16+

Кара көннәр: Башкортстанда юл һәлакәтендә 6 кеше һәлак булды

Башкортстандагы авариядә һәлак булганнар турында ни билгеле?

Кара көннәр: Башкортстанда юл һәлакәтендә 6 кеше һәлак булды

Башкортстандагы авариядә һәлак булганнар турында ни билгеле?

Кара көннәр. Башкортстанда икенче атна рәттән юлларда массакүләм үлем-китем очраклары күзәтелә.

 25 июль сәгать 11ләр тирәсе. Пассажирлар автобустагы урыннарына утырыша. Гадәттә, Языково авылыннан Уфага баручы маршрутка почта янындагы тукталыштан кузгала, ә Башкортстан башкаласына пассажирлар 13 сәгатькә барып җитәргә исәп тота.

Языково авылының таныш урамнары, М-5 трассасы. Кашкалаш авылы борылышы. Кинәт кенә "маңгайга-маңгай" бәрелеш. Алты кеше фаҗига урынында ук һәлак була, 17 кеше зыян күрә.

Соңрак 27 яшьлек шофер тикшерүчеләргә үз версиясен бәян итә: юл хезмәтендә эшләүче «КамАЗ»ның акрын гына баруын абайламый калган. Нәкъ бу участокта эшчеләр юл тамгасын яңарталар икән.

Берничә кеше һәлак булган һәлакәт турында беренче хәбәрләр дежур хезмәтләр пультына 11 сәгать тирәсендә керә. Тиздән «ашыгыч ярдәм» нең беренче кареталары урынга килеп тә җитә, коткаручылар ярдәм күрсәтә, зыян күрүчеләрне алып китәләр. 

Аеруча авыр тән җәрәхәтләре алган кешеләрне махсус вертолет белән Уфага алып китәргә туры килә. Уртача тән җәрәхәтләре алган башка зыян күрүчеләрне якын-тирәдәге Языково һәм Чишмә Бистәсе хастаханәләренә җибәргәннәр. Алар арасында ике бала да була: кыз 15 яшьлек кыз баш мие җәрәхәте алган, алты яшьлек малайны, җитди имгәнүләр булмаса да, тикшерүгә җибәргәннәр.

21нче номерлы хастаханәгә һәлакәт урыныннан дүрт өлкән яшьтәге кеше китерелгән, алар арасында өч кеше уртача авыр җәрәхәтләре алган, калганнарын өйдә дәвалану өчен озатканнар.

«Анда "сукыр" зоналар юк, турыдан-туры һәм тигез юл, моннан тыш, юл-транспорт һәлакәте урыныннан йөз метрда тизлеккә радар куелган. Ни булган, ни өчен машина йөртүче шундый юл һәлакәте китереп чыгарган, моны тикшерүчеләр ачыклаячак. Автобус салоныннан видеорегистратор алынды, аны лабораториягә җибәрделәр», - дип сөйләгән "Башинформ" хәбәрчесенә Башкортстанның Благовар районы администрациясе башлыгы Марат Йосыпов.

Башкортстанның элеккеге ЮХИДИ башлыгы, хәзерге вакытта Дәүләт Думасы депутаты Динар Гыйльметдинов әлеге юл һәлакәтенә кагылышлы үз версиясе.

«Җәй көне, һава температурасы югары, яллар вакытында хәрәкәт итү бигрәк тә интенсивлаша һәм элек тә бик авыр нәтиҗәләргә китергән һәлакәтләр булган иде. Җәйге челлә машина йөртүчеләрнең физиологик халәтендә дә чагылыш таба», - диде ул.

Кунактан кайтып барышлары була

Килеп чыккан куркыныч юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр бөтен Благовар районы халкын тетрәндерә.

«Якыннары белән бергә кайгырабыз», «Барыбыз өчен дә коточкыч фаҗига», — дип язалар алар җирле социаль челтәрләрдә.

Күпләр өчен әлеге маршрут автобусы-Уфага барып җитүнең бердәнбер мөмкинлеге дип әйтсәң дә ялгыш булмас. Якындагы электричка «Благовар» станциясеннән көнгә ике тапкыр (иртән һәм кичен) йөри.

Һәлак булганнар арасында иң яшенә 20 яшь булган, ул күптән түгел армиядән кайткан.

Һәлакәттә шулай ук Үзбәкстанда туып — үскән ир дә үлгән, аның Уфага барышы булган. Мәрхүмнең ике баласы калган.

2002 елда туган кызның кунакта булганнан соң, өенә кайтып барышы була. 

Һәлак булганнарның мәетләрен моргка алып киткәннәр. «Бу минутларда һәлак булганнарның мәетләрен тану бара. Һәр гаиләгә ритуаль машина беркетелгән. Бер мәрхүмне 26 июль көнне җирләячәкләр. Калганнарын 27 июльдә җир куенына иңдерәчәкләр. Биш кеше Благовар районында күмеләчәк, бер хатын — кызны Уфа районындагы зиратта җирләячәкләр», - дип хәбәр итте Башкортстанның Благовар районы администрациясе башлыгы Марат Йосыпов.

27 яшьлек автобус шоферына карата җинаять эше кузгатылган.

Хәзерге вакытта ул Уфа хастаханәсендә дәвалана. Тикшерүчеләр аны тоткарлау турында карар чыгарган.

Әгәр шоферның гаебе исбатланса, аңа җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Фото: https://www.bashinform.ru/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading