16+

Без саклыйбыз, безне кем саклар?..

Совет чоры бәйрәме дип атаучыларның кайберсе аның урынына Бородино, йә булмаса Куликово кырындагы җиңү көнен билгеләргә тәкъдим итә. Кызык икән, Куликово кырында берәр сөңге очы табылу белән бәлки тагын берәр кызыл дата пәйда булыр, җиңүченең кем булуын гына ачыклыйсы калды.

Без саклыйбыз, безне кем саклар?..

Совет чоры бәйрәме дип атаучыларның кайберсе аның урынына Бородино, йә булмаса Куликово кырындагы җиңү көнен билгеләргә тәкъдим итә. Кызык икән, Куликово кырында берәр сөңге очы табылу белән бәлки тагын берәр кызыл дата пәйда булыр, җиңүченең кем булуын гына ачыклыйсы калды.

Тагын бер бәйрәм якынлаша – Ватанны саклаучылар көнен гөрләтеп бәйрәм итәчәкбез әле. Дәүләт күләмендәге бәйрәм булгач, бөтен ил ял итәчәк. Датасы кызыл булса, бәйрәмнең асылында, аның тарихында казынмый халык – эш көне генә булмасын. Юкса, заманалар үзгә булгач, бу бәйрәмгә карашлар да төрле, аны кирәксенмәүчеләр дә бар. 

Яңа меңъеллыкта гына түгел, узганының туксанынчы елларында дөньяга килгән ир җенесен Ватанны саклаучылар көне белән котласаң, аларның күбесе моның мәгънәсен дә аңламый, фикерли белгәннәре үзләрен “саклаучы” ролендә күзаллап, әлеге җаваплылыкны алырга теләми. Алар кайдан аңласын, безнең чордагы кебек патриотик хисләр кечкенәдән сеңдерелмәгән, бу көнне сыйныфташ кызларыннан пластмасса чәчәк кабул итеп алмаган. Пилоткалар киеп, дәртле җырлар җырлап, хәзер дә марш баскан булалар үзе, әмма болай гына Ватанга карата мәхәббәт хисләре уятырга тырышу - томан эчендәге керпе кебек кенә күзаллана.

Тарихында казынсаң, бу – Совет армиясе көне, патша Россиясенеке түгел. Хәзерге Россия - СССРның варисы. Патша Россиясе белән хәзергесенең уртаклыгы юк диләр, әмма большевикларга каршы сугышкан ак гвардиячеләр хәзер каһарман, ә патша үзе бөтенләй изге булган икән. Совет чоры тәнкыйтьләнә, киноларда абруе таплана, Бөек Ватан сугышында да Җиңү НКВД гаскәрләре белән штрафбатлар тырышлыгы белән генә яуланган дигән ялган таратыла, ә шул ук вакытта, әлеге җиңүләргә ирешкән Совет армиясе көне бәйрәм ителә. Парадокска бер мисал бу. Советлар Союзы юк, аның армиясе дә юк, бу бәйрәмне бетерергә диючеләр алда атап кителгән башваткычны чишеп караса, бәлки җавабын да табар иде. Совет армиясе булмагач, патшаныкы белән бәйләнеш калмагач, Россиянең яңа тарихында армия кайчан оешкан иде әле?

Совет чоры бәйрәме дип атаучыларның кайберсе аның урынына Бородино, йә булмаса Куликово кырындагы җиңү көнен билгеләргә тәкъдим итә. Кызык икән, Куликово кырында берәр сөңге очы табылу белән бәлки тагын берәр кызыл дата пәйда булыр, җиңүченең кем булуын гына ачыклыйсы калды. Патша чоры белән дә бәйләнеш юк дип сөйләштек бит инде, нигә шулай тирәнгә чумарга? Чыңгызханга ук барып җитмичә, Батый хан чорын гына барлап карасак та, кайберәүләрнең календарендә тоташ ял көннәре барлыкка килүе бар.

Тарихта казыну һәрчакта да файдалы гамәл түгел, 23 февральдә генә котлашыйк та, гүзәл затларның биргән бүләгенә карап, 8 мартта җавап кайтарырга әзерләник. Артык оекбаш кемгә комачау итәр икән?

Әмма тәнкыйтьләүчеләр белән дә килешмичә булмый. Кайберәүләр – югары технологияләр, машиналар, яшәү шартлары, хезмәт хаклары-пенсияләр, гомер озынлыгы белән мактанганда, аларга каршы армия, өстәвенә, аның үткәндәге җиңүләре белән мактануны китереп кую урынсыз. Армиянең барлыгын искә төшерү өчен аерым бер көн кирәкми, үзе теләп анда барырга атлыгып тормаган яшь буынның күпчелеге өчен ул – заяга узган бер ел. Шуңа күрә дә алар Ватанны саклаучылар көне белән котлауны бераз сәерсенеп кабул итә, күрәсең. Саклаучылар үзләре үк яклау-саклауга мохтаҗ булганда, нинди бәйрәм инде ул?..

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading