16+

«Безнең ишегалды»: күршенекеннән ким булмасын

Фатир гына түгел, ишегалдының нинди хәлдә булуы да кеше өчен әһәмияткә ия.

«Безнең ишегалды»: күршенекеннән ким булмасын

Фатир гына түгел, ишегалдының нинди хәлдә булуы да кеше өчен әһәмияткә ия.

Подъезд ишегеннән чыгуга, сине чүп белән тулган контейнер каршылап, аның янында мырлап кара мәче йөрсә, көне буе кәефең кырылуга шул сәбәп булырга мөмкин. Ишек төбеннән үк гөлләр сәламләсә, тротуар «ялт» итеп торса – монысы инде кәеф күтәренкелегенә бер сәбәп.

Татарстан Дәүләт Советында да бу мәсьәләнең мөһимлеген яхшы аңлыйлар. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге депутатлары республикадагы шәһәр-бистә ишегалларын һәркемгә уңайлы итеп күрергә теләп, «Безнең ишегалды» дигән проект тәкъдим итә. Бу халыкның күпсанлы хатларына нигезләнеп эшләнә. Аның өчен 50 миллиард сум акча бүлеп бирелә. Әлеге проектны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплый. Быелның 20 августында ул, ишегалларын төзекләндерү эшләре 2020 елдан башлана, дип белдерде.

Халык вәкилләре әзерлек эшләрен башлап җибәргәннәр инде: бу араларда күпкатлы йортларда яшәүчеләр белән якыннан аралашып, аларның гозер-үтенечләрен тыңлап, фикерләрен истә тотып, ишегалларын халык өчен уңайлы итәргә уйлыйлар. Шундый очрашуларның берсе күптән түгел генә шәһәрнең Короленко урамы, 129нчы йорт ишегалдында да узды. Очрашуга 12нче шәһәр клиник хастаханәсенең генераль директоры Рамил Әхмәтшин да килгән иде. Аның кулында әлеге ишегалдының планы ясалган кәгазь. Һәркем үзенең фикерен әйтә, һәр фикер язылып барыла.

Узган гасырның 50нче елларында ук төзелгән йортларның ишегалдында урман кебек агачлар үсеп утыра. Юлларының начар икәнен машина белән килгәндә без дә сиздек. Бу йортларда яшәүчеләр дә депутатка сүзне шуннан башлады.
– Ишегалдында юллар коточкыч. Яңгыр яуса, тездән су була. Аннары «Ашыгыч ярдәм» дә, янгын сүндерү машиналары да кереп җитә алмый безгә. Ә инде Воровский урамындагы 3нче йорт су эчендә ак кораб төсле утыра. Италиянең Венециясеннән ким түгел безнең ишегалды.

7нче завод эшчеләре яши торган бу йорт ишегалды элек гөрләп торган, хәтта кичләрен фильмнар да күрсәткәннәр. Сәхнәсе бүген дә бар. Хәзер исә бик күп мәсьәләләрне хәл итәсе бар: балалар мәйданчыгы – советлар чоры истәлеге, тимер тавыннан гыйбарәт, җитмәсә, янәшәсендә үк чүп-чар баклары, машина куяр өчен махсус урыннар да юк. Машина кую урыны өчен ишегалдының мактанычы һәм горурлыгы булган агачларны кисәргә кирәк.

– Аларга кагылырга ярамый! Аларны безнең әти-әни­ләр утырткан, – диде өлкән яшьтәге бер ханым.
– Ишегалды яктыртылмый. Төнлә күзеңә төртсәләр дә күренми. Тиздән мәктәп­ләрдә укулар башлана. Бигрәк тә икенче сменага йөрүче балалар өчен куркып торабыз, – диде икенчесе.

– Әнә Гагарин урамындагы ишегалдын матур итеп төзекләндерделәр. Шуннан үрнәк алырга кирәк! – дип сүзгә кушылды өченчесе...
«Беркемгә берни кирәкми. Барыбер булмый ул!» – дип кул селтәп кайтып китүчеләр дә булды. Берничә хатын-кыз, Әхмәтшинны ишегаллары белән ныклап таныштырып, һәр почмагын күрсәтеп йөрде. Аларга теләктәшлек белдереп: «Бу ишегалдының ачылышын кайчан килеп язарга инде миңа?» – дип сорап куйдым. Өч елга исәпләнгән «Безнең ишегалды» программасы республиканың барлык ишегалларын күз уңында тота. Ә аларның күбесе кичекмәстән төзәтүне, үзгәртү-яңартуны сорый. Шулай да түрә биредә яшәүчеләргә: «Мин сезнекен беренче чиратка куярга тырышырмын», – дип ышандырды.
Беренче айда гына да мондый очрашулар Татарстанның 43 районында һәм 19 шәһәрендәге 500 ишегалдында узган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading