16+

«Без Тукайга килдек. Барлыгыбызны исбатларга...»

Уйласаң, кот очарлык, без инде 105 ел Тукайсыз яшибез икән бит. 1913 елның 15 апреленнән, шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктаганнан бирле бер гасыр вакыт узып киткән. Тукайны югалткан көнне быел да аның татар зиратындагы каберенә искә алырга, чәчәкләр салырга җыелган милләттәшләребез догада кулларын күтәргәндә Аллаһка рәхмәт укыганнардыр.

«Без Тукайга килдек. Барлыгыбызны исбатларга...»

Уйласаң, кот очарлык, без инде 105 ел Тукайсыз яшибез икән бит. 1913 елның 15 апреленнән, шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктаганнан бирле бер гасыр вакыт узып киткән. Тукайны югалткан көнне быел да аның татар зиратындагы каберенә искә алырга, чәчәкләр салырга җыелган милләттәшләребез догада кулларын күтәргәндә Аллаһка рәхмәт укыганнардыр.

Ярый әле, Тукай туган! Әгәр дә ул тумый калган, яки балачакта ук вафат булган булса, безнең милләтнең рухи байлыгы бик күпкә ярлырак булыр иде. Инде болай да “какканны вә сукканны” аз күрмәгән милләтемне Аллаһы тәгалә ярый әле,  һәрбер күзәнәгендә  миллилек яшәгән, татар булудан курыкмаган Тукайны биреп бүләкләгән. Кулына каләм алган һәркем бүген дә Тукай йолдызлыгын кыйбла итеп иҗат итә. Сәнгатькәрләр дә шул йолдызлык тирәсендә әйләнә. Һәм алар һәммәсе дә үзләрен илһамландырган өчен Тукайга рәхмәтле. Әлеге искә алу чарасы шушы рәхмәтне җиткерү өчен менә дигән форсат булгандыр.  Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге белән бергәләп, һәр ел саен оештырыла ул. Быел көн дә матур, кояшлы, әллә шуңа халык та күп иде. Тукай кабере янындагы һәрбер чыгыш нәкъ Тукайча, аның васыятенә тугры калып, милләтнең киләчәген кайгыртып яңгырады.  

– Тукай безнең яшәешебезгә әверелеп бара, – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, мәрәсимне ачып. Татарстан мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова да нәкъ шул фикерне ассызыклап, “Әдәбиятта Тукай рухы бүген дә яши. Ул кабызган учак бүген дә яна, һаман да милләт җанын җылыта. Без кыйблабызны Тукай кыйбласы белән барлыйбыз,Тукай иманы белән дөреслибез“, – диде.

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев та Тукайның елдан-ел бездән ерагаймавын, ә, киресенчә, якыная баруын искәртте. Бу бигрәк тә чит илләргә чыккач ачык сизелә дип, Төркияне мисал итеп китерде.

Халык шагыйре Ренат Харис Тукайны һәр сорауга җавап бирә ала торган энциклопедия белән тәңгәлләштерде. “Тормыш куйган сорауларга җавап биргәндә, без Тукай акылына, Тукай хисләренә таянабыз,“ – диде ул һәм Тукай турында соңгы елда иң әйбәт әсәр дип Зиннур Мансуровның “Тукай белән рухи әңгәмәләр”ен атады. Зиннур Мансуров үзе исә, “Туган телебез кыенлыклар кичергән әлеге көннәрдә без Тукай каршында һәммәбез дә бурычлы итеп тоярга тиеш үзебезне”, – диде җыелган халыкның милли аңын уятып.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһар Шакиров: “Без барлыгыбызны исбатларга теләп килдек бирегә. Иң зур мәсьәлә – милләтеңне саклап калу”, – диде үз чыгышында.
 Әлеге ялкынлы чыгышларны тыңлаганнан соң, һәркем: “Тукай үзе ни әйтер иде икән бүгенге көннәргә карата?” дип уйлап басып торгандыр. Бу сорауга җавап Татарстанның халык һәм Росиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов авызыннан ишетелде. Ул Туфан Миңнуллинның “Без китәбез, сез каласыз” дигән спектаклендә үзе сәхнәдән башкарган Тукай монологын “халык күңелләрен кузгатырлык, аның иң нечкә кылларын тибрәтерлек” итеп тәэсирле яңгыратты. Ә инде ул тәэсирләнгән күңелләргә шулай ук Тукай бүләге иясе Харис хәзрәт Салихҗан тарафыннан укылган Коръән аятьләре ике дөньяны, әрвахлар белән исәннәрне, мизгел белән мәңгелекне тоташтыручы күпер ролен уйнады төсле.

Фото: Татар-информ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading