Икенче өлештә театр җитәкчеләре килгән кунаклардан котлаулар кабул итте. Биредә Кариев театрының моннан 30 ел элек кечкенә генә студиядән башланып киткәнлеген искә алдылар. Ул вакытта Казанда театр студияләре шактый булган. Алар арасыннан чын, зур театр булып Кариев театры калкып чыккан. Театрның бүгенге җитәкчеләре, татар яшьләр театры барлыкка килүендә режиссер Фәрит Хәбибуллинның өлеше зур, ди.
«Яшьләр театрына нигез салучы Фәрит Хәбибуллин тынгысыз җан иде. Ул булмаса, бу театр да булмас иде. Аның белән театрга яңа бина карап йөргән чакларымны хәтерлим әле мин», – дип язып җибәргән котлавында Татарстанның беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, театрга иң гашыйк җитәкче Минтимер Шәймиев тә.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев Кариев театрын Тукайлар чорындагы «Сәяр» труппасы белән чагыштырды.
Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева котлавы җитди булды.
– Театр уен-муен гына эш түгел ул. Сез шундый театр төзегез! Сүз әйтми торган тамашалар куймагыз. Кайда гына булсагыз да, монда татар театры яши, дип әйтерлек булсын, – диде ул.
Соңгы сүзне театрның баш режиссеры Ренат Әюпов белән театр директоры Гүзәл Сәгыйтовага бирделәр.
– Ниһаять, без бер команда булып, бер идея белән яшәп, шушы көнгә килеп җиттек. Бу театр тарихыбызның башы гына әле. Безнең әле тагын 300-400 ел яшисе бар, – диде Ренат Әюпов.
Гүзәл Сәгыйтова туган көн кичәсенә исем буларак Габдулла Кариевның «Без шундый театр төзербез, аның исеме алтын хәрефләр белән язылыр» дигән сүзләрне алганын әйтеп китте.
– Әлбәттә, без үз алдыбызга театр исемен алтын хәрефләр белән язуны максат итеп куймыйбыз. Андый әйбер куркыныч та әле ул, үз-үзеңә артык ышану кебек. Без тамашачыга ачык булырга, бер урында таптанмаска, ихлас булырга тырышырбыз. Иң мөһиме, сез безнең белән булсагыз иде, – диде Гүзәл Сәгыйтова.
«Без шундый театр төзербез!..» бу сүзләрне Кариев театрының шигаре итеп куйсаң да буладыр. Кемгә ничектер, ләкин быел Кариев театрын без үзебез өчен яңа яктан ачтык. Кариевлыларның калкып чыгуын театр дөньясында ел вакыйгасы дип әйтсәк буладыр. Ул быел тагын да куәтлерәк, яктырак булып яна башлады. Быелгы премьералары «Ут чәчәге» (З.Хөснияр), «Кәҗүл читек» (Г.Исхакый), «Ләйлә вә Мәҗнүн» (Г.Низами, Л.Тупикина) спектакльләрен генә алыйк. Алар тамашачы күңеленә дөрес юл табып, театрларын тагын бер башка күтәрә алды. Юбилеегыз белән, Кариев театры! Тулы заллар, тугры тамашачы сезгә!
Комментарийлар