16+

«Без әле Туфан аганың бөеклеген аңлап бетермибез»

Татарстан Язучылар берлегендә Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе узды. Аны оештыруга зур өлеш керткән, язучыны якын кешесе итеп күргән, озак еллар аның белән бергә «Сәхнә» журналында эшләгән журналист Зимфира Гыйльметдинова әйтүенчә, алар Туфан Миңнуллинны искә алып, ел саен төрле форматта очрашулар уздыралар. Бу юлы исә аны күбрәк депутат, җәмәгать эшлеклесе буларак искә алдылар. Кичәгә якыннары, дуслары, Дәүләт Советында бергә эшләгән фикердәшләре, депутатлар, язучылар, җырчылар җыелды. Кичә Туфан абыйның үзе кебек гади, ихлас, эчкерсез һәм рәхәт булды. Милләт җанлы, кешелекле, ярдәмчел, кыю сүзле, тырыш, кешеләрне яратучы шәхес турындагы кичә башкача булырга мөмкин дә түгел иде. 

«Без әле Туфан аганың бөеклеген аңлап бетермибез»

Татарстан Язучылар берлегендә Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе узды. Аны оештыруга зур өлеш керткән, язучыны якын кешесе итеп күргән, озак еллар аның белән бергә «Сәхнә» журналында эшләгән журналист Зимфира Гыйльметдинова әйтүенчә, алар Туфан Миңнуллинны искә алып, ел саен төрле форматта очрашулар уздыралар. Бу юлы исә аны күбрәк депутат, җәмәгать эшлеклесе буларак искә алдылар. Кичәгә якыннары, дуслары, Дәүләт Советында бергә эшләгән фикердәшләре, депутатлар, язучылар, җырчылар җыелды. Кичә Туфан абыйның үзе кебек гади, ихлас, эчкерсез һәм рәхәт булды. Милләт җанлы, кешелекле, ярдәмчел, кыю сүзле, тырыш, кешеләрне яратучы шәхес турындагы кичә башкача булырга мөмкин дә түгел иде. 

Син җитмисең...
Әлеге җылы очрашуны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов ачып җибәрде. 
– Туфан ага барыбызның да якын дусты, милләтнең аксакалы иде. Без аны һәрвакыт сагынабыз. Язучылар берлегенең нинди генә авыр моментлары булса да, аңа һәм Разил Исмәгыйлевичка таяна идек. Шушы бинаны алып бирүдә дә аның өлеше зур булды, алай гына да түгел, ул аны алып бирде дисәк тә була, – диде ул. 


Данил Салихов узган ел Биектау районының Кече Битаман авылында халыкара семинар үткәрүен дә әйтте. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 30дан артык драматург килгән. Ул ике елга бер тапкыр оештырылачак. Чираттагы очрашу киләсе елга булачагын җиткерде.
Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев Туфан абый белән 45 ел буе аралашып яшәвен әйтте. Һәм фикердәшен бик яратып, сагынып сөйләде. 


– Без аның белән бергә кайда гына булмадык, ниләр генә күрмәдек. Хәзер дә аны уйламаган көнем юктыр. Туфан аганың юклыгы үзен бик нык сиздерә. Аның иң асыл сыйфатларының берсе – ул иң кирәкле сүзне иң кирәкле моментта әйтә белә иде. Һәм аның сүзенә һәрвакыт колак салалар иде. Аның белән йөрү, аның белән сөйләшү рәхәт иде. Гомумән, ул бик рәхәт кеше иде. Кайберәүләргә ул кырыс кебек күренә иде. Ләкин ул кырыс булырга тиешле кешеләргә генә шулай иде. Ул кеше күңеленә ачкычны иң җиңел тапкан кешеләрнең берсе булгандыр. Туфан ага кешеләр белән шулкадәр җиңел аралаша иде. Авылларга баргач кем генә очраса да, шунда ук уртак тел таба иде. Казанга килгәч, министр, Президент белән дә аның дәрәҗәсендә иркенләп сөйләшә иде. Мескенләнми дә, үз сүзен дә әйтә, кирәк икән, бәхәскә дә керә иде. Аннан соң тагын аның иң асыл сыйфатларының берсе – кешене ярата белүдә. Яратмаса, яратмаганын да сиздерә иде. Ул ярдәм иткән кешеләрнең исәбе-хисабы юк. Ул салган, төзекләндергән мәктәпләр, мәдәният йортлары, китапханәләр бихисап. Без аны елдан-ел ныграк сагынабыз. Без әле Туфан аганың бөеклеген аңлап бетермибез. Еллар узган саен, аны ныграк ача барырбыз, – диде Разил Вәлиев. 
Спас районы башлыгы Камил Нугаев әйтүенчә, Туфан абый «чирегезне, проблемаларыгызны яшермәгез, хәл итүнең җаен табарбыз», дип әйтә торган булган.


– «Егетләр, мин сезне аңлыйм, сез чыгып чыгыш ясый алмыйсыз инде. Әйтә башласагыз, башыгызга китереп сугачаклар. Сез әйтәсе сүзегезне миңа әйтегез, үзем җиткерермен», – ди иде. Ул милләт арбасын җигелеп тарткан һәм иңенә күпме бурыч, җаваплылык алган. Мин аңа һаман шаккатам, – диде ул.

«Туфан белән
«җеннәребез килешкән» иде»

Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин – Туфан Миңнуллинның иң якын дусларының, фикердәшләренең берсе булган. Алар икесе очрашса, сөйләшер сүзләре бетми иде, ди Разил Вәлиев аларның дуслыгы турында. 


– Безнең Туфан абый белән «җеннәребез килешкән» иде шул, – ди Фатыйх Сибагатуллин дусты турында. – Без аның белән 1976 елда танышкан идек. Шуннан бирле мөнәсәбәтләребез гел якын булды. Без аның белән төннәр буе сөйләшеп утыра идек, киңәшләрен дә әйтә иде. Күп нәрсәләргә карашымны үзгәрткән кеше ул. Атларга карата да. Берзаман Германиядән нәселле понилар алып кайттык. Аларны күрсәтер өчен беренчеләрдән булып Туфан абыйны чакырдым. Ул: «Син нишләп болай итеп аттан көләсең? Бу нинди ат булсын инде?» – диде. Шуннан соң Туфан абый атларның кушаматларын сорый башлады. Аларга да үзебезчә, татарча кушаматлар бирүемне теләде. Китаплар язуга кереп китүемә дә Туфан абый сәбәпче. Ул: «Син бик күп беләсең, кызыксынасың. Шуларны төртеп бар әле», – дип киңәш итте, – диде.
1995-1999 елларда Дәүләт Советы депутаты булган Сүрия Усманова да Туфан абыйны хөрмәт белән искә алды. Хәер, «Канун. Парламент. Җәмгыять» дигән тапшыру оештырып җибәргән ханымны ул үзе дә хөрмәтләгән. Чөнки сүзен җиренә җиткереп башкарганнарны ярата торган булган. Үзе дә шундый. 


– Туфан абый һәр нәрсәне җиренә җиткереп эшли торган кеше иде. Шул ук вакытта арысландай кыю иде. Туфан абый һәм Фәндәс абый белән биш ел даими парламентта эшләдек. Ишекләребез янәшә иде. Сөйләшкән темаларыбыз һәрвакыт милләт, тел, иҗат, мәдәният турында була иде. Аның белән бөтен нәрсә турында сөйләшеп була иде. Гаилә, кием, аш-су, бакча булсынмы – барысы турында да белә һәм рәхәтләнеп сөйли иде. Гаиләмдә күңелне борчып торган хәлләр булса да, аның белән сөйләшкәч, тынычлана идем, – дип искә алды аның белән бергә эшләгән елларын Сүрия ханым. 
Ә менә Фәндәс Сафиуллин турында Туфан Миңнуллин бердәнбер профессиональ сәясәтчебез дип әйтә торган булган. Башкаларны ул үзешчәннәр дип санаган. 


– Туфан бик талантлы драматург, оештыручы гына түгел, сәясәтче дә иде. Мин биредә утыручылар арасында Туфанны иң соң белүчедер, бәлки. Армиядән кайтып, аның белән телевизор аша танышуым СССР Югары Советы сессиясе утырышының трансляциясе вакытында булды. Дәүләтебезнең бик зур җитәкчесе үзенең икътисад турындагы докладында зарлана. Илебез зур, икътисадны идарә итү бик кыен, ди. Туфан, урыныннан сикереп торып, бөтен СССР алдында: «Не надо было столько завоевывать, раз не можете управлять!» – диде. Бу сәясәтче икән, шул сүзне бөтен ил алдында әйтә алды, дип, күңелемә салып куйдым. Ул олысына да, кечесенә дә үзенең мөнәсәбәтен күрсәтә белде. Опера театрында үзебезнең талантларны читкә тибәреп, читтән кеше яллап, шабашка театрына әйләндерү башлангач, анда ике зур талантыбызны эштән китәргә мәҗбүр иттеләр. Туфан, залда сикереп торып, Президентка турыдан-туры: «Минтимер Шәрипович, Сез теләсә кайсы министрыгызны атна саен алмаштыра аласыз, әмма мондый талантларны Сез еллар буе эзләп тә таба алмаячаксыз. Нәрсә эшлисез Сез», – дип мөрәҗәгать итте. Хәзер уйлыйм, әгәр бүген шул тавыш яңгырап торса, бу хәлгә калмас идек. Мин аңа бик рәхмәтле. Алар мине Разил белән икесе, ирексезләп, китабымны чыгарырга мәҗбүр иттеләр. Көн саен әйтелгән «кайчан чыгарасың?» дигән сүзнең миңа тәэсире булмагач, бу эшне үз өсләренә алдылар. Разил башкарып чыкты. Үземнең батырлыгым җитмәс иде. Туфан фикердәшем, дустым, ватандашым, милләттәшем, көрәштәшем булды, – диде ул. 


Аның чыгышыннан без Туфан абый турында башка төрле кызыклы мәгълүматлар да белдек. Мәсәлән, ул самолетта очарга, боз өстеннән йөрергә курыккан икән.


– Беркайчан да самолетта очмады. Әлмәткә барасы булса, боз өстеннән машина белән чыкмас өчен, Чаллы аркылы әллә кайлардан әйләнеп бара иде. Аның тагын бер таланты бар: бик белеп бетермәгән әйбер турында да акыллы фикер әйтә белә иде. Никадәр дөрес, көчле әйтсә дә, законнар укып артык мәшәкатьләнми иде. «Законны сез укыгыз, миңа аңлатырсыз», – ди иде. Бик кайнар мәсьәләләр каралганда, фикеренең үтмәсен дә белә инде ул, каршы тавыш бирәчәкләрен дә чамалый, барыбер, кәгазен тотып, трибунага акрын гына чыга иде. Шул араны: «Беләм инде, барыбер үткәрмисез, намусым чиста калсын, барыбер әйтәм», – дип, үзе белән үзе сөйләшеп бара иде. Онытылмаслык кеше. Аның белән эшләү бәхет булды. Күңелле еллар иде, – диде Фәндәс Сафиуллин.

 
Очрашуда җырчылар – Зилә Сөнгатуллина, Римма Ибраһимова, Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов – Туфан Миңнуллин үзләренә язылган җырларны башкарды. Скрипкачы Динә Закирова һәм баянчы Нәҗип Бәдретдинов та әлеге кичәгә ямь өстәде. 


Аның акыллы һәм чибәр кызларны яратуын да искә алдылар. Җырчылар арасында бигрәк тә Зилә Сөнгатуллинаны яратып тыңлаган икән. Хәтта аның матур күлмәкләре турында язма да әзерләргә тәкъдим иткән булган. Шулай ук Австралиядә яшәүче милләттәшебез Зөлфия Камалованы да яратып тыңлаган. Аның җырларын кабат-кабат тыңлап, иҗатын татар музыкасында яңа сүз дип бәяләгән. 
Шушы очрашуда катнашкан кызы Әлфия ханым да әтисе турында моңарчы белмәгән кызыклы фактлар ачуын әйтте. Ә оныгы Данияр: «Минем холкымда бабайга охшаган сыйфатлар бар. Ул эчтән курыкса да, тыштан сүзен әйтә торган иде. Кызганыч, миндә ул сыйфаты кабатланмаган», – диде. 


Кыскасы, кем генә сүз алса да, Туфан абыйның киң күңелле, кешелекле икәнлеген һәм аның һәрберсенә дә бик тә нык җитмәвен әйттеләр. Иң ахырдан чәй табыны артында утырган кунаклар барысы бергә «Ак калфакның табылган чагы» җырын башкардылар.


                                                                                                                                                          Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Клара. Статусым югары булмаса да, бүгенге хатын-кызларыбызга кагыла торган Туфан Абдулловичның, бер яратмаган фикерен әйтәсем килә. Ул "чалбарлы" хатын-кызларны "җене" белән сөймәде. Ул исән чакта мин фәкыйрегез дә "ТЕЛ" мәсәләләре буенча, Разил Исмагилович (безнең округның Дәүләт Советы депутаты иде) янына баргач, очрашу бәхетенә ирешкәнем булды. Искиткеч, бай рухлы, матурлыкка гашыйк, олпат шәхес иде. Гадиләрне дә бик сагындыра! Менә бүгенге чарадан соң, рәсемгә төшкән югары зәвыклы, зыялы хатын-кызларыбыз - барысы да озын матур киемнәрдән булган икән, димәк Туфан Абдуловичның бу фикере турында белгәннәр, дип әйтәсем килде. Шундый матурлар, сез, үзебезгә хас киемнән. Рәхмәтләр яусын - ҮЗЕГЕЗГӘ1

    Мөһим

    loading