Радик – гаиләдә бердәнбер бала. Мәктәпне тәмамлагач, ул механик булырга тели. Имтиханнарны уңышлы тапшыра. Тик уку гына насыйп булмый. Җәй көне дустының машинасына утырып күрше авылга барганда, юл һәлакәтенә очрыйлар. Радикның умыртка баганасына зыян килә. Аңа берничә мәртәбә операция ясыйлар, тик егет инвалидлар арбасына күчәргә мәҗбүр була.
Баштарак бу хәлне бик авыр кичерә. «Операциядән соң селкенә дә алмады, ярты сәгать саен үзебез борып тордык. Аякларын да озак сизмәде», – дип искә ала ул көннәрне Радикның әнисе Наилә апа. Шук, шаян егет үзе дә үзгәрә, үз эченә йомыла. Табиблар аңа өмет бирә. Тиешле күнегүләрне даими эшләсәң, аякка басу мөмкинлеге бар, диләр. Радик барысын да эшли, тернәкләнү курслары да уза. Бераздан аяк бармаклары тоя башлый. Махсус җайланмаларга тотынып, адымнар ясарга өйрәнә. Бу аның өчен яңадан туу кебек булса да, үзенең халәте белән килешеп бетә алмый. Үкенү, кемнедер гаепләү, рәнҗү...
Шифаханәгә ял итәргә баргач кына, үзе кебек физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләрне күргәч, тормышка карашы үзгәрә.
– Анда озак еллар инвалидлар арбасында утыручылар да бар иде, аларның күзләрендә моңсулык, кайберләре язмышлары белән килешкәннәр, аякка басуга өметләрен өзгәннәр. Минем киләчәк андый булмаячак дидем. Инвалид булуымнан кимсенмәскә, тормышның тәмен татып яшәргә һәм, әлбәттә, тернәкләнергә кирәк дигән фикергә килдем, – дип сөйли Радик.
Ул элеккеге дуслары белән аралаша башлый, урамга ешрак чыгып йөри. Җор телле, шаян Радик кабат элеккеге халәтенә кайта.
Беркөнне аны авылга кайткан кунак кызы белән таныштыралар. Гөлназ Ижевск шәһәреннән. Кыз компаниянең җаны булган, гел кызык сүзләр сөйләп, башкаларны көлдергән киң җилкәле, чибәр Радикны бер күрүдә ошата. Берничә ел очрашып йөргәннән соң, никах укыталар. Инде ике ел тату гомер кичерәләр.
– Мин Радикның инвалидлар арбасында икәненә игътибар да итмәдем. Танышларым арасында инвалидлар бар. Радик кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач та, каршы килмәдем. Әти-әнием дә риза булдылар, – ди Гөлназ.
Мәхәббәт ул – күзең төшкән чибәркәй түгел, күңелеңдәге хис байлыгы, синең күзләрнең аны чибәрләве, дигән язучы Шәүкәт Галиев. Чынлап та мәхәббәт үзгәртә егетне. Радикның әти-әнисе дә, Гөлназ килен булып төшкәннән соң, бездә чын-чынлап яңа тормыш башланды, диләр. Улларының йөзеннән елмаю китми. Радик гитарада уйнарга ярата, ашарга пешерә. Гөлназга ярдәм итә. «Өчпочмаклар ясый башласам да, улым эчлеген: итен, бәрәңгесен турап куя», – ди Наилә апа.
Гөлназ Норлаттагы бер оешмада сәркатип булып эшли. Буш вакытларында бәйләргә ярата. Баксаң, бөтен кул эшләрен сатып алып баралар икән, аеруча бәйләнгән уенчыкларын үз итәләр. Хәтта күрсәтергә дә кул эшләре калмаган иде.
– Бу шөгылем акча китерер дип уйламаган да идем. Өйне җыештырганда, йон җепләре килеп чыкты. Ташларга кызгандым. Дус кызым, уенчыклар бәйләп кара, дигәч, мәктәп елларыннан белгәннәремне искә төшереп бәйли башладым. Хәзер заказ белән дә бәйләргә туры килә, – ди Гөлназ.
Радикка –26 яшь, Гөлназ аннан дүрт яшькә кечерәк. Аларның йөзләрендәге елмаюны, бәхетле карашларны күреп сөенми, сокланмый мөмкин түгел. Киләчәккә хыяллары зурдан. Гаиләләре дә ишәер, Радик та аякка басар, иншалла. Бер-берсенә терәк булып тигез, тату яшәргә насыйп булсын иде аларга.
Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче Гөлназ белән Радик Вахитовлар гаиләсе белән танышкач, мәхәббәтнең көченә, аның кешене савыктыра алуына тагын бер кат инанасың.
Язгөлем МӨДӘРРИСОВА, Яшел Үзән, Норлат
Комментарийлар