16+

«Без күргәнне сезгә күрергә язмасын...»

Мәдрәсә шәкерте булган вакытларда, авыл мәчетләрендәге намазларда катнашсаң, ашларга барсаң, әби-бабайларның дога кылганда һәрвакыт: «Раббым, сугыш афәтләреннән сакла», – дип әйткәннәрен ишетергә туры килә иде. Яшьлек белән ул сүзләрне ни өчен шулкадәр еш кабатларга кирәклеген аңлап та бетерми идем. Нишлисең, ачның хәлен тук белмәс, дигәннәр.

«Без күргәнне сезгә күрергә язмасын...»

Мәдрәсә шәкерте булган вакытларда, авыл мәчетләрендәге намазларда катнашсаң, ашларга барсаң, әби-бабайларның дога кылганда һәрвакыт: «Раббым, сугыш афәтләреннән сакла», – дип әйткәннәрен ишетергә туры килә иде. Яшьлек белән ул сүзләрне ни өчен шулкадәр еш кабатларга кирәклеген аңлап та бетерми идем. Нишлисең, ачның хәлен тук белмәс, дигәннәр.

Шөкер, без сугыш афәтен үз башыбыздан кичергән буын түгел, шуңа күрә сугышның никадәр зур хәсрәт икәнен аңлап бетерә алмыйбыз. Әмма бичара әби-бабайларыбыз ул чорның ачлык-ялангачлыгын, ятимлеген үз башларыннан кичергәннәр. Сугыш дәһшәте аларның бәгырьләренә кадалып, күңелләрен телгәләгән. Шуңа күрә, 60-70 ел үтсә дә, яралары төзәлмәгән һәм алар әле һаман да: «Сугыш афәтләре бирмә», – дип дога кылуларын дәвам итәләр. Чыннан да, сугыш һәлакәте яшәп килгән күпме нәсел агачларын тәмам корытты, күпме газиз аналарны улсыз калдырды, миллионнарча хатыннарны тол, балаларны ятим итте... XX гасырда кешелек башына төшкән әлеге фаҗига тарих битләренә кыямәткәчә кереп, киләсе буыннар өчен гыйбрәт булып торса иде.

Адәм баласына үз тормышында Раббысына гыйбадәт кылу өчен дә, үзен, гаиләсен яшәтү өчен дә иминлек кирәк. Баш өстендә аяз күк йөзе булмаса, бәндәгә рәхәтләнеп дин тоту да, җәмгыятькә хезмәт итү дә мөмкин булмас иде. Шуңа күрә, Ибраһим пәйгамбәр үзенең киләсе буыннары-нәселе төпләнеп каласы урын – Мәккә шәһәре өчен изге дога кылганда, ике нәрсәне искә ала: иминлекне һәм бер Аллаһыга гыйбадәт кылу мөмкинлеген.

«Йә, Раббым, бу шәһәрне иминлектә кыл. Мине һәм улларымны сыннарга табынудан ерак кыл» («Ибраһим» сүрәсе, 35нче аять). Аллаһыга шөкер, Мәккә әһелләре 4000 елдан артык Ибраһимның изге догасында – иминлек һәм иманда яшиләр.
Аллаһы Тәгалә, чыннан да, яраткан пәйгамбәренең догасына җавап бирә һәм Мәккә җирләрен, анда яшәүчеләрне хәвеф-хәтәрләрдән имин кыла, бәрәкәтен бирә. Аллаһы Тәгалә әйтте: «Аллаһы аларга ачлыктан соң туклык бирде һәм куркынычтан соң иминлек бирде» («Кораеш» сүрәсе, 4нче аять).

Күп нигъмәт иминлек белән бәйле. Тормышта бик күп нигъмәтләр иминлек нигъмәтеннән башка була да, кешегә файда да китерә алмый. Имин дөньяда гына кеше төзегән өенең җылысын, гаиләсенең рәхәтен тоя, газиз баласына – ата-ана, оныкларына әби-бабай булуның ләззәтен таба. Узган гасырның 30нчы елларында бабамның әбисе оныкларын алдына утыртып сөйгән вакытта: «Үлеп бетсәгез ярар иде», – дип әйтә торган булган. Бабам аннан: «Әби, ник алай әйтәсең», – дип сорагач, ул, бичара: «Кызганыч сез бу дөньяга», – дип җавап кайтарган. Гражданнар сугышы, октябрь инкыйлабы, ачлык еллары кебек илдә барган тетрәнү-үзгәрешләрдән тәмам арыган татар карчыгы балакайларын алда тагын ниләр көткәнен гүя белеп, тоеп торган кебек.
 
Иминлек күләгәсе астында гына кеше тапкан ризыгының, эчкән суының тәмен тоя шул. Иминлек булганда гына кеше хәләл сәүдәсен, кәсебен торгыза, хәләл малын өенә алып кайта ала. Заманында татар кызына өйләнгән бер гарәп егете, җомга намазыннан соң яныма килеп, шул сүзләрне әйткән иде: «Матур итеп гаилә кордым, балаларыбыз туды. Сүриядәге үземнең туган шәһәремдә тырышып-тырышып фатир алдык, шул ук йортның беренче катында кибет сатып алдым. Гаиләм белән сәүдә итәрбез, рәхәтләнеп бергәләп яшәрбез дип хыялландым... Аннан сугыш башланды... Гаиләмне Россиядә калдырып, бераз тынычлангач, янә өебезгә кайттым. Анда фатирыбыз һәм кибетебез генә түгел, без яшәгән йорт та, урам да юк иде инде».

Кеше ничәмә-ничә еллар акча җыеп үз почмагын булдырсын, маңгай тирен түгеп кәсебен төзесен һәм бер мизгелдә бернәрсәсез урамда калсын әле. Сүриядәге ул егет кемгә шикаять яза ала? Кемнән өен, кибетен таләп итә ала? Сугыш афәте шушы инде ул: президент Әсәд тә, ООН да, сугыш уты кабызган башка төркемнәр дә гади халыкның җимерелгән тормышын, аянычлы язмышын яхшыга үзгәртә алмый. Тынычлык булмаса, үзеңнең дини бурычларыңны да тиешенчә үтәү мөмкин түгел. Баш очыңнан көн-төн «тимер кош»лар очып, җир өстенә «утлы таш»ларын коеп торганда, кем мәчетләр салыр, кем мәдрәсәләр торгызыр? Кем ул мәчетләрдә намаз укыр, мәдрәсәдә кем рәхәтләнеп сабак алыр? Орыш мәйданында кеше үз өстендә булган фарыз намазларын да тиешенчә башкара алмаганлыктан, Раббыбыз намазларны җиңеләйтеп укырга рөхсәт итте. Әмма хәвеф китеп, янә тынычлык кайтканнан соң: «Яңадан иминлек хәленә кайткач, намазыгызны тиешенчә башкарыгыз», – диде («Ниса» сүрәсе, 103нче аять).

Тиздән, Аллаһы теләсә, изге рамазан айлары килә. Әмма тормышыңда иминлек булмаса, ул кунакка кем кадер-хөрмәт күрсәтә алыр иде?! Берничә ел элек гарәп телеканалларының берсендәге туры эфирда бер имам Рамазан аена кагылышлы сорауларга җавап биреп утыра. Африканың кайсыдыр бер иленнән шалтыратып, кемдер аңа: «Остаз, сәхәр ашарга, авыз ачарга ризык булмаганда, ураза тоту фарызмы», – дип сорады. Шулвакыт бик күп сорауларга җиңел генә җавап бирүче галим бөтенләй телсез калды, күзеннән яшь чыгып, елап ук җибәрде...

Ә бит заманында безнең әби-бабайлар да барлы-юклы сәхәрләре белән уразага кергәннәр. Көн буе бил бөгеп урак урганнар, сусаудан иреннәре чатнап ярылган. Өйгә кайтуларына хәзерге шикелле табын тулы ризык көтмәгән аларны... Аллаһының биргәненә шөкер, хәзер сәхәрендә дә, ифтарында да ризык табынга сыймый. Хаҗ сәфәрен алсак та, элгәре татар кешесенең изге Мәккә шәһәренә хаҗга баруы башка сыймаслык нәрсә булган. 1926 елда Риза хәзрәт җитәкчелегендә бөтен Союздан сигез кеше хаҗ сәфәренә чыккан. Бу да милләттәшләребез өчен зур җиңү һәм тарихи вакыйга була! Ә бүген Татарстаныбызның кайбер авылларыннан ел саен дистәләрчә милләттәшләребез рәхәтләнеп хаҗ кылып кайталар. Кайберләре биш-алты мәртәбә хаҗда булган. Илдә, дөньяда иминлек булмаса, бу гыйбадәтләрне кылу мөмкин булыр идеме?! Кызганыч, якты көннәрдә, тыныч төннәрдә яшәп тә, көн-төн зарланучылар аз түгел. Әлбәттә, сынау дөньясы сынаусыз булмый. Бу оҗмах түгел ич. Зар кылыйм дисәң, сәбәпләрен табарга була: кемнеңдер теше сызлый, кайсысыныңдыр акчасы җитми, берсенең ире исерек, икенчесенең хатыны ашарга пешерә белми... Ләкин шөкер итәргә сәбәпләр күбрәк. Пәйгамбәребез: «Кем үз өендә (гаиләсендә) имин хәлдә уянды, тәне сәламәт, көн буена җитәрлек ризыгы бар – ул бөтен дөньяны кулына төшергән кебек булыр», – дигән.

Тормышның бар өлкәсе дә иминлек белән бәйле булу сәбәпле, ислам дине иминлек саклауны кешелекнең изге бурычы итеп куя. Тарих күрсәткәнчә, Мөхәммәд Пәйгамбәр килгәнче, гарәп кабиләләре гасырлар буе үзара сугышып, үч алышып, дошманлашып яшәгәннәр. Пәйгамбәребез аларны бер дин астына җыеп, иң элек дошманлыкны бетерү өчен күпме көч куя. Кабиләләр арасында туганлык, дуслык хисләрен үстерә. Үзенең бер хәдисендә ул, мөселманның асыл сыйфаты нинди булырга тиешлеген аңлатып: «Мөселман шул: аның теленнән дә, кулыннан да башкалар имин булырлар», – дип әйтә.

«Раббым, сугыш афәтләре бирмә». Сугыш, бер-береңә корал күтәрү мөселман өчен харам эш санала. Пәйгамбәребез: «Берегез дә коралын кардәшенә күтәрмәсен, ул бит белми: бәлки шайтан аның кулына тәэсир итеп, ул ут чокырына китәр», – дигән. Бүгенге көндә дә үзендә булган гаскәре, «тимер ат»лары, «тимер кош»лары белән мактанучы патшалар аз түгел. Берәүләр заманча кораллары белән күкрәк каксалар, кагырлыгы булмаганнар читтән утка май сибеп торалар. Әлбәттә, Россия белән Америка арасының кискен булуы күңелләрне борчый. Бер төркем акыллы башлар: «Сугыш башланса, Америка җиңәчәк, алар көчлерәк», – ди, ә икенчеләре: «Юк, безнең илне, безнең халыкны җиңү мөмкин түгел!» – дип кырт кисә. Ә кайбер сәясәтчеләр моны өстәгеләрнең үзара килешенгән уен уйнаулары гына дип тә аңлатырга тырыша. Аллаһы сакласын, уеннан уймак чыга, диләр. Әгәр бүгенге замана кораллары белән Россия һәм Америка арасында сугыш кабынып китсә, бөтен Җир шарына афәт киләчәк. Монда Россия дә, Америка да исән калмаячак.

Ике арысланны читтән котыртып торучы этләр ролен башкарып торган «акыллы» илләргә дә шаукымы җитәчәк. Сугышта ике якның берсенә җиңүче исемен бирсәләр дә, әгәр илеңдә дистәләрчә миллион халкың корбан китсә, ул җиңүгә шатланырлык кеше калырмы икән?!
Әби-бабайларыбыз күргән дә, алар кичергән дә җитә. Җәяү Берлинга кадәр барып җиткән бабам, әллә ни күп догалар укымаса да, ачлыклы балачагын, сугышлы яшьлеген искә алып утырганнан соң, сүзен һәрвакыт: «Без күргәнне сезгә күрергә язмасын», – дип төгәлли иде.

Раббым патшаларыбызга аек акыл, хикмәт бирсен. Бөек Ватан сугышында ятып калган, күбесе җеназасыз, догасыз гүргә кергән, бүген каберләре дә билгеле булмаган бабайларның рухларын шәһитләрдән кылсын, каберләрен оҗмах бакчалары итсен. Үзенең яшьлеген, саулыгын яу кырында калдырып кайткан, илен, туган җирен торгызуга күпме көчен куйган әтиләребездән Раббым разый булсын. Тол калып, ничә баласын ирсез аякка бастырган, сынмаган, бөгелмәгән әбиләребездән разый булсын. Безгә аларның рухларын онытмыйча, алар өчен изге дога кылып яшәргә язсын. Туган һәр көн, аткан һәр таң өчен куанып, Раббыбызга шөкер итеп, җир өстендәге тынычлыкны саклап, төрле милләт вәкилләре, дин тотучылар арасында булган татулыкны ныгытып яшәүләрне насыйп итсен.

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, «Кабан арты» мәчете имам хатибы

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading