Алар кулында эш кораллары ут кебек уйный. Теләсәң, машина төзи, йорт сала, тимер-томыр ябыштыра, теләсәң, медицина ярдәме күрсәтә, чәчәк бәйләме ясый бу егет-кызлар. Республикабызның төрле районнарыннан җыелган яшь белгечләр бу көннәрдә «WorldSkills Russia» эшче һөнәрләр чемпионатының төбәк этабында көч сынаша. 29 ноябрь көнне беренче җиңүчеләрне дә ачыкладылар.
Скопировать ссылку
Алар кулында эш кораллары ут кебек уйный. Теләсәң, машина төзи, йорт сала, тимер-томыр ябыштыра, теләсәң, медицина ярдәме күрсәтә, чәчәк бәйләме ясый бу егет-кызлар. Республикабызның төрле районнарыннан җыелган яшь белгечләр бу көннәрдә «WorldSkills Russia» эшче һөнәрләр чемпионатының төбәк этабында көч сынаша. 29 ноябрь көнне беренче җиңүчеләрне дә ачыкладылар.
Остару
Яшел Үзән шәһәренең механика көллиятеннән килгән 18 яшьлек Илмир Гыйсмәтуллин эшче һөнәрләр чемпионатында әле беренче тапкыр гына катнашуына карамастан, инде республика этабында беренче урын яулады. Хәзер ул ярымфинал һәм финал ярышларында ил җыелмасына эләгү өчен көч сынашачак. Егет «Сәнәгать өлкәсендә автоматлаштыру» юнәлешендә ярышты.
– Бездән башка бер генә завод та эшли алмый. Җитештерү өлкәсендә конвейерларны җибәрү, роботлар белән эшләү – безнең өстә. Ярыш вакытында мин сызымнарга карап, схема буенча проект ясадым. Төбәк этабына көн саен әзерләндем, хәзер тагын да тырышыбрак эшләргә туры киләчәк инде, – ди егет, алтын медален кулына кысып.
Федор Шадрин Казан илкүләм тикшеренү технология университеты каршындагы техникумны тәмамлагач, газета-журналлар, китапларны басучы булачак. Чемпионатта да ул «Матбугатта басма технологияләре» юнәлешендә көч сынашты. Федор инде Россия җыелмасы составында чыгыш ясый. Шулай да төбәк этабында үз көчләрен сынап карау өчен конкурстан тыш катнашырга булган.
– IX сыйныфны тәмамлаганнан соң, тормышымда ни дә булса үзгәртергә теләп, техникумга укырга кердем. Мәктәптә югары сыйныфта калуымны теләгәннәр иде – калмадым. Һөнәрне дә иҗат мөмкинлекләрен кулланып булганга гына сайладым. Өч ел теория өйрәндек, артык кызык булмады. Шуннан соң чемпионатта көч сынашып карарга тәкъдим иттеләр. Нәкъ менә бу чемпионат булачак һөнәремә мәхәббәт уятты да инде. Мин басма техника белән эшләргә өйрәндем. Төрле типографияләрдә эшләп карадым. Иң ошаганы «Идел-Пресс» белән «Логос» булды. Монда без иске машиналар белән эшлибез, алар авыррак. Чемпионатның үзендә яңалар булачак, алар инде автоматлаштырылган. Кул хезмәте бик кирәкми, – ди егет.
Федор инде узган ел ук Краснодар шәһәрендә – Россия чемпионатында, Финляндиядә милли чемпионатта катнашып, тәҗрибә туплап өлгергән.
– Финнар полиграфия, типография өлкәсендә башкаларга эталон булып тора. Шуңа да алардан күп нәрсә өйрәнеп кайттым, – ди егет.
Берничә айдан укуын тәмамлаячак ул. Инде кем булып һәм кайда эшләячәген дә тәгаен белә.
– Мин уку йортын башкалардан бер башка өстенрәк булып тәмамлыйм. Эшче һөнәрләр чемпионаты миңа шулкадәр зур тәҗрибә бирде: кайсы техниканың ничек эшлисен яттан беләм, һәр машинаны тоям. Эшкә кергәндә дә инде эшче вазифасына алмаячаклар, җитәкчелек итәрмен дип уйлыйм. Мине инде Казан типографияләре дә яхшы белә. Безнең өлкәдә уртача хезмәт хакы да ярыйсы гына – 35 мең, – диде Федор.
Хәзерге вакытта егет Мәскәүдә дә өстәмә белем ала.
Әлеге юнәлештә көч сынашкан өч кыз һәм өч егет цифрлы басма белән офсет басмада үзен сынап карады. «Матбугатта басма технологияләре» компетенциясе буенча республика белгече Эльмира Ризванова сүзләренчә, бу ике төр басманың аермасы зур.
– Цифрлы басманы гадәттә аз тиражлы визитка, буклет, тәбрикләмә кебек әйберләр бастыру өчен кулланалар. Ул бик арзанлы эш. Офсет басма зур күләмдәге китап, журналлар бастыру өчен кулланыла. Анысы кыйммәтрәк. Бәйгедә катнашучыларга да икенче басма төре авыррак бирелә. Макетны да үзеңә эшләргә, машинаны да көйләргә туры килә. Бүген яшьләр 150 битне ике төстә бастыра, шуның өчен бер сәгать вакыт бирелә. Ә төрле төстәге язмаларны бастыру өчен тагын да күбрәк вакыт һәм тырышлык кирәк. Яшьләр башкарган эшләр кайбер профессиональ осталарның да кулыннан килми. Бик авыр бу, – дип аңлатты Эльмира Ризванова.
Эшләргә өйрәнәбез
Төбәк этабында катнашкан 60тан артык яшь белгеч «алтын», «көмеш», «бронза» медальләр яулады. Араларында мәктәп укучылары да бар иде. «WorldSkills Junior» чемпионатында 20 җиңүче билгеләнде. Чемпионатның төбәк этабы Татарстанның 35 мәйданчыгында узды.
– Әбу-Дабидан Татарстан ил күләмендә икенче урын белән кайтты. Ләкин бу без көткән нәтиҗә түгел, безгә беренче урын кирәк. 2019 елда Казанда узачак дөнья чемпионатында катнашучылар бездән күбрәк булырга, күбрәк медальләр яуларга тиешбез. Бу ел хәлиткеч ел, чөнки Россия җыелмасына сайлаулар бара. Ләкин төп максатыбыз чемпионат түгел. Без шул рәвешле Татарстан икътисадын үстерәбез, югары дәрәҗәдәге белгечләр әзерлибез. Эшче һөнәрләр чемпионатын үткәрү безнең өчен бер этәргеч кенә. Хәзер уку йортлары да яхшы якка үзгәрде. Товар җитештерүче предприятиеләр дә үсте, – диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.
Министр сүзләренчә, республика буенча таралган 33 ресурс үзәк тә халыкара стандартларга туры килә. Читтән килгән экспертлар да Татарстанда барган эшне югары бәяли. 2018 елда яңа ресурс үзәкләре төзү өчен 768 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
– Чемпионат нәтиҗәсендә, без һәрбер уку йортында дөнья таләпләренә туры килердәй материаль техник база булдырырга тиешбез. Моны республика җитәкчеләре дә, зур оешма җитәкчеләре дә яхшы аңлый, – диде Энгель Фәттахов.
Узган ел катнашучылар 70 төрле дисциплина буенча көч сынашкан иде, быел ул 91 компетенциягә җиткән. Аларга «Физкультура һәм спорт», «Мәктәптә музыка дәресе укыту», «Полимер материаллар җитештерү», «Фармацевтика», «Ортопедик стоматология», «Реверсив инжиниринг», «Интерьер дизайны», «Компьютер уеннары өчен 3D модель ясау» кебек 12 төр белгечлек өстәлде. Яшьләр аларда да югары нәтиҗәләр күрсәтте. Бүтән регионнарда, хәтта быелның май аенда Краснодар шәһәрендә узган Россия чемпионатында да моның хәтле компетенция буенча көч сынашучы булмады.
Чемпионатның республика этабы 8 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Төбәк этабы җиңүчеләре 2018 елда Көньяк-Сахалинда узачак «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) милли чемпионатында катнашачак.
Комментарийлар