда бер ханым очрады. Ярыйсы ук яхшы киенгән. Туп-туры миңа килде бу. Әллә танышыммы дип игътибар белән карасам да, күргән-белгән кешегә охшамаган болай. Минем каршы килә белмәвем күзләремә язылганмы соң әллә? Бик осталар шуны күрә-таный бугай. Урамга чыксам, хәер сорашучы хәзер сырып ала үземне. Бирәм инде, алар да Алла колы бит. Менә бу ханымның да уе-максаты миннән акча сорау икән. Күңелләрне кузгатырлык күзгә яшьләр китерерлек хикәясе дә әзер. “Махсус операциядә энем һәлак булды. Кызганыгыз инде, Әлмәткә аны җирләргә кайтырга акчам юк. 100 сум гына бирә алмассызмы икән”. Ни диим инде, бирдем. Бирмәгән хәерләр өчен булсын дим андый чакта. Ходай үзе кабул итсен. Тик ышанасым килмәде. Ышана алмадым. Әйе, югалтулар күп бүген.

Тыныч көндәгеләренә яу кырындагылары да өстәлә тора, бик аяныч. Ләкин менә шул ил башына төшкән кайгы-хәсрәтне мал табу өчен, үз мәнфәгатеңнән файдаланырга тырышуны гына аңлап бетерә алмый минем коммунизм төзүченең мораль кодексы беләен тәрбияләнгән җаным. Юк, акчамны кызганмадым, үзен кызгандым. Кесәңдә йөз сум да булмыйча бүгенге көндә ничек җан асрамак кирәк? 

Крокустагы фаҗигадан аңга да килеп җитмәгән идек (әле тиз генә килә дә алмабыз), кемнәрдер халыкның куркуыннан кызык эзли башлаган. Павлюхин урымындагы бер йорт подъездыннан граната табылган. Кемдер куйган бит инде аны, бик ямьсез шаяртырга уйлаган. Махсус хезмәткәрләр эшләрен калдырып, килеп җитеп караганнар, тикшергәннәр. Шөкер, уенчык муляж гына булып чыккан. Алла саклаган.

Безнең халыкта “күңелеңә күрә - көн“ - дигән бик акыллы гыйбарә бар. Бу чынлап та шулай. Нәрсә бирәсең, шуны аласың. Мәңгелек галәм кануны бу. Кеше булып тугач, Кеше булып яшисе иде. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Йолдыз Шәрәпова язмасын тетрәнеп укыдым. 175 нче гимназиядә кичергән аяныч хәлләр дә хәтердә яңарды. Хәер, аларның истән дә чыкканы юк. Тормыш сынаулары, бер карасаң, халыкны берләштерергә, изгелекләр кылырга, игътибарлы булырга өндәргә тиеш тә. Ни кызганыч, тормышта күбрәк киресе күзәтелә шул...

    Мөһим

    loading