Комсомол турында сүз башласам, ике бармагы арасына кыстырылган айфонын өченчесе белән рәхәтләнеп бутап утыручы буын мине борынгылар рәтенә бастырып куяр инде. Бастырса бастырыр, тик минем кебек «борынгылар» аз түгел әле һәм алар картая да белми, чөнки «Комсомолдан аерылмыйм, мәңге яшь булып калам», дип җырлаган буын бит ул. Бу җыр миңа да таныш, мин дә җырлаган идем, киләсе елга бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәргә тиеш булган әлеге яшьләр оешмасы сафларына кабул ителгәч.
Әмма комсомол булу бик җиңел генә башкарыла торган эш түгел, моның өчен ныклап әзерләнергә кирәк. ВЛКСМ дип аталган әлеге оешманың уставы бар һәм комсомоллар рәтенә басучы аны яттан белергә тиеш, комитет әгъзалары каршында шактый гына сорауларга җавап бирәсе була. «Комсомолга ни өчен керәсең?» кебек сораулар иң җиңеле, син аңа чартлатып җавап бирәсең: «Коммунизм төзүдә үземнән өлеш кертү өчен!» Авыррак сорау – комсомолның принциплары һәм орденнары (кайчан һәм ни өчен бирелгән). Менә шушы сорауны гына бирмәсеннәр дип кереп баскан идем, «Тынычлык символы нәрсә?» дигәнрәкләренә җавапны биреп бетергәндә генә, теге орденнарны сорап куйды бит комитетның бер әгъзасы. Алты орденны да санап чыгарга туры килде инде, комсомолга керү теләге көчле иде. Керүен дә кердек, комитет әгъзасы булып шактый гына эшләр дә башкарып өлгердек, әмма бездән соң кабул ителүче булмады. Шулай итеп, без соңгы комсомоллар булып калдык. Сугышларны, сугыштан соңгы, бөек төзелешләр чорын исән-имин үтеп яшәп килгән ВЛКСМ, үзгәртеп кору җилләре исеп, яшәүдән туктады.
Хәзергеләргә бу бәлки беркатлылык, мәзәк булып тоеладыр, әмма ул чорда комсомолга керә алмау хурлык, түбәнлек санала иде. Уставны белү генә сине комсомол ясамый әле, укуы, тәртибе начар булганнарга, милициядә учетта торучыларга бу оешмага керү бәхете тәтеми. Ә ВЛКСМ әгъзасы булмаганнарга юлларның да күбесе бикле. Юкка гына узган гасырның 70нче елларында комсомоллар саны 36 миллионга чаклы җитмәгән шул. Бүгенгә хәтле әлеге рекордны дөньядагы бер генә яшьләр оешмасының да кабатлый алганы юк әле.
Әлеге оешмадан, хатирәләрдән башка, берни дә калмады дисәм, ялгышамдыр, аңардан оештыра белү тәҗрибәсе калды. Бүгенге сәясәтчеләр, депутатлар, олигархларның да бөтенесе диярлек кичәге комсомоллар. Шушы яшьләр оешмасы системасында кем күбрәк эшләп кала алган – бүген ул карьера баскычыннан югарырак үрмәли. Карьера үсеше өчен уңай шартлар, патриотик хисләрдән тыш, комсомол безгә тагын нәрсә бирде? Ничек кенә әйләндермәсеннәр, ул яшьләр өчен таяныч, киләчәккә юллама иде. Шул ук вакытта башкаларны үзе артыннан ияртә алырлык зур көч тә булып торды, мисаллар шактый – сугыш, шәһәрләр, заводлар төзү, тимер юллар салу, чирәм җирләрне күтәрү, студент отрядлары һ.б. Каһарманнар исемлегенә күз салу да җитә, аларның күбесе – комсомоллар. Ә бүген бер йодрыкка җыйналып тормаган яшьләр төрле тарафларга ыргыла, һәм ул тарафларның барысы да яхшы түгел. Мендәр тышы чәчәкле булганда матуррак, әлбәттә, элеккеге бертөрлелеккә кайту да кирәкми, әмма аның яхшы якларын барлап, аңардан сәяси инструмент ясамыйча, яшьләрне бергә туплаган оешма булганда, нәтиҗәсе булыр иде кебек. Уставларсыз, кызыл тышлы әгъза билетларыннан башка гына.
Алда әйтелгәнчә, болар турында сөйләп, мин бик борынгы, артта калган бер кеше кебек тоеламдыр хәзерге яшь буынга, әмма без тулы мәгънәсендә чын кешеләрдән үрнәк алып, аларга тигезләшергә омтылып үстек. Безнең кумирлар арасында Рэмболар, үрмәкүч-кешеләр, хатын-кыз-мәчеләр һәм башка шуның ише чынбарлыкта булмаган һәм хайвани затлар юк иде. Узган бәйрәмнәр белән сезне, кичәге комсомоллар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар