Шәһри Казан

Беренче шәҗәрәдәге 550 кешегә тагын 200е өстәлгән, яки Татарстанның үрнәк нәселләре

Һәр гаиләнең үзенә күрә бер тоткасы, нигезе була. Кайсыдыр гаиләдә ул – учакны саклаучы, барлык туганнарны берләштереп торучы кеше. Кайдадыр – традицияләр, буыннан-буынга күчә торган әйберләр. Бу язма геройлары булган гаиләләрдә боларның барысы да бар. Аларны туганлык җепләре генә түгел, үзләренең тамырларын барлауга кызыксыну да берләштерә.

Ахунҗаннар тамгасы
Саба районыннан Ахунҗаннар нәселе 700ләп кешене берләштерә. Әлеге нәселдән булган Алия ханым сүзләренчә, нәсел җепләрен барлауны Илһам Мөхәммәтов башлаган. Татарстанның атказанган артисты инде вафат. Әмма шәҗәрәләрен төзеп, якыннарына таратып өлгергән.

“Безнең туганнар 2012 елда Сабан туе үткәрде, 500 кеше җыелды. Шул 2012 елдан соң Илһам абый шәҗәрә эшләгән һәм Ахунҗан бабайның ун баласына тараткан. Безгә шул шәҗәрә белән район данын якларга тәкъдим иттеләр. Ун баланы барлап, Кемерово, Алабуга, Казан, Чаллыдагы туганнарның телефоннарын бер төркемгә тупладык. Шундый әйбер тәкъдим иттеләр, нишлибез дип киңәшләштек. Һәр кешенең күңелендә була бушлык. Ул аны йә дин белән тутыра, яисә туганлыгы белән. Дин янына, туганлык янына безнең менә тагын шәҗәрә дә өстәлде”, – ди Алия ханым.

Бу эштән берәү дә читтә калмаган. Нәтиҗәдә, беренче шәҗәрәдәге 550 кешегә тагын 200е өстәлгән. Хәзер Ахунҗан нәселенең 13 буыны билгеле. “Үзебезнең нәселнең тамгасы бар, шуны барладык. Бабайлар ул тамганы үзләренең эш коралларында саклаган. Беренче тапкыр язылышкан вакытта алар шул рәвешле кул куйган. Бу документлар архивта да саклана”, – диде бай нәселнең дәвамчысы Алия ханым.

Татарстан “курчанка”лары
Аларның нәселе Татарстанга Курск өлкәсеннән килеп урнашкан. 7 буын нәсел җебен белә торган Малыхин-Ковальчуклар нәселендә, якыннарны гына исәпләгәндә дә – 247 кеше. Аларның бер өлеше Бөгелмә районы Соколка авылында яши. Зәй елгасы ярындагы бу салага XVIII гасырда нигез салынган. Шундый ерак арага күченсәләр дә, бу халык үзенең кече Ватанын онытмаган. Алар үзләрен Урта Апочки авылыннан чыккан дип санаган һәм шул якларга кайтып та йөргән.

“Безнең нәсел Курск губернасыннан күченеп килгән. Яшь вакытта, балалары белән бергә күчкәннәр. Безнең костюмнарыбыз, җырларыбыз сакланып калган һәм буыннан-буынга күчә. Әбиебез Мария Носонова заманында Мәскәүдә дә чыгыш ясаган һәм аның җырлавын пластинкага яздырганнар. Ул пластинка бездә әле дә саклана яшь буынга күчеп бара. “Курчанка”лар җырларын башка җырлаучы юк, аларны без генә башкарабыз”, – ди Любовь Малыхина.  

Дөрестән дә, Любовь ханым өстендәге милли костюмнар төсләре белән бездәге чуваш, мари милләтенекенә охшаш булса да, фасоны, бизәкләре белән нык аерылып тора. Бу нәселдә моннан 100 ел элек киелгән хатын-кыз костюмы да сакланган һәм алар шул өлгедән тайпылмый.

Реклама

Сүз уңаеннан, Малыхиннарда кием-салым, җыр-биюләр генә түгел, ә бик борынгы икона да сакланып калган. Яңа корылган гаиләләргә шул икона белән фатиха биргәннәр. Ул традиция әлеге нәселдә хәзер дә бар.

Нәсел бөркете
Алабугада 100ләп дагыстанлы яши. Шуларның 50дән артыгы борынгы Сергера ыруына карый. Әлеге ыругка 5 меңнән артык ел дип исәпләнә.

“Безнең бабабыз Татарстанга укырга килгән һәм биредә эшләргә калган. Татарстан аның өчен икенче өенә әверелгән. Бабабыз Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе. Нәселебездә эшмәкәрләр, табиблар, актерлар, җырчылар бик күп”, – ди әлеге ыруг вәкиле Гөлнатат.

Зөләйха Эмирбекова билгеләп үткәнчә, нәселдә буыннан-буынга күчә торган берничә әйбер бар. Аларның берсе – кулдан эшләнелгән палас. Ул паласка инде 70-80 еллап, әмма ул хәзер дә матурлыгын югалтмаган, төсләре уңмаган.

“Бу минем әниемнең бирнәсе. Тагын безнең буыннан-буынга бөркетләр (агачтан, тимердән эшләнелгән – Авт.) күчә. Алар башта бабайда булган, бабай – әтигә, ә әти – миңа тапшырып калдырды. Хәзер алар кабинетымда тора. Ул бөркетләргә дә кимендә 60 ел”, – ди Зөләйха Эмирбекова. Бөркет бу гаиләдә юктан гына символга әйләнмәгән. Ыругның тамырлары барып тоташа торган Дагыстандагы авыллары да “бөркет оясы” дип тәрҗемә ителә икән. Горур, бай мәдәниятле Сергера ыруы вәкилләре моны онытмый һәм туган якларында ел саен була.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: