16+

«Безнең эш башлана гына»

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайланган депутатларны зур һәм җитди эш көтә. Сайлау кампаниясе барышында халыктан килгән 8 мең мөрәҗәгать-тәкъдимнәрне депутатлар карап, анализлап, аларны гамәлгә ашыру программаларын әзерләячәк һәм Президентка тапшырачак.

«Безнең эш башлана гына»

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайланган депутатларны зур һәм җитди эш көтә. Сайлау кампаниясе барышында халыктан килгән 8 мең мөрәҗәгать-тәкъдимнәрне депутатлар карап, анализлап, аларны гамәлгә ашыру программаларын әзерләячәк һәм Президентка тапшырачак.

Бер генә мөрәҗәгать тә читтә калмаячак. Татарстан Дәүләт Советы рәисе һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия ­сәяси партиясенең төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, сайлаулар тәмамланды, ә депутатларның эше башлана гына әле. 20 сентябрьдә Дәүләт Советының беренче сессиясе узачак.

Парламентның яртысы диярлек яңарган, анда яшь һәм яңа кешеләр шактый җыелган. Шул ук вакытта тормыш һәм профессиональ тәҗрибәсе булган абруйлы депутатлар да бар.

– Парламент эшчәнлеген 100 процент яңартып булмый, югыйсә депутатлык эшенә чынлап торып керешергә бер-ике ел вакыт китәр иде, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Журналистлар спикердан парламентта кемнәр булачагы белән дә кызыксынды. Республика парламентына берничә министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, шулай ук район башлыклары да кергән. Алдан тавыш бирүдә катнашкан һәм теләктәшлек тапкан җитәкчеләр партия исемлегенә кертелгән.

– Азат Хамаев (Татарстан җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министры), Марат Әхмәтов (авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры), Айрат Зарипов («Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе) тормышларын депутат эшчәнлеге белән бәйләргә булды. Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов һәм Спас районы башлыгы Камил Нугаев та сайланды, алар да пар­ламентта булачак, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул шулай ук Юрий Камалтыновтан «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе булып калырга сораячагын әйтте.

Журналистларның: «Үзегезнең кандидатурагызны спикер постына тәкъдим итәчәксезме?» – дигән соравына Фәрит Мөхәммәтшин, күпчелек тавышны җыйган «Бердәм Россия» партиясе вәкиле буларак, кандидатураны тәкъдим итүем нигезле дип саныйм, диде. Аның сүзләренчә, әлеге партия барлык җитәкче постларга да дәгъва кыла ала. Бу мәсьәлә, шулай ук урынбасарлар, комитет җитәкчеләренә кандидатлар кемнәр булу да «Бердәм   Россия» партиясе конференциясендә хәл ителәчәк. Парламентның беренче сессиясендә исә алар яшерен тавыш бирү белән сайланачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading