16+

Җәберләүчедән җәберләнүчегә – бер адым

Күптән түгел Федерация Советы сайтына «Гаиләдәге җәбер-золымны профилактикалау турында»гы канунның проекты эленде. Моңарчы гаиләдә андый хәлләр бер тапкыр гына булса – административ, тагын кабатланган очракта, җинаять җаваплылыгы буларак бәяләнә иде. Яңа текст йә шуңа өстәмә, йә бөтенләй башкача үзгәртәчәкләр.

Җәберләүчедән җәберләнүчегә – бер адым

Күптән түгел Федерация Советы сайтына «Гаиләдәге җәбер-золымны профилактикалау турында»гы канунның проекты эленде. Моңарчы гаиләдә андый хәлләр бер тапкыр гына булса – административ, тагын кабатланган очракта, җинаять җаваплылыгы буларак бәяләнә иде. Яңа текст йә шуңа өстәмә, йә бөтенләй башкача үзгәртәчәкләр.

Көнкүрештәге җәбер-золым темасы бик авыр, аеруча хатын-кызга. Исерек әти, психикасы тотрыклы булмаган әни Гаиләсендә үскән, аннан соң физик һәм рухи яктан газаплаучы ир белән гомер иткән хатын-кызлар аз түгел. Тегендә-монда булып торган коточкыч хәлләр моңа дәлил: күптән түгел генә Менделеевск та шундый фаҗиганең шаһиты булды. Моны ничек аңларга? Мондый җәбер-золымнар системага әйләнгән бит. Бер генә очрак та кинәттән генә килеп чыкмый, куркыту-янаулар, талашу, бәргәләү-суккалаулар элек тә булган, әмма күрүче дә, кисәтүче дә юк, тиран дәртләнеп китеп, җинаять кылынгач кына җәмәгатьчелек бу хакта газета битләренннән укып белә. Ләкин бөтен очракны да бер калыптан сугарга кирәкми, почмакка китереп кысылган корбан үзе дә аяныч адымга барырга мөмкин, ул чагында аның үзен хөкем итәләр.
Хәзер менә шушы хәлләрне кисәтү уңаеннан каралачак канун проекты бу хәлләргә чик куя алырмы? Әлеге канун проекты җәберләнүчеләрне яклап, гаиләне саклый алачакмы? Тексттан күренгәнчә, гаиләдәге җәбер-золым – алдан уйлап эшләнгән, әмма җинаять билгеләрен үз эченә алмаган җинаять. Шуңа аның өчен җавап бирү дә башкача булачак. Гаиләдә җәберләү исбатланмаса, судсыз, тикшеренүләрсез генә аның әгъзаларын саклык ордеры белән аерачаклар. Мәсәлән, күршенең шикаяте нигезендә. Бу очракта кимсетелүче ягында теләсә кем була ала: йә кияве белән уртак тел тапмаган әби, йә иптәш хатын. «Агрессор» әлеге ордер нигезендә үз өендә яши һәм «корбаны» белән аралаша алмый. Шул рәвешле, ахыры билгеле булмаган вакыт аралыгында теләсә кемне эзәрлекләп була: аңа телефоннан сөйләшү, интернет куллану тыела. Судсыз һәм тикшеренүләрсез! Чөнки аның кылганнары яңа проект нигезендә административ хокук бозу яки җинаять эше булып саналмый. Бу очракта кеше кайда яшәргә тиеш – бу хакта әйтүче-аңлатучы юк, башкалар белән нормаль аралаша-сөйләшә алмый дип танып, аңа балаларны да бирмәячәкләр.
Менә шундый яңалыклардан соң яшь буынның гаиләле булырга атлыгып тормаганына аптырыйсы да юк, хәзер гаиләле булу – гаепле булу белән тәңгәл килә кебек һәм андыйлар өчен махсус җәзалар да каралган! Җинаять дип саналмаган гамәлләр өчен... Ничегрәк килеп чыга инде бу – үзеңнең гомерлеккә булыр дип өметләнгән сөйгән ярың белән ЗАГСка барырга карар кыласың икән, димәк, йә син артык үз-үзеңә ышанган, йә тиле. Хатыныңның әнисе белән уртак тел таба алмасаң, бәрмичә-какмыйча гомер итсәң дә, саклык ордены тоттырып, гаиләдән аермаслар дигән гарантия юк. Мәхәббәттән саргаешып бетүегез беркемне дә борчымый, кемнеңдер канун үтәлә дип план тутырасы, премия аласы бар. Ул – каһарман, «җинаять»че тотылган, бер төркем халык котылган. Ул үзе дә нәрсә өчен икәнен аңламый, әмма кемне борчый соң бу? План бар бит, премия дә комачауламый.
«Гаиләдәге җәбер-золымны профилактикалау турында»гы канун проекты кабул ителсә, күп кенә хокуклар бозылачак: 
шәхси тормыш иминлеге, балалар тәрбияләүгә, торакка хокук, күчеш һәм намус ирекләре. Хокукларны якларга тиеш­ле канун проекты башка хокукларны кысрыклап чыгара икән, кирәкме соң ул? Аңлашылып бетмәде әле: бу очракта җәберләнүчеләр яклана, әмма һәркем үзе җәберләнүче ролендә калырга мөмкин... 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading