16+

Безне бүләләр, безне телгәлиләр

Яраткан бәндәләренә Аллаһы Тәгалә сынауларны күп бирер, ди, татар бер сынаудан арынып бетә алмый, икенчесе өстәлә тора. Киләсе елга тагын берсен үтәсе бар – җанисәп вакытында ничек татар булып калырга? Бу үзен татар дип санаган, милли үзаңы, горурлыгы булганнарны гына борчый, башкаларга ничек аталса да барыбердер. Шул битарафлык шундый хәлгә китереп җиткергән дә инде.

Безне бүләләр, безне телгәлиләр

Яраткан бәндәләренә Аллаһы Тәгалә сынауларны күп бирер, ди, татар бер сынаудан арынып бетә алмый, икенчесе өстәлә тора. Киләсе елга тагын берсен үтәсе бар – җанисәп вакытында ничек татар булып калырга? Бу үзен татар дип санаган, милли үзаңы, горурлыгы булганнарны гына борчый, башкаларга ничек аталса да барыбердер. Шул битарафлык шундый хәлгә китереп җиткергән дә инде.

Һәр җанисәп вакытында исемлектә яңа төркемнәр барлыкка килә, татарларны бүлгәләү, аларны сан ягыннан киметергә тырышу тукталмый. Башкалар безнең гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, тел үзенчәлекләрен, тарихны үзебезгә караганда да яхшырак белгән булып, шуларга нигезләнеп дәлилләр китергән була. Миклухо-Маклай исемендәге Россия Фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты җитәкчесе Валерий Тишков бу хакта әле кыш көне үк белдергән иде. Татарлар Себер татарларының төркемчәсен үз эченә алса, Кырым татарлары исемлектә аерым төркем булып бара, чөнки аларда, алда әйтелгәнчә, башка тарих, башка мәдәният, янәсе. Әмма мондый нәтиҗәләр чыгару өчен тарихны өйрәнү кирәк, ул чагында күп сорауларга җавап табылачак һәм «аларның һәркайсының тарихы башка» дияргә нигез калмый. Алтын Урда таркалганнан соң барлыкка килгән татар ханлыкларының гасырлар буена тирә-күрше халыклар белән тыгыз элемтәсе гореф-гадәтләргә, мәдәнияткә йогынты ясаганлыгы мәгълүм, Тукай әйткәнчә, халык «тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып» яши, үз кабыгында гына бикләнеп ятмый. Башкаларны карасак, бер өлкә белән аның янәшә күршесендәгеләрнең дә аермасы бик күп булуын күрә алабыз, тора-бара бу аермалык кимегән, халык тегендә-монда күчеп йөреп тагын шомарган, һәм, нәтиҗәдә, күпсанлы халык пәйда барлыкка килгән, гәрчә аның элек уртак исеме булмаса да. Бер үк халык бернинди аермалыкларсыз ни рәвешле Камчатка белән Карелиядә пәйда булган икән ул? Бу бит авылның югары очы белән түбән очы гына түгел. Бара калсаң, барып җитә алмаслык җирдә яшәүчеләрнең тарихы уртак, ә янәшәдә генә булган ике татарныкы үзгә. Совет чоры моңа тагын зур өлеш керткән, азрак санлыларның исә тарихы өйрәнелү генә түгел, бөтенләй тыелган, шул рәвешле, һәркем үз казанында гына кайнап, үткәндәге дан-шөһрәт юрганын тарткалау һәм аннан очып чыккан берән-сәрән мамыкларны чүпләү белән мәшгуль булган. Бу яклап карасак, аерылышуга без үзебез дә күпмедер өлеш кертәбез.

Тышкы көчләрнең дә йогынтысы аз түгел. Социаль төркемнәрдә бу хакта бәхәсләрнең тынганы юк, берәүләр үзбаш булырга маташа, икенчеләре утка май өсти тора. Үзбаш булырга теләүчеләрнең кылыч күтәреп танкка каршы баруын хәтерләтә, тора-бара алар татар дигән олы йорттан аерылып чыгып, башкалар тарафыннан йотылып бетәсен күзалдына китермиме, әллә аларга ярдәм итүчеләр бармы? Әйткәнемчә, башкалар безнең үзебезгә караганда да тарихны «яхшырак» белә, «татар»ны төшереп калдырып, «кырымлы» белән «себерле» генә ясамакчы, аларның кайберсе үзен шулай атый да инде. Болгарчылар шаукымы тынган иде кебек, җанисәп алдыннан алар да шаулашыр әле, берничә йөз болгар бар икән бит бездә. Феникс кошы кебек, халык санын алганда, алар әллә кайдан гына килә дә чыга. Тарихны тирәнтен «белүчеләр» ни өчендер болгарга гына ябышып ята, югыйсә Идел буе Болгарында алардан тыш бүтән халыклар да булган. Аларын белеп бетермиләрдер инде, татардан качу өчен әллә нинди яңа исем алып, күптән мөгез чыгарырга маташырлар иде. Мөгез чыгарырга теләүчеләргә кытлык кичергән булмады үзе.

Бер төркем эчендә төрле төркемчәләр булдыру – фәнни һәм иҗтимагый-сәяси мәсьәлә, диләр белгечләр, ә кайда соң монда фәнни яктан килеп исбатлаулар? «Гадәт вә әхлак алмашып яшәүдән» генә барлыкка килгән кайбер аермалыкларга нигезләнеп нәтиҗә чыгарырга һәм тулы бер халыкны бүлгәләргә – ул бит йонының бөдрәлегенә карап кына төрле токымга бүлгәләнгән сарык түгел. Кайберсе үзе теләп бүлгәләнәсе килә икән – рәхим итсен, томаналардан арыну комачауламас.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading