16+

«Без – татарлар» бәйгесенә йомгак ясалды: «Шәһри Казан» – җиңүче!

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән “Без – татарлар” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды.

«Без – татарлар» бәйгесенә йомгак ясалды: «Шәһри Казан» – җиңүче!

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән “Без – татарлар” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды.

 Алар арасында “Шәһри Казан” газетасы журналисты Зөһрә Садыйкова да бар. Ул “Басма чараларда иң яхшы язма” номинациясендә беренче урынга лаек булды.

Җиңүчеләрне Казанның Галиев мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин тәбрикләде. Үзенең сәламләү чыгышында ул татар рухи мирасын торгызу, татар телен өйрәнүнең һәм саклауның әһәмияте турында әйтеп үтте һәм шушы җитди мәсьәләдә массакүләм мәгълүмат чараларының зур ролен ассызыклады. Хәзрәт шушы мөһим төшенчәләрне киң җәмәгатьчелеккә аңлаешлы, үтемле һәм объектив формада җиткергәннәре өчен, шулай ук ике дәүләт телен тигез күләмдә өйрәнү һәм файдалану мәсьәләсен күтәреп чыгып, ата-аналарның игътибарын шушы проблемаларга җәлеп иткәне өчен, каләм ияләренә үзенең олы рәхмәтен җиткерде.

Диния нәзарәтенең матбугат җитәкчесе Резидә Закирова әйтүенчә, бәйгедә республиканың Казан, Мамадыш, Биектау, Нурлат, Алабуга, Зәй, Арча, Түбән Кама, Бөгелмә, Яшел Үзән, Чүпрәле, Буа һәм башка почмакларыннан 79 журналист катнашкан. Татар һәм рус телләрендә барлыгы 299 эш кабул ителгән. Шуларның йөздән артыгы - басма чараларда дөнья күргән мәкаләләр. Жюри рәисе Татарстан мөфтие - Камил хәзрәт Сәмигуллин. Эшләрне бәяләүдә аның бөтен урынбасарлары катнашкан.

Моннан тыш, Камил хәзрәт Самигуллин үзенең чыгышында киләсе елда татар мөселман кызларына мәктәп ачылачагын хәбәр итте.

Фото: www.tatar-inform.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading